16+

Эш урыннарыннан талантлар эзлиләр

Татарстанда яңа проект булдырылды. Президент Р.Миңнеханов ярдәме белән, төрле оешмаларда эшли торган талантлы яшьләрне барлау йөзеннән, фестиваль узачак. Анда 18 яшьтән алып 35кә хәтле булган егетләр һәм кызлар командалар белән көч сынашачак.

Әлеге фестивальдә 400дән артык кешенең катнашуы көтелә. «Казан вертолет заводы» ААҖ, «КамАЗ»ААҖ кебек эре предприятиеләрнең командалары гаризаларын бирергә дә өлгерде. 14 ноябрьдән 1 декабрьгә хәтле төбәкләрдә сайлап алу турлары узса, 10 декабрьдән 13енә кадәр иң яхшы коллективлар «Сосновый бор» шифаханәсендә чыгыш ясаячак. Фестивальнең йомгаклау концерты исә 14 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтә. Аны «Яңа Гасыр» һәм «Яңа Гасыр Планета» телеканаллары аша күрсәтү күздә тотыла. Катнашучыларның чыгышын Татарстанның халык артисты Резидә Галимова җитәкчелегендәге жюри бәяләргә тиеш. Фестивальне гамәлгә куючылар арасында ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Спорт, туристлык һәм яшьләр эшләре буенча министрлык, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, Эшкуарлар һәм предприятиеләр ассоциациясе бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading