16+

Сакла, шартламасын!

«Яңа ел - һәркемнең зарыгып көтеп ала торган бәйрәме. Ләкин нәкъ менә бу чорда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны күбәя. Уртача алганда, янгын чыгу очраклары 35 процентка арта».

Сакла, шартламасын!

«Яңа ел - һәркемнең зарыгып көтеп ала торган бәйрәме. Ләкин нәкъ менә бу чорда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны күбәя. Уртача алганда, янгын чыгу очраклары 35 процентка арта».

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин шулай дип белдерде.
М.Трущин билгеләп узганча, янгын чыгуның сәбәпләре күптөрле - кемдер электр җиһазларын, кемдер газны тиешенчә файдаланмый. Шуңа өстәп, пиротехника белән шаяручылар да күбәя. «15 декабрьдән алып 1 февральгә кадәр Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән режим урнаштырылачак. Аның бер тармагы - пиротехник эшләнмәләрне тиешсез урыннарда кулланучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Мондыйлар административ җаваплылыкка тартылачак», - диде ул.
Тыелган урыннар исемлеге мондый: сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектларына - 1000, торак-коммуналь хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы биналарына 300 метрдан да якын килергә ярамый. Бу уңайдан республиканың һәр районында пиротехника кулланырга рөхсәт ителәчәк мәйдан билгеләнергә тиеш. Пиротехниканы тиешсез урында кулланган өчен түләнәчәк штраф күләмнәренә килгәндә, ул физик затлар өчен - 2-4, җитәкче вазифасын үтәүчеләргә 15-30, юридик затларга исә 400-500 мең сум күләмендә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading