16+

Париждагы канлы төн, яки террористик янауларга ничек каршы торырга?

Узган атнаның җомга төнендә Франция башкаласы Парижда террорчылар стадион янында шартлаулар оештырып, концерт залына килүчеләрне заложник итеп алды.

Париждагы канлы төн, яки террористик янауларга ничек каршы торырга?

Узган атнаның җомга төнендә Франция башкаласы Парижда террорчылар стадион янында шартлаулар оештырып, концерт залына килүчеләрне заложник итеп алды.

BFMTV телеканалы мәгълүматлары буенча, Парижда алты тапкыр ату рәвешендә кораллы һөҗүм һәм өч шартлау булган. Бер төркем террорчылар футбол матчы барган Stad de France стадионы тирәсендәге шартлау өчен җаваплы булса, калган ике төркем ике ресторанга һөҗүм иткән, Bataclan концерт залындагыларны заложник итеп алган. Терактта катнашучыларның төгәл саны билгеле түгел, әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре сигез кеше турында хәбәр итә. Аларның җидесе шартлау вакытында үз-үзләрен үтергән, берсе көч стhуктуралары тарафыннан юк ителгән. Париждагы тtрактларны үз өстенә Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» террорчылары алды. Соңгы мәгълүматларга караганда, терактлар нәтиҗәсендә 153 кеше һәлак булган, 200 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Париждагы куркыныч теракт Татарстан халкын да тетрәндерде. Казанлылар ял көннәрендә Рәхмәтуллин урамында урнашкан "Альянс-Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәге янына чәчәкләр китерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең һәм Татарстан хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең уртак утырышында транспорт инфраструктурасы, кешеләр күп була торган объектларның сакланышы буенча өстәмә чаралар әзерләргә һәм гражданнарның сизгерлеген арттыру буенча комплекслы эш алып барырга кушты.

- Бары тик дәүләтнең һәм халыкның уртак көчләре белән генә террористик янауларга каршы торырга мөмкин, - диде Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading