16+

Көн дә бәйрәм!

Быел да без көз айларына бәйрәмнәр белән аяк басабыз. Алар 30 август - Республика һәм Шә­һәр көненнән башланып, Белем көне белән дәвам ителә, Корбан гаете белән тәмамлана. Шул уңайдан, татарстанлыларны 1-3 сентябрьдә янә яллар көтә.

Көн дә бәйрәм!

Быел да без көз айларына бәйрәмнәр белән аяк басабыз. Алар 30 август - Республика һәм Шә­һәр көненнән башланып, Белем көне белән дәвам ителә, Корбан гаете белән тәмамлана. Шул уңайдан, татарстанлыларны 1-3 сентябрьдә янә яллар көтә.

Корбан гаете
Мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете быел 1 сентябрьгә туры килә. Бәйрәм вәгазе Казанда Галиев мәчетендә 04.30 сәгатьтә башлана. Гает намазы исә сәгать 5тә укыла. Галиев мәчетеннән бәйрәм чарасын ТНВ каналы турыдан-туры күрсәтәчәк.

Өч көн дәвамында - 1-3 сентябрьдә - махсус билгеләнгән 20 урында корбан чалырга мөмкин. Аларның адресларын «Шәһри Казан» газетасы сайтыннан карый аласыз. Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш алып бара­чак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров.

Иртән бәйрәм намазына баручылар өчен транспорт белән дә проблемалар булмаячак, дип ышандыра шәһәр җитәкчеләре. Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 1 сентябрьдә 03.30 сәгатьтә йөри башлаячак.

- Иң мөһиме: бу бәйрәмдә яхшы кәефтә булу, транспорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү, - дип билгеләп үтте бу уңайдан Казан мэры Илсур Метшин.

Белем көне
Алда безне тагын бер зур бәйрәм - Белем көне көтә. Беренче сентябрь - укучылар, укытучылар өчен зур вакыйга. Җәй буена ял итеп, көч туплаган балаларны мәктәп кыңгыравы үзенә дәшеп алачак. Ә кемдер өчен ул тәүге тапкыр яңгыраячак. Мәсәлән, быел Казанда 120 меңнән артык укучы парта артына утырачак, шуның 14,9 меңе - беренче сыйныфка баручылар. Татарстанда исә бу сан 47 меңне тәшкил итә. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, башкалада барлык укучыларның 40 проценты икенче сменада укыячак. Бу мәсьәләне чишәр өчен тагын 25 мәктәп кирәк.


Фото: realnoevremya.ru

Яңа уку елына кайбер мәктәпләр төзекләндерелгән, үзгәртелгән хәлдә керә. Татарстанда 13 гомуми белем бирү, 1 коррекция мәктәбе һәм 50 балалар бакчасы төзекләндерелгән. Ә «мөмкинлекле мохит» республика программасы нигезендә, Казанның 65нче мәктәбе, 76нчы һәм 376нчы балалар бакчалары, 14нче музыка мәктәбе физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен җайлаштырылган.

Яңалык буларак, быел 10-11нче сыйныфларга астрономия фәне кертелә. Болардан тыш, Россиянең барлык мәктәп­ләре яңа уку елына зур тизлекле интернет белән белән тәэмин ителә. Бу хакта дүшәмбе Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узган селектор киңәшмәсендә белдергән иде.

- Барлык мәктәпләр дә интернет челтәренә тоташтырылган. Географик шартлар катлаулы булуга карамастан, ул - югары тизлекле, - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне техник яктан тәэмин итү буенча уңай динамиканы билгеләп үтә. «Һәр мәктәптә диярлек янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык системасы эшли», - дип ассызыклады Васильева.

Россиядә 94 мең мәгариф оешмасы эшли, шуларның 42 меңе - мәктәпләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading