16+

Сәүдә чатырларында хәләл ризык булырмы?

Казанда 30 апрельдә җәйге кафеларны урнаштыру буенча аукцион үткәреләчәк.

Сәүдә чатырларында хәләл ризык булырмы?

Казанда 30 апрельдә җәйге кафеларны урнаштыру буенча аукцион үткәреләчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов: «Җәйге кафе эшчәнлегенә алынган кешенең үз ихтыярында: тели икән, сыра сата, тели икән, хәләл ризыклар сатуны оештыра», - дип белдерде. Башкалада җәйге кафелар өчен 32 урын тәгаенләнгән, аренда бәясе - 20-40 мең сум. Шәһәр үзәгендәге җәйге кафелар, әлбәттә инде, кыйммәткәрәк төшәчәк. Җәйге кафелар 4 ай дәвамында эшләячәк. Вакытлы корылмаларның проектлары әзерләнгән. Стационар кафелар үз башлангычларында җәйге сәүдә чатырлары урнаштыра ала. «Рөхсәт документларсыз урамнарга чатыр куючыларга штраф салыначак», - дип кисәтте Иван Кузнецов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Болардан тыш, җиләк-җимеш сулары һәм туңдырмалар сату өчен 100 урын, бакча культуралары сатуга 60 урын билгеләнәчәк.
Җәйге чорда туристларның һәм кунакларның күп булуын искәртеп, мэр Илсур Метшин урам сәүдәсе оештыруга бик җитди карарга чакырды. «Без карбыз һәм кавын ашарга яратабыз. Ләкин бакча культураларын сату урыннарының шактыенда антисанитария хөкем сөрә», - дип әйтеп үтте шәһәр башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading