16+

Балыкчылар көч сынашты

Узган ялларда «Бережок» ял базасында «Халык балыкчылыгы» Бөтенроссия фестиваленең соңгы этабы узды. Башка этаплардан аермалы буларак, Казанда балыкчыларга бөтен төр буенча да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирелгән иде.

Фестивальнең рәсми өлешендә катнашучыларны Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов сәламләде. Үзенең чыгышында ул, әлеге фестиваль балык тотучылар сабан туена әверелергә тиеш, дип белдерде. А.Крайний республика балык саклау хезмәтләренә «УАЗ» автомобиле, моторлы көймәләргә сертификатлар тапшырды. Илнең балыкчылык башлыгы, Россия Хөкүмәте төбәкләрдә балык саклау хезмәтләрен көчәйтү турында карар кабул итте, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, ил буенча инспекторлар санын 2,7 мең кешегә арттыру планлаштырыла, Татарстанда аларның саны 25-30 булырга тиеш.
180нән артык һәвәскәр балыкчы катнашкан (алар арасында ике хатын-кыз да бар) ярышның жиңүчесе Л.Левинга төп приз - «Нива» машинасы тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading