16+

«Әби картаеп килә, яшь кызлар пешергән өчпочмак тәмлерәк»

Соңгы елларда халык ризык сатып алганда күпкә таләпчәнрәк була башлады. Игътибар белән карасагыз, өлкәнрәк яшьтәге абый-­апалар үзләре белән кибетләргә хәтта лупа да йөртәләр.

«Әби картаеп килә, яшь кызлар пешергән өчпочмак тәмлерәк»

Соңгы елларда халык ризык сатып алганда күпкә таләпчәнрәк була башлады. Игътибар белән карасагыз, өлкәнрәк яшьтәге абый-­апалар үзләре белән кибетләргә хәтта лупа да йөртәләр.

Ризыкның составы, җитештерү вакыты язылган ярлык күп вакытта бик вак итеп язылган була, күзлек киеп тә күрерлек түгел, сумкаңдагы лупаңны чыгарсаң гына инде.
Киштәләргә куелырга тиешле ризыкка карата иң зур таләпчәнлек күрсәтә торган сату нокталарының берсе - «Казан» агросәнәгать паркы. Сатуга чыгарганчы, биредәге һәр ризык лаборатория тикшерүен үтә. Сатучылар өчен бу күпмедер катлаулылык тудырадыр бәлки, ә сатып алучылар өчен бер дигән. Аларның фикерләрен тыңлыйк әле.

Наилә Гарипова:
- Агропромпарк ачылгач та берара бирегә ки­ләсе килмичә, киреләнеп маташкан идек, хәзер нәрсә кирәк булса да, тизрәк шунда ашыгабыз. Ризыкны күбесенчә җитештерүчеләрнең үз нокталарыннан алырга тырышам. Очсызрак та була, сыйфаты өчен дә кайгырасы юк.

Алинә Шәрипова:
- Минем белән кибетләргә йөрергә иремнең вакыты юк. Әлегә яшь бала белән өйдә утырам, шуңа күрә, үз җаем белән, нәни кызымны алам да бирегә киләм. Чиста, тәртип, рәхәтләнеп иркенләп йөрисең. Машина куйыйм дисәң, парковкасы җайлы. Гадәттә, кибеткә ризык­лар алырга чыксаң, арып кайтасың, мин, киресенчә, монда килеп рәхәтләнеп ял итәм.

Шәрипҗан Нәзиров:
- Без, ир-ат халкы, кибеттән кибеткә йөреп, очсыз әйбер эзләп йөрергә күнекмәгән. Бик җайлы иттеләр хәзер: агропромпаркның сайтында акция белән сатыла торган ризык­ларны күрсәтәләр. Интернетны мин өйрәндем, кереп карыйм да, әллүк, китәм дә барам. Кайсы ноктадан ничә сумга нәрсә алып була - барысын да язалар. Миңа шул гына кирәк. Монысын сиңа гына әйтәм, кызым: монда килгәч, әле кафеларына кереп, чәйләп тә чыгам. Әби хәзер картаеп килә, яшь кызлар пешергән өчпочмак­лар тәмлерәк инде. Юлга акча түләп килмим, сыйлансаң да була.


Фото: kazan.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading