16+

Озаграк яши башладык

Казанда уртача гомер озынлыгы 73,2 яшькә тигезләшкән.

Озаграк яши башладык

Казанда уртача гомер озынлыгы 73,2 яшькә тигезләшкән.

Әле 2010 елда гына кешеләр уртача алганда 69 яшькә кадәр генә яшиләр иде. Соңгы биш елда шәһәрдә туучылар саны да 50 процентка арткан. Быелның тугыз ае эчендә генә дә 15 мең 97 сабый якты дөньяга аваз салган. Бу, үткән елның әлеге вакыты белән чагыштырганда, 1 мең 648 балага күбрәк дигән сүз. Шул ук вакытта үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Быел 9 мең 889 кеше бакый дөньяга күчкән, бу былтыргыга караганда 538 кешегә азрак дигән сүз, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, Казан - Россиядә үлүчеләргә караганда, туучылар күбрәк булган бердәнбер шәһәр.
Казанда инде икенче ел Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла. Программаның төп максаты - медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген шәһәрдә кан әйләнеше системасы авыруларыннан, инсульттан, шулай ук травмалардан һәм бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр кимегән.
2012 елның мөһим проектлары булып Универсиада авылындагы студентлар дәваханәсе булып хезмәт итәчәк медицина үзәге ачылу, шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсен яңартып төзү һәм ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен булдыру тора. Киров районындагы 4 нче балалар дәваханәсендә дә ремонт эшләре быелгы көздә тәмамланыр дип көтелә. Ә менә Азино-1 микрорайонындагы балалар дәваханәсендә төзелеш эшләре әле дәвам итә. Дәрвишләр бистәсендәге 8 нче дәваханәнең янкормасын инде төзеп бетереп киләләр.
2016 елга кадәр исәпләнгән беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасы яңа проектларның берсе булып тора. Аның кысаларында инде быелның октябрь аенда ук Әки бистәсендә, Дәрвишләр һәм Олы Дәрвишләр станцияләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары корылачак. Шулай ук 10 нчы балалар дәваханәсен, өлкәннәр өчен 2 һәм 6 нчы сырхауханәләрне төзекләндерү дә ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading