16+

«Тоталь диктант»ны безнең түрәләр язсын иде»

Быел «Тоталь диктант»ның интернет-аудиториясе өч тапкырга арткан. Россиянең алты шәһәреннән онлайн-трансляция ярдәмендә диктантны 52 мең кулланучы караган. 6,5 меңнән артык кеше диктантны онлайн режимда язган.

«Тоталь диктант»ны безнең түрәләр язсын иде»

Быел «Тоталь диктант»ның интернет-аудиториясе өч тапкырга арткан. Россиянең алты шәһәреннән онлайн-трансляция ярдәмендә диктантны 52 мең кулланучы караган. 6,5 меңнән артык кеше диктантны онлайн режимда язган.

«Татар-информ» МАның «Пятница 13» тапшыруы кунаклары - педагогика фәннәре докторы, Филология һәм сәнгать институтының рус филологиясе бүлеге мөдире Резедә Мөхәммәтшина һәм TatCenter.ru порталы баш мөхәррире Руслан Сираҗетдинов Татарстанда узган «Тоталь диктант» акциясенә йомгак ясады. «Тоталь диктант» кураторлары мәгълүматы буенча, Татарстан мәйданчыкларында акциядә 1321 кеше катнашкан, шуларның 780е - Казанда. Башкалада диктантны «бик яхшы» билгесенә 60 кеше язган.
Р.Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, республикада рус теленә һәм «Тоталь диктант»ка кызыксыну арта. «Тоталь диктантны» безнең түрәләр, хакимият вәкилләре, министрлар язсын иде, шул вакытта, мөгаен, безнең җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрендә телгә, аның чисталыгына һәм куллану мәдәниятенә кызыксыну тагын да нигезле булыр иде», - дип саный ул. Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар еш кына «гармошка», «перрон», «семафор», «палисадник» һәм «расхристанный» сүзләрендә хата ясаган. Р.Мөхәммәтшина фикеренчә, бу очракта хата ясауның сәбәбе - хәзерге заман яшьләренең тиешле күләмдә китаплар укымау нәтиҗәсендә бу сүзләрнең мәгънәсен белмәүдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading