16+

Туберкулез белән авыручылар кимегән

Кичә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, алдагы ун елда туберкулез дөньяда кеше үлеменә һәм авыруга китерә торган иң куркыныч 10 сәбәпнең берсе булып торачак әле.

Туберкулез белән авыручылар кимегән

Кичә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, алдагы ун елда туберкулез дөньяда кеше үлеменә һәм авыруга китерә торган иң куркыныч 10 сәбәпнең берсе булып торачак әле.

Әлеге көн уңаеннан, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә җәмәгатьчелекнең игътибарын янә туберкулез авыруына юнәлдерделәр. Туберкулезга каршы республика клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев әйткәнчә, авыру кешенең яшенә карап тормый, аны балалар да, өлкәннәр дә йоктыра ала. Аяныч ки, ел саен бөтен дөньяда якынча 3 млн кеше бу авыруның корбанына әверелә. Шуңа да карамастан, әле өлкәдә соңгы елларда уңай тенденция бар. Татарстан Республикасында соңгы биш елда туберкулез буенча эпидемиологик хәлнең яхшыруы күзәтелә. Туберкулез белән авыру очрагы 2013 елда, 2012 ел белән чагыштырганда, 12,9 процентка кимегән. Тулаем алганда, республикада авыручылар, РФ белән чагыштырганда - 29,5 процентка, ә Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, 23,5 процентка түбәнрәк.
Авыруны беренче стадиядә ачыклауның төп ысулы - флюорография узу. Шуңа күрә, белгечләр халыкны вакытында флюорография узарга һәм медицина тикшерүе үтәргә өнди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading