16+

«Татарстан сәләтле яшьләрнең берләшү үзәге булырга тиеш»

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кадрлар резервы» республика проектының 2013-2014 елгы 27 финалисты белән очрашты. Биш ел эчендә 300гә якын талантлы яшьләр «Кадрлар резервы» ярдәмендә зур тормышка юллама алды, бу проект аларга үзләре теләгән һөнәрне үзләштерергә ярдәм итте. Аның кысаларында 1400 кеше белем алган, 38 проект, 1200дән артык социаль...

«Татарстан сәләтле яшьләрнең берләшү үзәге булырга тиеш»

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кадрлар резервы» республика проектының 2013-2014 елгы 27 финалисты белән очрашты. Биш ел эчендә 300гә якын талантлы яшьләр «Кадрлар резервы» ярдәмендә зур тормышка юллама алды, бу проект аларга үзләре теләгән һөнәрне үзләштерергә ярдәм итте. Аның кысаларында 1400 кеше белем алган, 38 проект, 1200дән артык социаль...

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кадрлар резервы» республика проектының 2013-2014 елгы 27 финалисты белән очрашты.
Биш ел эчендә 300гә якын талантлы яшьләр «Кадрлар резервы» ярдәмендә зур тормышка юллама алды, бу проект аларга үзләре теләгән һөнәрне үзләштерергә ярдәм итте. Аның кысаларында 1400 кеше белем алган, 38 проект, 1200дән артык социаль акция тормышка ашырылган. Ә катнашучы яшьләрнең бүгенге көндә төрле дәрәҗәләрдә хакимият органнарында, икътисад, сәясәт, мәгариф өлкәсендә хезмәт итүе аның нәтиҗәлелеген күрсәтә.
- Кеше капиталы конкуренция өчен мөһим әйбер. Татарстанның сәнәгать, оештыру өлкәләре буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуы республикабызның инициатив кешеләргә байлыгына бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук перспективалы кадрларны стажировкага җибәрүгә дә уңай каравын әйтеп китте.
- Без кадрларны югалтабыз дип курыкмыйбыз, киресенчә, бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу. Бөтен әйбернең дә хәрәкәттә булуы шарт, кешеләрнең дә. Ләкин сәләтле яшьләрнең берләшү үзәге бездә - Татарстанда булырга тиеш, -диде ул.
Иҗади яшьләр ака­демия­се президенты Валентин Шихобалов проектны Татарстанда танылырга теләгәннәр өчен социаль лифт дип атады.
- Сезнең белән шәхсән очрашу безгә алга таба да яңа үрләр яуларга ярдәм итә. «Кадрлар резервы» бүген республикада яшәргә, хезмәт итәргә әзер булган кешеләрне шәхес буларак үстерү проекты, - диде ул.
«Кадрлар резервы», беренче чиратта, республика үсешенә үз өлешен кертергә әзер булган кешеләр ул. Очрашуда аларның бер өлеше генә катнашса да, һәрберсе Рөстәм Миңнехановка кызыклы проектларын тәкъдим итәргә өлгерде.
Вадим Янгиров, мәсәлән, 10 май көнне Казанда җиңел атлетика буенча марафон үткәрергә җыена. 2013 елда «Кадрлар резервы»нда белем алганнан соң, ул республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында стажировка уза. Егет үзе дә зур дистанциягә чабу белән шөгыльләнә икән. Җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат. Вадимның Бостон, Сингапур кебек зур шәһәрләрдә уздырылган мондый марафоннарда катнашу тәҗрибәсе дә бар. Хәзер марафонны Татар­станга күчерү теләге белән янып йөри.
- Марафонның төп үзенчәлеге - йөгерү маршрутының шәһәрнең төрле тарихи урыннары буйлап үтүендә. Аның гомуми озынлыгы 45 чакрым тәшкил итәчәк. Безнең проектта Россия­нең 66 шәһәреннән катнашырга теләк белдерделәр. Бу спортны гына түгел, ә туризмны да алга сөрүче чара, - дигән фикердә Вадим.
Рөстәм Миңнеханов исә әлеге проектны хуплады, Татарстанның башка шәһәрләрендәге студентларга да марафонда катнашырга өндәде.
Яшь активистлар законга да битараф булмауларын күрсәттеләр. Юстиция министрлыгында стажировка узган Айгөл Хәйруллина үз төркеме белән «менталь карта» дип исемләнгән проект тәкъдим итте. Карта Татарстан лидерында кызыксыну уятты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Электрон Татарстан» муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталында республикада гамәлгә ашырыла торган программалар буенча аңлатмалар белән махсус бүлек булдыру мөмкин.
- Порталны тагын да үтемлерәк итәргә кирәк, аңа ихтыяҗ булачак. Моннан тыш, халык өчен кайнар элемтә дә оештырырга мөмкин. Без бу юнәлеш үсешенә теләктәшлек күрсәтәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан лидеры белем бирү системасын үзгәртергә кирәклеген дә ассызыклап китте. Аның фикеренчә, университетлар белем бирү үзәкләре генә түгел, ә чит илләрдәге кебек фәнни ачышлар үзәге дә булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading