16+

Катнашыгыз, җиңегез

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының (алга таба - конкурс) төбәк этабы бара. 2012 елда конкурс 12 номинация буенча узачак: эш урыннарын булдыру һәм үстерү, эш урыннарында алына торган травмалар һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар потенциалын үстерү, сәламәт тормыш...

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының (алга таба - конкурс) төбәк этабы бара. 2012 елда конкурс 12 номинация буенча узачак: эш урыннарын булдыру һәм үстерү, эш урыннарында алына торган травмалар һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар потенциалын үстерү, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру, социаль хезмәттәшлекне үстерү, һ.б. Оешмалар бер үк вакытта берничә номинациядә дә катнашырга хокуклы. Конкурста катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла. Төбәк этабында җиңүчеләрне һәм аларны конкурсның федераль этабында катнашу өчен номинацияләүне республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссиясе билгели.
Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2012 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Конкурсның шартлары һәм аны уздыру тәртибе турындагы тулырак мәгълүмат министрлыкның (http://mtsz.tatarstan.ru) сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading