16+

Башкала кышкы ягу чорына әзер

Тышкы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан артмаса, рәсми рәвештә кышкы ягу чорына старт бирелә. Мондый һава торышы, гадәттә, сентябрьнең 20ләреннән соң күзәтелә.

Башкала кышкы ягу чорына әзер

Тышкы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан артмаса, рәсми рәвештә кышкы ягу чорына старт бирелә. Мондый һава торышы, гадәттә, сентябрьнең 20ләреннән соң күзәтелә.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Сотов хәбәр иткәнчә, Казанда үзәкләштерелгән җылыту челтәренә тоташтырылган 5124 йорт һәм бинаның 97 проценты кышкы чорга әзер. Барлык әзерлек эшләрен 15 сентябрьгә төгәлләү бурычы куелган. Башкалада хәзер җылылык челтәренә опрессовка үткәрелә, әлеге чара өчен 3 көн вакыт билгеләнгән. «Казэнерго» җитештерү берләшмәсенең баш инженеры Сергей Еремин аңлатканча, опрессовка, ягъни үткәргечләрне гидравлик сынау-тикшерү вакытында торбалар суынган булырга тиеш. Шул сәбәптә, «Казан җылылык челтәре компаниясе» карамагындагы күпфатирлы 1903 йортка, 184 балалар бакчасына, 132 мәктәпкә һәм 93 хастаханәгә җылы су җибәрү 3 көнгә туктатылды.
ТЭЦ урамындагы су кудыру станциясе (ПНС-1) дә кышкы чордагы эшчәнлегенә әзер. «Казан җылылык челтәре компаниясе»нең баш инженеры урынбасары Наил Гыйззәтуллин: «Казанның үзәнлектә урнашкан өлешендәге торба үткәргечләрдә басым арта. Бу үткәргечләрне ватарга мөмкин. ПНС-1 сәгатенә 6,5 мең тонна су кудырып, җылылык челтәрендәге басымны көйли», - диде.
Җылылык беренче чиратта балалар бакчаларына, медицина учреждениеләренә җибәреләчәк. Башкаланың коммуналь тармагы җитәкчеләре: «Кышкы ягу чорына әзерлек яхшы», - дип ышандырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading