16+

Нәрсә соң ул бәхет?

Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр...

Нәрсә соң ул бәхет?

Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр...

Кош - очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет - тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет - азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү - бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» - дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин - үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading