16+

Буыннар хәтере

Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела бара. Ләкин Бөек Ватан сугышы, төрле локаль хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр онытылырга тиеш түгел. Соңгы вакытта әлеге темалар аеруча актуальләшә бара. Республика күләмендә төрле чаралар оештырылу шул турыда сөйли.

Буыннар хәтере

Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела бара. Ләкин Бөек Ватан сугышы, төрле локаль хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр онытылырга тиеш түгел. Соңгы вакытта әлеге темалар аеруча актуальләшә бара. Республика күләмендә төрле чаралар оештырылу шул турыда сөйли.

Казан педагогика көллиятендә дә төбәкара фәнни-практик конференциясе узды. «Икенче Бөтен- дөнья сугышы: 1944 ел» исеме астында узган конференция Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел һәм Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуының 25 еллыгына багышланган иде. Әлеге чара галимнәрне, Казан һәм республикабыз районнарыннан укытучыларны, туган як тарихын өйрәнүчеләрне, музей хезмәткәрләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, студентлар һәм мәктәп укучыларын бергә җыйды. Конференцияне үткәрүнең төп максаты - туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү мөһимлеген аңлау, яшь буында патриотизм һәм интернационализм рухын тәрбияләү иде.
Конференцияне аның оештыручысы - Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов алып барды. Катнашучыларны иң беренчеләрдән булып ТРның атказанган укытучысы Анфиса Җәләлова сәламләде. Пленар утырышта Тарих институты профессоры, Әфган сугышы ветераны, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов, Берлин операциясе вакыйгаларының үзәгендә булган Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов, тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбирова чыгыш ясады. Танылган шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Салисә Гәрәева сугышта катнашкан шагыйрьләрнең шигырләрен укыды. Конференция эшендә полковник, ТРның атказанган укытучысы Владимир Панинның Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән җырларны башкаруы әлеге чараны тагын да үзенчәлекле итте. Пленар утырыш Казан педагогика көллияте студентлары иҗади коллективының «Буыннар хәтере» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициясе белән тәмамланды. Әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләр күп булганлыктан, пленар утырыштан соң эш дүрт секциядә дәвам итте.
Конференция аеруча уңышлы чыгыш ясаучыларны һәм хәрби-патриотик эшне актив алып баручыларны бүләкләү белән тәмамланды.
Әлеге конференцияне оештыручы Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка зур рәхмәт өйтәсе килә.
Күптән түгел Бөгелмә шәһәрендә узган зур тантаналы чарада Альберт Борһановка, милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакарьлеге өчен, Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан «Мәгърифәтче» исеме бирелде. Альберт Әхмәтҗан улын шундый югары дәрәҗәдәге исем алуы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading