16+

Татарстанда “IT-Чемпион” III республикакүләм бәйге старт алды

18 марттан Татарстанда "IT-Чемпион" III республикакүләм бәйге старт алды. Соңгы ике ел эчендә конкурста 363 мең бала катнашкан. Бәйгенең төп максаты - халык арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру.

Татарстанда “IT-Чемпион” III республикакүләм бәйге старт алды

18 марттан Татарстанда "IT-Чемпион" III республикакүләм бәйге старт алды. Соңгы ике ел эчендә конкурста 363 мең бала катнашкан. Бәйгенең төп максаты - халык арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру.

Татарстан Hеспубликасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерүенчә, конкурс башланып киткән вакыттан бирле 450 меңнән артык татарстанлы әлеге порталда шәхси кабинетын булдырган. Ә гомумән, 2013 елның мартында барлыгы 325 мең кеше теркәлгән булса, хәзерге вакытта аларның саны 1,26 миллионга җиткән. Электрон түләүләр саны да арткан.

Җиңүчеләргә 474 данә Ipad һәм Ipad-mini, 51 интерактив комплект, өч мобиль сыйныф, Диснейлендка ике юллама, тагын дүрт меңнән артык башка төрле истәлекле бүләкләр тапшырылган. Ике ел эчендә бүләкләр фонды 33,4 млн сум тәшкил иткән.

Арча районының Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә белем алган игезәкләр Ильдан белән Ильяр Файзуллиннар да быелгы бәйгене зарыгып көтеп алганнар. Алтынчы сыйныфта гына укуларына карамастан, бөтен райондагы укучыларны уздырырлык баллар җыйган (Ильдан - 1500, Ильяр -1062 балл). Игезәкләр конкурсның беренче елыннан ук җиң сызганып эшкә керешкән, ата-аналарын да бу эшкә җиккән. 2013 елны икесе дә Ipad-планшеты откан. Җиңү тәмен белеп алгач, икенче елны тагын да активрак эш алып барганнар һәм бу юлы егетләр ноутбук откан.

- Башта үзебезнең бөтен түләүләрне дә электрон формага күчердек. Аннан баллар әзрәк җыелганын күреп, туганнарны, күршеләрне дә куштык. Минем бөтен хезмәттәшләрем дә безгә ярдәм итү өчен электрон портал аша түли башлады, - дип сөйли егетләрнең әтисе Илшат Фәйзуллин. - Түләүләрне дәүләт порталы аша башкаруның уңай яклары күп. Элек түләгән өчен 1-2 процент коммиссия алып калалар иде, ә электрон форматта түләгәндә артык акча туздырмыйсың. Каядыр барып йөрисе дә юк, биш минут эчендә эшең бетә.

Дөрестән дә бәйге вакытны гына түгел, акчаны да экономияли. Бу елның февраль аеннан дәүләт порталы аша башкарылган бөтен түләүләр өчен дә коммиссия алынмый. Ике ел эчендә электрон форматта түләүләр башкарып татарстанлылар 2 млн сәгать вакытларын янга калдырган икән.

Конкурс быел да "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә. "Иң актив укучы" номинациясе ике этаптан тора. Аның беренче этабы - 18 марттан 31 июлгә кадәр, икенчесе - 1 августтан 30 ноябрьгә кадәр оештырыла. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районда өчәр укучы планшетлы компьютер белән бүләкләнәчәк. Теләгән кешеләр балларын төрле истәлекле бүләкләргә алыштыра ала.

"Иң актив мәктәп" номинациясе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Әлеге номинациядә нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендәге бер мәктәп җиңүче дип табылачак.

Мәктәпләрдә балалар санының төрле булуын исәпкә алып, һәр мәктәп буенча балалар җыйган гомуми баллар кушыла һәм мәктәп укучылары санына бүленә. Шул рәвешле уртача күрсәткеч исәпләп чыгарыла, - дип белдерде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
Җиңүче дип табылган мәктәп интерактив комплект белән бүләкләнә. Узган ел Татарстан мәктәпләренең 94 проценты әлеге номинациядә катнашкан.

Быел конкурста катнашучыларга балл бирү системасы үзгәрәк булачак. Хәзер "Автоматик түләүләү" сервисы аша башкарылган түләүләргә өстәмә 5 балл бирелә. Мәсәлән, әлеге сервис аша "Торак-коммуналь хезмәтләр" өчен түләү башкарылса, укучы 12 баллга, "Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар"ны түләгән өчен исә 10 баллга ия булачак.

15 апрельдән кешенең шәхси кабинетын Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына (Единая система идентификации и аутентификации) бәйләгәндә, өстәмә 10 балл алу мөмкинлеге булачак. Федераль дәүләт хезмәтләре порталы нәкъ менә шул система нигезендә эшли.

Фото kazan-day.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading