16+

Беркемгә дә кирәкмисеңме, балакай?!

Үзеңнең беркемгә дә кирәк булмавыңны тою - бик яман хәл. Тормыш кануннарына төшенә генә башлаган сабыйга мондый очракта нишләргә? Өлкәннәрнең, иң кадерле кешеләрнең хыянәтен ничек кичерергә?

Беркемгә дә кирәкмисеңме, балакай?!

Үзеңнең беркемгә дә кирәк булмавыңны тою - бик яман хәл. Тормыш кануннарына төшенә генә башлаган сабыйга мондый очракта нишләргә? Өлкәннәрнең, иң кадерле кешеләрнең хыянәтен ничек кичерергә?

Соңгы вакытта балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәр саны елдан-ел кими дип, җае чыккан саен мактанырга яратабыз. Әйе, бүгенге көндә республикабызда 11 меңләп ятим сабыйның (моңа социаль ятимнәр дә керә һәм аларның саны күпкә күбрәк тә әле) яңа гаиләсе бар. Язмыш чоңгылына эләккән балаларны уллыкка, кызлыкка алырга теләүчеләр саны да, шөкер, артып тора. Хәтерләсәгез, 2007 елда бу шәфкатьле гамәл массакүләм төс алган иде. Гаиләгә килгән ул сабыйлар үсте, үскән саен, холыклары да үзгәрде. Өметләре акланмаган әти-­әниләр үзләрендә тәрбияләнгән ул балаларны кире алуларын сорап мәрәҗәгать итә башлады. Узган елда вакытыннан алда туктатылган мондый килешүләрнең саны 50дән артып киткән. Кире кайтарылганнарның күпчелеге (38) үсмерләр. Ләкин араларында биш яшькә кадәр булган дүрт нарасый да бар. Бу адым, башлыча, әти-­әниләр теләге белән эшләнгән, бер очракта гына малай үзе, гариза язып, гаиләдән киткән. Ә бит саннарның һәркайсының артында - аерым бер баланың язмышы. Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәге директоры Светлана Богова белән бу гамәлнең сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз.

- Иң беренче сәбәп - әти-әни­ләрнең чит балаларны тәрбияләргә әзер булмавы, белемнәре җитмәү. Тамырларында үз каның акмаган баланың холкын аңлау җиңел түгел, билгеле. Бала алу кебек тәвәккәл адымны ясарга җыенучылар бүген махсус мәктәп узарга тиеш. 80 сәгатьлек уку курсларында психологлар, юристлар, педагоглар аларны чын-чынлап әти-әни булырга өйрәтәләр. Ә балаларны кире китергән гаиләләрнең бик күбесе мондый мәктәп узмаган, чөнки 2012 елдан башлап кына уку мәҗбүри итеп куелды. Тәрбиягә балаларның кү­бесе республикада узган Игелек һәм Гаилә елларында (2007-2008) алынган. Аңлашу авырлаша башлагач та кыенлыклар алдында каушап калган өлкәннәр, ул-бу булганчы дип, баланы тизрәк кире китерү ягын карыйлар. Светлана Алексеевна шундый конкрет язмышларга туктала. Алар берсеннән-берсе гыйбрәтле.

Әнә бит Камил белән Наилнең (малайларның исемнәре билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртелеп бирелә) әти-әниләре аерылышкач, әниләре тормышның ямен югалта. Балаларына игътибар бирми башлый. Моны күреп торган изге күңелле күршеләр тиешле җиргә хәбәр итәләр. Суыткычыңда алма белән сөт булмаса да, балаларыңнан колак кагарга мөмкинсең. Монда да шулай була. Ялгызлык кайгысыннан бетәшкән хатын үзенең язмышы белән ризалаша. Югыйсә, кайберәүләр шикелле хәмер белән дә дус булмый. Балалар йортына вакытлыча дип алып кителгән малайларның язмышы шул көннән бөтенләй башка агымга күчә. Хатынны, балаларына тиешле тәрбия бирә алмауда гаеп­ләп, ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Балалары булмаган гаиләгә эләккән малайлар башта бик бәхетле тоя үзләрен. Әти-әни алар өчен үлеп тора. Ләкин табигатьнең аңлашылып бетмәгән бер кануны бар. Балалары булмаган гаиләләр бала алып беркадәр яшәгәч, еш кына аларның үз сабыйлары дөньяга килә. Күрәсең, ятим сабыйларга биргән назны «күктәге кәнсәләрдә» күреп торып, аларны чын-чынлап әти-­әни итәргә карар кылалардыр. Камил белән Наилнең дә кечкенә сеңелләре туа. Озак еллардан соң беренче тапкыр баласын кулына алган яшь ананы аңлавы кыен түгел. Аның малайларга вакыты калмый башлый. Ләкин яшь әни бик акыллы булып чыга. Ул малайларның биологик әниләрен эзли башлый. Һәм таба да. Малайларның үз әниләре инде шактый акыл утырткан була ул чакта. Аңа яңадан ана хокукын кайтаралар һәм ул балаларын үзенә ала. Хәзер Камил белән Наил үз әниләре белән яши һәм кайчандыр үзләрен сыендыр­ган гаилә белән аралашып тора.

Сөйләшеп-килешеп

Лилия беренче сыйныфтан бирле сыйныфташы Эльмира бе­лән дус. Бу дуслык елдан-ел ныгый гына бара. Алар инде хәзер бер-берсенә эч серләрен сөйләргә дә курыкмыйлар, кирәк булганда, бер-берсен яклыйлар да. Эльмираның әнисе бердәнбер кызының тәрбиягә алынган бала белән дус булуыннан аны начарлыкка өйрәтер дип тә курыкмый. Яшерен-батырын түгел, күпләрне шул геннар өркетә. Үсә-үсә, кызлар мәктәпкә бергә йөри генә түгел, лагерьларга да бергә бара башлыйлар. Бервакыт лагерьда ял иткәндә, Лилиянең әнисе авырып китә һәм Әниләр көненә килә алмый. Аның каравы, Эльмираның әнисе кызларның икесен дә сыйларлык күчтәнәчләр күтәреп килә. Лилия еш кына, әнисенең рөхсәте белән, ахирәте өендә кунып кала. Аннары үзенең туган көнендә (анда ахирәте әнисе белән килгән була) Лилия күптәнге хыялын әйтә, аның бик тә Эльмиралар гаиләсендә яшисе килә икән. Эшнең шуңа таба барганын сизенгән әнисе дә тавыш чыгармый. Эльмира да әнисен бу уңайдан алдан әзерләп куйган була инде. Ике гаилә дә сөйләшеп, документлар хәстәренә керешә. Берсе килешүне өзә, икенчесе аны башлый.

Кеше сүзе

Үзләренең сабыйларын югалт­кач, күңел юанычы булыр дип, алар Коляны кечкенәдән тәрбиягә ала. Малай таза-сау булып үсә. Мәктәпкә укырга кергәч тә, әллә ни мәшәкать китерми. Ләкин көннәрдән бер көнне «яхшы күңелле» бер күршеләре балага әти-әнисенең үзенеке түгеллеген җиткерә. Бу хәбәрдән башлары әйләнеп көчкә кайтып егылган малай, әлеге хәбәрнең дөрес түгеллегенә инанасы килеп, әти-­әнисенең күзенә карый. Ләкин алар да сер итеп саклаган хакыйкатьне яшереп кала алмыйлар. Шул мизгелдә малайны алмаштырып куялармыни: өлкәннәрнең сүзен санга сукмый, дорфа сөйләшә, дәрес калдыра башлый. Аннары бөтенләйгә өйдән качып ук китә. Аны аңларга да була. Үзеңнең әти-әни дип яратып яшәгән кадерле кешеләреңнең «хыянәтен» ничек кичермәк кирәк. Аннары үз әнисен табасы килү теләге дә уяна. Ерак авылга улын эзләп килә алмый бит инде ул. Ә менә балалар йортын эзләп табарга мөмкин әле. Өйдә әнисе пешергән коймакны ашап, әтисе машинасына утырып йөрү ничек кенә рәхәт булмасын, үсмер малай балалар йортын сайлый. Икенче тапкыр улларын югалтудан кайгыга баткан ата-анага килешүләрен вакытыннан алда өзүдән башка чара калмый.

Җан тартмаса, кан тарта

Светлана ханым һәр баланың язмышын үз йөрәге аша уздырып сөйли дә сөйли...
Балаларны кире тапшыру оч­ракларының сәбәпләре болар гына түгел, билгеле. Ятим калган оныкларын кызганып, үз канатлары астына алган әби-бабайларның да еллар үткән саен аларны тәрбия­ләргә көч-егәрләре, теләкләре калмый башлый. Кире кайтарылган балалар саны алар хисабына да арта. Аннары мәктәп тә мондый балаларны һәм гаиләләрне бик аңларга атлыгып тормый. Мәктәптә булган теләсә нинди кыек эшне шул сабыйдан күрә башлыйлар. Еш кына ак эт бәласе кара эткә эләгә. Ике ут арасында калган ата-ана нишләсен, авыртмаган башка тимер тарак булды бала дип, аңардан вакытында котылырга теләп, кире алуларын сорап гариза яза.
Ярый инде, әлеге республика үзәге психологларының вакытында күрсәтелгән ярдәме белән, кайбер балаларны яңа гаиләләрендә яшәтеп калдырып була. Билгеле, бу ике яктан да зур тырышлык, сабырлык сорый, ләкин бала язмышы хакына барысын да эшләргә әзер алар. Хәзер инде бу проблеманы урыннарда хәл итәр өчен махсус комиссияләр дә төзелгән. Килешүне өзгәнче, алар бөтенесен дә җентекләп тикшерәләр: мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре, балигъ булмаганнар комиссиясе ни эшләгән - барысы да энә күзеннән үткәрелә. Әгәр чынлап та балага гаиләдә рәхәт түгел, ике як та үз фикерен генә алга сөрә башлаган икән, билгеле инде, килешүне вакытыннан алда өзәргә туры килә.

- Мин үзем һөнәри әти-әни­ләрдән торган гаиләләр ягында. Безнең үзәктә аларны махсус укыттык. Болар - бу мәсьәләдә тәҗрибәле кешеләр. Аларга тәү­лекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә мохтаҗ сабыйны кертеп, гаиләле итеп була. Ятимнәрнең киләчәген шулар кулында күрәм. Алар үзләре өчен түгел, балалар бәхете өчен яшәүчеләр, - дип, әңгәмәбезгә кушылды үзәкнең директор урынбасары Ксения Трушкова.

Аның белән килешми мөмкин түгел. Соңгы арада ватсап (вәт шәп!) модага кереп китте бит. Тәрбиягә бала алучыларның үз төркеме бар анда. Шунда язылган фикерләрне сезгә дә җиткерәсем килә. «Бер генә бала да дөньяга гариза язып, үзе теләп килми. Алардан берни дә таләп итәргә кирәкми. Без, өлкәннәр, аларга бу дөньяда яшәргә булышырга тиеш. Балаларга канатлар һәм тамырлар бирергә кирәк. Канатлар - биегрәк очар, ә тамырлар һәрвакыт әйләнеп кайтырга урын булсын өчен.»


Фото

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading