16+

Хәммәтъяр сабагы

Мин атлар яратам. Колхоз атларын. Әти ел әйләнәсендә колхоз эшендә: җир сөрә, иген ура, суктыра, кышын татар, чуаш авылларыннан тула җыеп кайта. Ул пар ат җигеп Нурлат станциясенә иген ташыганда, мин болында атлар көтәм, ат җигеп печән, салам ташыйм.

Хәммәтъяр сабагы

Мин атлар яратам. Колхоз атларын. Әти ел әйләнәсендә колхоз эшендә: җир сөрә, иген ура, суктыра, кышын татар, чуаш авылларыннан тула җыеп кайта. Ул пар ат җигеп Нурлат станциясенә иген ташыганда, мин болында атлар көтәм, ат җигеп печән, салам ташыйм.


Авылыбызда дүрт бригада, ә атлар фермасы бер генә. Таң беленүгә, фермага ат алырга киләләр. Мин дә торып шунда чабам. Озак йокласам, эшкә яраксыз ат калыр дип куркам.

Бүген төнге көтүдән атлар кайтмаган да әле. Ат алырга килгән берсе, җые­лышып, тузга язмаганны сөйләп утыра. Имеш, Тинай байның сеңлесе Мәгълүмә Ташкентта прокурор булган, ди. Ул безнең авыл мөәзиненең Әдибен төрмәдән йолып калган. Әллә булмаганны сөйлиләр шунда. Моны белүче юк. Аның каравы, Әдипне яхшы беләләр. Ул әүвәлге елларда, ялтыравык офицер погоннары тагып, авылыбызга еш кайтып йөрде. Соңгы кайтуында салым «недоимка»сын түләмисең дип әнисен мәсхәрәләп сүккән салым инспекторын кыйнаганын да бөтен авыл кешесе белә. Кыйнавы ярады анысы, бик азган иде ул инспектор. Шуннан соңгы кайтуында Әдип безнең мәктәп директорына өйләнеп, аны үзе белән алып китте.

«Атлар кайта», - дигән тавыш ишетелде. Ферма йортына йөздән артык ат кереп тулды. Таен ияртеп, Кубанка да кайтып керде. Алдагы еллардагы кебек, урманга качарга өлгермәгән әле ул. Җәй көне эш белән кинәндерми: тибәргә, тешләргә генә оста. Аны җиксә, әтикай Гасыймы гына җигә ала. Гасыйм үзе дә әле хәзер генә килеп җитте. Ул аръяк урамындагы өйдә ялгызы гына яши. Нигә аңа әтикай кушаматы такканнардыр? Әтисен сугышка озатканда яңа тәпи йөри башлаган малайның авызыннан чыккан беренче сүзе булганмы ул? Юктыр. Имеш, Морасадагы урман каравылчысы Нургаяз Гасыймнар күршесендәге Фәридә апасының хәлен белешергә килгәч, авыл урамында бүре баласы төсле әүмәкләшеп уйнаган ике малайны күреп, исемнәрен сораган. Бусы - Гасыйм, монысы - Касыйм, дигән күршеләр. Нургаяз Гасыйм исемлесен үзенә уллыкка алып китәргә булган, ләкин ялгышып, Касыймны алган. Усал телле авыл кешеләре Гасыймны, бәхетсез булганга, «әтикай», - дип үчекли башлаганнар. Барыбер аптырый торганнардан булмады ул, әнә теләсә кайсы атны тотып утка керә ала. Аның йөгәне дә ялтыравык­лы каймалар белән шулхәтле матур итеп бизәлгән.
Үз атларыбызны табып, йөгән кидерә башлаганчы, Гасыйм бүген дә атына атланып чабып китте. Без, әти-әнинең җылы кочагында үскән малайлар, Гасыйм кебек ут борчасы була алмыйбыз инде.

Минем таркаурак булып үсүемне әтидән кала башкалар да белә. Бер тапкыр Маңгир җизни мине йөкче малай итеп район үзәгендәге Хәммәтъярларга җибәрде. Хәммәтъяр үзе читкә китәргә җыена икән. Йорт­тагы иске-москыны җизниләргә алып кайтырга кирәк. Кайбер иске чүкечләр, күмер белән җылытыла торган үтүкне санамаганда, кирәкле нәрсә күрмәдем мин анда.

Ат ял итеп өлгерде инде. Аны җигә башладылар. Шунда Хәммәтъяр янгын сүндерүчеләр өчен әзерләнгән, кара төскә буялган тәртәләр тартып чыгарды. Имеш, әрәм булмасын. Алыштырырга риза булдым. Тәртәләрнең озын икәнлегенә генә игътибар иттем.

Йөк авыр булса да, ат елга буена бик тиз барып җитте. Аның арт аяклары белән чана табаны арасында ярты метр буш урын калган булуына һаман игътибар итмим әле мин. Көн уртасында кояш карны да эретте. Чана табаны бата башлады. Ат йөз метр барган саен туктый. Аны чыбыркылау да файдасыз хәзер, тәмам арыды. Мин дә чанага утырмыйм инде. Атка капчыктагы саламны да биреп карыйм. Аз гына ашый да әлсерәп ял итә. Инде нишләргә? Болай булса, төнгә калам. Бара торгач урман турысына җиттек. Еракта бер атлы күренде. Килеп җиткәч: «Тәртәң озын, төпкә җик», - диде дә үз юлы белән китеп барды.

Шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алдым. Хәммәтъяр мине сынарга булган. Ул, янгын сүндерүчеләрне өйрәтә торган озын, калын тәртәне миңа тагып, төп башына утырткан.
Камышны бушатып, атны төпкә җиктем. кузгалып китүгә үк, ат чабарга тотынды. Шул кузгалу белән, авылга бик тиз барып җиттек. Шулай Хәммәтъяр миңа гомердә онытылмаслык сабак бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading