16+

Рабига малаена рәхмәт!

Авыл халкы башка төрлерәк инде ул. Аның яшәешенең язылмаган үз кануннары, һәрнәрсәгә үз карашы бар. Туган җиргә, туган авылга карата да аның мөнәсәбәте бөтенләй башка. Бу - күңелнең иң түрендәге бер горурлык, безнеңчә - авылча итеп әйтсәк, күпмедер дәрәҗәдә үз туган авылың белән мактанудыр.

Рабига малаена рәхмәт!

Авыл халкы башка төрлерәк инде ул. Аның яшәешенең язылмаган үз кануннары, һәрнәрсәгә үз карашы бар. Туган җиргә, туган авылга карата да аның мөнәсәбәте бөтенләй башка. Бу - күңелнең иң түрендәге бер горурлык, безнеңчә - авылча итеп әйтсәк, күпмедер дәрәҗәдә үз туган авылың белән мактанудыр.

Әйе, без, кая гына барсак та, безнең авыл менә шундый, менә мондый дип горурланып сөйләргә яратабыз, килеп җитмәгән җире булса, эндәшмибез, анысын үзебез генә калганда сөйләшәбез. Авылда туып-үсеп, республика күләмендә зур уңышларга ия булган егет-кызларын да барлап, санап тора авыл кешесе. Инде ул үзенең туган авылына берәр игелек тә кылсамы? Шөкер, арабызда андыйлар бар.
Күп еллардан бирле республиканың төрле тармакларында җаваплы җирләрдә эшләгән якташыбыз Таһир Һадиев - бүгенге көндә Дәүләт Советы депутаты. Әтисе Галимҗан - Балтач районының Куныр авылыннан, әнисе Рабига - Арбордан, Таһир үзе Чепья авылында туып-үскән. Арбор белән Чепья - янәшә, Куныр - бераз читтәрәк. Таһир Һадиев әлеге өч авыл халкының һәркайсын авылдашлары итеп якын күрә һәм хөрмәтен дә күрсәтә. Әлеге авылларның өлкәннәре ел саен Болгар җыенына барып, кунак булып кайтабыз. Бер сәяхәт кенә түгел бу, чын мәгънәсендә кунак булу. Кая барсак та көтеп торалар, ашаталар, эчертәләр, автобусыбыз да бик уңайлы була. Болгарның бөтен истәлекле, тарихи урыннары белән дә экскурсовод таныштырды. Боларның барысын да якташыбыз Таһир Һадиев кайгырткан. Аңа Аллаһның рәхмәтләре яусын.
Гадәттә, кешеләрне зурлап, әтисе исеме белән йөртәләр, без исә Таһирны Рабига малае дип әйтергә күнеккән. Галимҗан абый бик иртә үлеп китте. Рабига апа гомер буе Чепья авылында кибетче булып эшләп, балаларын үстерде, һәркайсына югары белем, дөрес тәрбиясен бирә алды. Иң элек Рабига апа үзе балаларына гына түгел, бөтен кешегә үрнәк була белде. Безнең күңелдә ул гел бик тә сабыр, үтә дә тырыш булып саклана. Шуңа күрә Таһирны да үз итеп, якын итеп, Рабига малае дип әйтәсе килә. Менә бит нинди игелекле балалар тәрбияләгән! Таһирга әйткән эчкерсез рәхмәтләребез әнисенә дә дога булып барып ирешсен. Кешеләрне туган җир белән әти-әни, әби-баба нигезе бәйли. Якташыбыз Таһир Һадиев фикерләве тагын башкача, ул үзенең тамырларын менә ничек итеп саклый, бу бик матур үрнәк.
Балтач районының Арбор, Чепья, Куныр авылы халкы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading