16+

Булганны да саклый белмибез

Башкаланы яшелләндерү эшләре ничек тора соң? Һәрбер казанлы, һичшиксез, бу сорауга: «Әйе, Казанда яшеллек белән мактана алмыйбыз», - дияр. Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы соң?! 2009 елда Чуйков урамына асфальт түшәгәндә юл төзүчеләр 60тан артык агачның башына...

Булганны да саклый белмибез

Башкаланы яшелләндерү эшләре ничек тора соң? Һәрбер казанлы, һичшиксез, бу сорауга: «Әйе, Казанда яшеллек белән мактана алмыйбыз», - дияр. Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы соң?! 2009 елда Чуйков урамына асфальт түшәгәндә юл төзүчеләр 60тан артык агачның башына...

Башкаланы яшелләндерү эшләре ничек тора соң? Һәрбер казанлы, һичшиксез, бу сорауга: «Әйе, Казанда яшеллек белән мактана алмыйбыз», - дияр. Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы соң?! 2009 елда Чуйков урамына асфальт түшәгәндә юл төзүчеләр 60тан артык агачның башына җитте. 26 нчы бистәгә күчеп килүебезгә 25 ел тулды. 43 нче торак идарәсе ишегалдына бер агач та утыртканы юк (Гаврилов ур., 3 нче йорт). Үткән ел ишегалдын төзекләндерделәр, матурладылар, әмма яшеллеккә бик ярлы. Казанда агач утыртылмаган буш җирләрне исәпләсәң - гектарлап. Универсиада-2013 комиссиясенең шәһәрне яшелләндерү буенча «югары дәрәҗәдә» сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Ә менә Лондон шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары алдыннан 500 мең агач утыртылган. Компрессор заводы ягыннан килә торган юлны, өченче күпердән чыккач, борып, Чуйков урамына китереп тоташтыралар. Җәяүлеләр юлы белән машиналар юлы арасында буш урынга «Горводзеленхоз» 300дән артык усак агачы утырткан иде. Шөкер, алар бик матур үсеп китте. Ул аллеяны «Универсиада аллеясы» дип атадык. Бу аллея булачак стадион каршында. Кызганыч ки, без булганны да саклый белмибез. Агачларны кискән өчен беркем дә җавап бирми. Кемгә урын кирәк - яшеллекне шул кыра да сала. Без, төзелеш эшләре белән каударланып, экология мәсьәләсен өченче, хәтта дүртенче планга күчердек шикелле. Урам юлларын киңәйтеп төзекләндерү күп очракта яшеллекне бетерү бәрабәренә башкарыла. Мисал өчен, Ямашев проспектында гына да дистәләгән зур агач киселде. Шәһәр эчендәге бакчаларны да тынычлыкта тотмыйлар. Көньяк кешеләре бакча уртасына палаткалар, киосклар куялар да шашлык пешереп сата башлыйлар. Бу нинди хәл?
Шәһәребездә ял итәр өчен төп зур парк юк. М.Горький исемендәге шәһәр паркын төрле яктан кысып бетерделәр. Инде «Җиңү паркы»н да әкренләп кыса баралар.
Тагын корыган агачлар турында... Тәрәзә каршымда гына да 7 корыган каен агачы утыра. Алар янында автобуслар тора. Давыл булганда, әлеге агачлар авачак. Казан эчендә генә дә 15 меңнән артык корыган зур агач бар. Фаҗига булганны нигә көтәргә?! Махсус бригада оештырып, аларны кисеп кенә чыгарга кирәк бит инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading