16+

Салават Хәбибуллин: «Авыл мичендә бәлеш пешерәсем килә»

Эшче һөнәрен сәхнәгә алыштырган егет ул Салават. Әгәр Актанышка спектакль куярга Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин килмәгән булса, аны зур сәхнәдә күрә алыр идекме икән?! Бу хакта Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин үзе бик дулкынланып сөйли.

Салават Хәбибуллин: «Авыл мичендә бәлеш пешерәсем килә»

Эшче һөнәрен сәхнәгә алыштырган егет ул Салават. Әгәр Актанышка спектакль куярга Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин килмәгән булса, аны зур сәхнәдә күрә алыр идекме икән?! Бу хакта Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин үзе бик дулкынланып сөйли.

- 10нчы сыйныфтан соң районда тракторчылар әзерли торган училищеда укып йөргәндә, бию коллективы тупладылар. Балалар бакчасыннан бирле биегәнем булмаса да тәвәккәлләдем. Аннары Инсан Хөсәенов «Агыйдел» бию ансамбленә чакырып алды. Җәй көне Президент белән Алтайда узачак Сабан туена барабыз, дип кызыктырды. Халык театры «Кыз урлау» спектаклен куйганда, шунда биедек. Спектакльне тагын да камилләштерергә Илдар Хәйруллин килде. «Театрны яратуың күренеп тора», -дип, ул мине театр училищесына үз курсына укырга чакырды. Әмма мин укуымны ташлап китәргә теләмәдем. Икенче елны тагын чакыргач, каршы килмәдем.

- Ә өйдәгеләр?
- Әни башта аптырап калды, аннары ризалашты. Ә училищега II курска кабул иттеләр.

- Тинчурин театрына ничек килдең?
- Училищены тәмамлаганда, мине Әлмәт, Кариев исемендәге, Минзәлә, Әтнә, Түбән Кама театрларына да чакырганнар иде. Казанда каласым килде. «Нәүрүз» фестивале вакытында Камал театрында эшләп йөргәндә, театр училищесы директоры миңа, шалтыратып, күңелле хәбәр җиткерде. Баш режиссер Рәшит Заһидуллин янына баргач, башта үзем турында сораштырды, аннан соң: «Син миңа ошадың», - дип эшкә чакырды. Рәшит Муллагалиевич хәзер безнең икенче әтиебез кебек.

- Сиңа комедиядә уйнау күбрәк килешә сыман. Үзеңә ничек?
- Бирелгән рольне тегендигә-мондыйга аермыйм. Һәрберсенең үзенчәлеге бар. Бер генә амплуада эшләү туйдыра да. Театр ул - галәм, диләр бит. Шуңа күрә төрлесен уйныйсы килә. Әйтик, «Шашкан бабай» комедия булса да, Онык роле авырлык белән бирелде. Мин аннан үземә күп нәрсә алдым.

- «Беренче мәхәббәт»тә үзеңне лирик каһарман буларак та сынадың.
- Марат роленә куркып кына алынган идем. Амплуам комик планда булгач, характерлы образ авыр булыр, дип уйладым. Аллага шөкер, уңышлы чыкты. Без аны һаман камилләштереп торабыз. Һәр спектакль үзенә күрә бер сынау.

- Хәзерге яшь артистлар, театрдан тыш, үзләрен башка өлкәдә дә сынап карарга ярата...
- Ике ел эчендә мин дә «Звезда востока», «Кәрвансарай», «Разбойник» фильмнарында төштем.
Өйдә бәлеш, өчпочмак, кыстыбый кебек милли ризыкларны яратып пешерәм. Билгеле бер рецепт буенча гына әзерләмим, тагын нидер өстим. Шуларны авыл мичендә дә пешереп карыйсым килә. пешергән ризыкларымны дусларым мактап ашый. Нәрсә генә эшләсәң дә, аңа җан җылысын салырга кирәк.

- Булачак хатыныңның сәхнә кешесе булуын теләр идеңме?
-Хатын-кызның да төрлесе була. Ул башка өлкәдә эшләсә, көнләшергә дә мөмкин. Бергә эшләү яхшырактыр дип уйлыйм. Иң мөһиме: мине аңлый торган кеше булсын. Тик әлегә андый кешене очратканым юк. Мин еш гашыйк булучан, әмма ул хис озакка бармый. Иң озак гашыйк булып йөргән кыз беренче мәхәббәтем иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading