16+

Татарстанда 407 мең укучыны белем йортлары нинди хәлдә каршы ала?

Татарстанда 407 мең укучыны белем йортлары нинди хәлдә каршы ала?

Республикада барлыгы 1397 мәктәп исәпләнә. Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында, 2016 елга 717 мәктәп комплекслы яңартылган.

- Быел республикада тагын 46 мәктәп төзекләндерелә, программага 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләр алынды. Бу эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 2,5 миллиард сум күчерелде. Инвесторлар 200 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Татарстанда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе гамәлдә. Быел да элеккеге укучылардан ике миллион сум акча керде инде, - дип хәбәр итте кичә «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.



- Мәктәп биналарын төзекләндерү эшләре исемлегенә спорт заллары кертелмәгән. Авыл мәктәпләре спорт заллары аерым федераль программа нигезендә яңартыла. 96 спорт залы инде төзекләндерелде. Кызганыч, шәһәр мәктәпләре спорт заллары федераль программага керми, аларны да программага кертергә омтылабыз. Мәгариф учреждениеләрен яңартканда «Мөмкинлекле мохит»» программасы таләпләре үтәлә, ягъни физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре кайгыртыла, - дип, фикерне тулыландырды республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы программаларын гамәлгә ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров.



Татарстанда бу җәйдә 146 мәктәп һәм балалар бакчасы яңартыла. Республикада 11 яңа мәктәп төзелеше бара. Казанның 2нче Азино урамындагы, «Седьмое небо» торак комплексындагы, шулай ук Биектау районының Биектау авылындагы һәм Чаллы шәһәренең 36нчы микрорайонындагы мәктәпләр 1 сентябрьгә ишекләрен ачачак. Әлки районының Татар Борнае авылында, Арчада, Чирмешән районының Казанка авылында, Әгерҗе районының Көләгеш авылында, Ютазы районының Урыссу бистәсендә, Казанның Киров районындагы «Салават күпере» һәм Совет районындагы «Светлая долина» торак комплексларында төзелүче мәктәпләрне киләсе елда файдалануга тапшыру ниятләнелә.

- «Торак», «Дорожная карта»федераль максатчан программалары һәм Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы кысаларында, 2010-2016 елларда 195 балалар бакчасы сафка бастырылды, 29385 сабыйга урын барлыкка килде, - дип искә төшерде Илдус Насыйров.

Быел 1240 урынга тагын сигез балалар бакчасы төзелә. Казанның Мамадыш трактындагы, Ершов урамындагы һәм Усады бистәсендәге, шулай ук Актаныш районының Пучы авылындагы балалар бакчалары тиздән ачылачак. Арча районының - Хәсәншәех, Биектау районының - Шигали, Кукмара районының Нырья авылларында, Питрәч районының «Усадьба Царево» торак комплексында балалар бакчалары төзелеше дәвам итә.



Казан шәһәре Башкарма комитетында кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә башкаладагы мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү мәсьәләсе каралды.

- Казанда быелга билгеләнгән исемлектәге 13 мәктәптә һәм тугыз балалар бакчасында төзекләндерү эшләренең - төп өлеше, ә үсмерләр клубларының сигезендә төзекләндерү тулысынча башкарылды. Үсмерләр клубларындагы җиһазлар да яңартыла. Элек булган түгәрәкләр эшләячәк, яңа секцияләр дә ачыла. Мәсәлән «Авангард» клубында робот техникасы, 3D модельләре төзү түгәрәкләре дә булачак, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. - Шунысы да игътибарга лаек - капиталь төзекләндерелгән мәктәпләрдә укучыларның авыру очраклары 5-8 процентка кимегән.
Алты ел эчендә Казанда 134 мәктәп, 15 балалар бакчасы капиталь ремонтланган.

- Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү ул - гаять мөһим программа. 134 мәктәп яңарды, тагын 8 мәктәп бинасын төзекләндерәсебез бар, - дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading