16+

Татарстанның «Т» хәрефен ишеткәч тә күзләрдән яшь килә

Узган шимбәдә «Корстон» сәүдә-кунакханә комплексында узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында Россиянең 52 төбәгеннән һәм 23 илдән 600 делегат катнашты.

 Татарстанның «Т» хәрефен ишеткәч тә күзләрдән яшь килә

Узган шимбәдә «Корстон» сәүдә-кунакханә комплексында узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында Россиянең 52 төбәгеннән һәм 23 илдән 600 делегат катнашты.

2000-2008 елларда даими үткәрелеп килгән форум, кризис сылтавы белән биш еллык тәнәфестән соң, узган ел кабат торгызылды һәм менә быел унынчы тапкыр оештырылды.

- Форумның асылы бизнеска гына да бәйле түгел. Безнең өчен иң мөһиме - монда җыелган эшмәкәрләр үз төбәкләрендә милли үсешкә өлеш кертсеннәр. Бүгенге икътисади шартларда дәүләт ярдәмен генә көтәргә ярамый. Бер үк вакытта читтәге татар эшмәкәрләренең Татарстанга күбрәк инвестиция кертүләрен һәм республикада җитештерелгән товарларны үз төбәкләренә сатарга ярдәм итүләрен дә сорыйбыз, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Форумның беренче өлеше Рөстәм Миңнехановтан башка гына үтте, ә халык түземсезлек белән аны көтте. Башта үзара: «киләме икән, юкмы?» - дигән сүз йөрде. Бераздан билгеле булды: «Киләчәк!» Рөстәм Миңнехановны халык әйтеп бетергесез җылылык белән каршы алды. Чыгышлар да бөтенләй башка төсмер алды.

- Татарстанга инвес­ти­ция­­ләр кертәсе килә. Бу турыда сөйләшүләр дә күп, аерып күрсәтерлек башкарылган эшләр аз. Бизнес ул ике яклы урам хәрәкәте кебек. Безгә карата конкрет тәкъдимнәр булса иде. Читтә яшәүче татарлар өчен «Мәскәү-Сити» кебек халык­ара эшлекле бизнес үзәк булдыру да кирәк. Алдан ук эшмәкәрләрдән кемгә күпме мәйдан кирәклеге турында мәгълүмат туплап, бәясен билгеләп куйганда, теләк белдерүчеләр, әлбәттә, булачак. Бу, үз чиратында, Татарстанга эшлек­ле милләттәшләребезне җә­леп итәргә булышыр. Инвестицион үсеш агентлыгында һәм министрлыкта яңа исемнәр күрүгә без бик шат, матур үзгәрешләр булыр дип көтәбез. Рөстәм Нургалиевич Татарстан Президенты гына түгел, дөньядагы бөтен татарларның президенты да. Президент институтын сак­лап калу да барлык татарлар өчен бик мөһим, - диде үзенең чыгышында «Торговый дом Папирус-Столица» компаниясенең генераль директоры Иляз Мөслимов.

Салават Гыймалетдинов - Уфа шәһәр думасы депутаты, «Джимал» җәмгыяте директоры. Үзенең чыгышында бүгенге көндәге кече һәм урта эшмәкәрлектә күрсәтелә торган ярдәм формаларының бик нәтиҗәле булмавын искәртеп, Татарстан һәм Башкортстан белән берлектә төбәкара инвестиция фонды булдыру турында тәкъдим ясады. Башкортстанда Татарстанның сәүдә үзәген булдыру кирәклеген дә ассызыклады. Аның бу фикере форум делегатлары арасында зур яклау тапты. Һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, үз фикерен җиткереп барган Рөстәм Миңнеханов шундый ук үзәкне Башкортстан Республикасы өчен Татарстанда булдыру турында Башкортстан җитәкчелеге белән сөйләшергә вәгъдә бирде.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәрвакыттагыча бик җитди сөйләшүләрдә дә үзенең чыгышы белән киеренкелекне йомшарта. Бу юлы да ул иң элек: «Мин иң яшь дәүләт эшлеклесе», - дип үзенә игътибарны җәлеп иткән булса, соңыннан күңел түрендәгесен гади тел белән залга җиткерде.

- Рөстәм Нургалиевич мине матур, диде. Матурлык ул иң элек күңел матурлыгы. Ә ул туган җирне, үз халкыңны яратудан килә, - диде Талия туташ.
Җитәкченең үзе генә түгел, эшләре дә шактый матур. Татарстан Россия төбәкләре арасында икътисади лидерлыкта бишенче урында, 140 ил безнең партнер булып санала. 2014 елда һәр көнне 1,2 миллион доллар чит ил инвестицияләре кертелгән. Бу елның өч кварталында кертелгән инвестицияләр күләме 2014 елның тулаем күрсәткечләреннән артып киткән.

Тагын бер яшь кешенең - Кытайдан килгән Рифкать Фәхретдиновның чыгышы да зур кызыксыну уятты.
- Мин Кытайда туып үскән татар егете, моннан берничә ел элек Татарстан ярдәме белән Казанда белем алган идем. Бүген Кытайда «Сәүдәгәр» дигән саф татар исеме белән үз эшемне ачтым. Бурычны кайтарырга вакыт җиткәндер, бүген без татар эшмәкәрләре белән бик теләп хезмәттәшлек итә алабыз, - диде ул.

- Үзебезнең телебезне яхшырак белү өчен әллә Кытайга барырга кирәкме икән? - диде Рөстәм Миңнеханов Рифкать Фәхретдиновның чыгышыннан соң. Форумны йомгаклап сүз әйткәндә дә әлеге фикерне дәвам итте.

- Үзебезнең егетләр туган телләрен белмиләр, - дип ишарә ясады ул, җитәкчелек утырган якка карап. - Күбесе моңа мәгариф системасы, мәктәпләрдә татар телен укыту методикалары гаепле, дип саный. Минемчә, туган телне ярату хисе гаиләдән үк сеңдерелергә тиеш, һәм бу беренче чиратта ата-ана эше.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу эшкә Россия, чит илләрдә актив рәвештә оештырылучы төрле татар иҗтимагый оешмалары һәм дин әһелләре зур өлеш кертә. Шулай ук ул кыскача «Ана теле» татар телен өйрәтү буенча онлайн-проект һәм чит илләрдә трансляцияләнә торган «ТНВ-планета» телеканалы проекты кебек республика проектлары турында хәбәр итте.
- Татарстанда бүген татарларның 30 проценты гына яши, калганнары милли үзаңны Россиянең башка төбәк­ләрендә һәм аннан читтә саклап калырга тырышалар. Шуңа күрә сезнең белән һәр очрашуыбыз бик мөһим. Россия һәм дөньяның башка почмакларында уңышларга ирешүче татар белән без бик горурланабыз. Без алар турында сөйлибез, алар тәҗрибәсен республикабызда файдаланырга тырышабыз. Бүген бирегә булганнарның булганнары җыйналган, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Форум кич белән Галиәсгар Камал театрында дәвам итте. Төрле төбәкләрдән килгән кунаклар ТНВ каналында бара торган «Халкым минем» тапшыруының ун еллыгын билгеләп үттеләр. «Халкым минем» - ун ел буе үз урынын, тамашачысын югалтмыйча яши алган татар телендә чыгучы бердәнбер телевизион тапшыру. Тапшыруның төп максаты безгә - Татарстанда яшәүчеләргә читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешен күрсәтү дип уйлый идем. Бәйрәмдә катнашып, залда утыручылар белән аралашкач, фикерем үзгәрде. «Халкым минем» - тапшыруы чит төбәктәге милләттәшләребез өчен Татарстанның җылы, якты кояшы кебек. Тапшыруда үзләрен күрсәтүдән дә бигрәк, алар телепрограмма кысаларында гына булса да, үзләрен Татарстанда итеп хис итәләр. Сәхнәгә урнаштырылган экранда илләр, шәһәрләр, авыллар алмаша торды. Сагыну ачысы, күз яшьләре, тарихи ватанга тартылу һәркайда уртак. Татарстанның «Т» хәрефен ишеткәч тә күзләрдән яшь килә, дип сөйлиләр читтә яшәүче милләттәшләребез.

«Җаным тарта, каным тарта, тагын бер кайтсам икән...» - дип җырлыйлар алар.

Бәйрәмнең иң биек ноктасы сәхнәгә «Халкым минем» ташыруының алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова чыккач булгандыр, мөгаен. Аңа үзенең яраткан тамашачылары алдында «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемне бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading