16+

Товар вакытында килмәсә

Товар вакытында килмәсә

Кибеттә товарга заказ бирдек. Тик аны сатып-алу килешүе буенча билгеләнгән көнгә китермәделәр. Югыйсә, акчаның да бер өлешен алдан түләп куйган идек. Безгә хәзер нишләргә?

Айсылу Кәбирова, Чаллы.

Россиянең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы нигезендә, товар бәясенең бер өлешен алдан түләп, товарга заказ бирүнең үз таләпләре бар, дип аңлаттылар Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының кулланучылар базарын координацияләү һәм үстерү бүлегендә. Әгәр сатучы кулланучыдан товар өчен өлешчә акча ала икән, ул сатып-алу килешүендә товарның кибеткә килеп җитү көнен дә төгәл әйтергә тиеш.

Еш кына сатучы белән сатып алучы арасында товарны кулланучыга тапшыру көне буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Кайвакыт календарь көннәре белән эш көннәрен бутау очраклары була. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, килешүдә бу турыда төгәл язарга кирәк. Әгәр товар күрсәтелгән вакытка килмәсә, сатып алучы үзе өчен хәл итәргә тиеш: бу товарны көтәргә ризамы, башка кибеттән сатып алачакмы?

Беренче очракта, кулланучы кибетчегә товарның килеп җитү срогын кабат билгеләргә мөмкинлек бирә, язмача шикаять тә белдерә ала. Әгәр инде товарны көтәргә теләми икән, түләнгән акчаларны кире таләп итәргә хаклы. Бу таләп нигезендә, акчалар ун көн эчендә кайтарылырга тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк: һәр ике очракта да, закон нигезендә, товар вакытында килмәгән көннәр өчен, сатучы аның бәясеннән 0,5 процент пени түли. Шулай ук кайтырылырга тиешле акча вакытында бирелмәсә дә, пени өстәлә. Пени календарь көннәре хисабыннан исәпләнә. Сатучы килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны тыныч кына хәл итәргә теләми икән, Россия Гражданнар кодексының 11нче маддәсе нигезендә үз хокукларыңны яклап, судка да мөрәҗәгать итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading