16+

Шәрә килеш массаж ясаучылар?!.

Танышым инде күптәннән эш эзли. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамласа да, күңеленә ошаган, хезмәт хакы канәгатьләндергән эш таба алмый газаплана. Белгечлеге буенча торагына якын җирдә эш таба алмагач, вакытлыча акча эшләргә булды. Газетадагы белдерүләр буенча шактый йөреп чыкты, күп эш сату, клиентлар табуга корылган. Тик урам буйлап косметика сатып...

Шәрә килеш массаж ясаучылар?!.

Танышым инде күптәннән эш эзли. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамласа да, күңеленә ошаган, хезмәт хакы канәгатьләндергән эш таба алмый газаплана. Белгечлеге буенча торагына якын җирдә эш таба алмагач, вакытлыча акча эшләргә булды. Газетадагы белдерүләр буенча шактый йөреп чыкты, күп эш сату, клиентлар табуга корылган. Тик урам буйлап косметика сатып...

Күзгә карап алдап...
Бер барып карады ул кәстрүл, таба сатарга. Фатирдан фатирга кереп, кешенең башын катырып йөрделәр шунда. Имеш, менә сезнең йорттан ерак түгел генә кибет ачылачак. Анда иң яхшы, нык корычтан эшләнгән табалар сатылачак, майсыз да кыздырырга була, көйдерми дә. Бүген исә товарларны халыкка тәкъдим итәбез, бәхетегез, сез өйдә туры килдегез, юкса бу табалар башкаларга эләккән булыр иде, янәсе. Менә бүген шул табалар ярты бәядән генә сатыла, бүләк итеп кәстрүлләр җыелмасы да бирәбез, тагын өч пычак та бушка. Барысы нибары 5000 сум. Бүген генә... Иртәгә 10 мең булачак.
Газетадагы игълан буенча шундыйрак тагын бер оешмага барып карады. Монысы косметика тарату, кешеләрнең битләрен чистарту белән шөгыльләнә. Монда оешма тәкъдим иткән бер чемодан крем, майларны мактый-мактый, килгән клиентларның битләренә сылыйсың. Аннары көзгедән күрсәтеп, сез биш яшькә яшәрдегез бит дигән булып, кремның тылсымчы икәненә ышандырырга кирәк. Синең бурыч - ничек тә шул косметиканы клиентка алдырырга күндерү, хезмәт хакың шуннан исәпләнә. Әмма 50 мең сумнан артык торган кремнарны берәүнең дә тиз генә аласы килми шул, андый очракта шул клиентыңнан 20ләп дустының телефон номерларын алып каласың да тузга язмаганны шуларга сөйләргә тотынасың. Кыскасы, күзгә карап алдарга өйрәнмәгән танышым бу эшләрдә озак тоткарланмады.
Башта пенсияңне күчер
Чарасызлыктан ул интернет аша «Авито», «Сландо» сайтларында эш эзләргә кереште. Монда кызыклы тәкъдимнәр тулып ашкан, бары ялган, төп башына утыртып калдыра торганнары гына булмасын, дип шүрләтә. Әнә күңелегезгә ошаган эш табып бирергә булышабыз дигән игълан буенча барып, үзе дә шуңа инанды. Башта пенсиянең тупланма өлешен үзләре әйткән банкка күчерттергәннәр. Махсус гаризалар яздырганнар, бу аларның төп шартлары икән. Аннары гына эш тәкъдим итәчәкләр. Күпкә өметләнеп барган танышым тагын буш кул белән кайтты. Эш урынына аңа берничә оешманың телефон номерларын биргәннәр, сорап карагыз, янәсе, аларга кадрлар кирәкмиме икән. Баксаң, бу шундый юл белән клиентларны үзләренә җәлеп итә торган махсус оешма булып чыкты. Алар эш тәкъдим итүгә бернинди катнашы булмаган шәхси пенсия фонды хезмәткәрләре икән.
100 мең хезмәт хаклы эш нинди була?
Игълан буенча танышым барып кайткан тагын бер эш мине бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Релакс-студиягә администратор кирәк, урыны да шәһәр үзәгендә, акчасы да яхшы дигән, миңа насыйбы шулдыр әле, дип киткән иптәш кызым кайткач миңа менә ниләр сөйләде. «Килеп кердем, игълан буенча, дим. Кабул итә торган кыз мине баштанаяк күзәтеп чыкты да эшнең асылы белән таныштыра башлады. Бу кешеләрнең интим урыннарына массаж ясау белән шөгыльләнә торган оешма икән. «Клиент килә дә үзенә ошаган берәр кызны сайлый, курыкмагыз, бездә барысы да аноним, исемнәр белән дәшмибез, һәр хезмәткәрнең кушаматы бар, икегез дә душ керергә тиеш буласыз, аннары ир-атка үзе теләгәнчә массаж ясарга кирәк, бу бары 15 минут дәвам итәчәк, моның өчен ул 3 мең сум акча түли, аның фәлән проценты хезмәткәргә бара, эш сменалы, график буенча, кыскасы, ай ахырында 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы эшләргә була. Төп шарт - клиентлар янында шәрә йөрергә кирәк. Ә менә җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый. Моның өчен 500 мең сум штраф каралган. Әгәр инде клиент бәйләнә икән, махсус чакыру төймәсе бар, шунда басуга, бәйләнчек ир-атны алып китәчәкләр. Өйрәнчекләргә барысына да биредә өйрәтәләр икән. Ничек чыгып киткәнемне сизми дә калдым. Ә бирегә клиентлар еш килә, күбесе олы яшьтә, чәчләре агарган бабайларга кадәр бар, хезмәткәрләргә дә акчаны аз түләмиләр, күрәсең. Бөтенесе чибәр, төз гәүдәле кызлар, чит ил машиналарында гына йөриләр, берсе белән якыннан да таныштым хәтта, гаиләле булып чыкты ул, ике баласы бар, әмма иренә кайда эшләгәнен әйтми икән», - дип сөйләде танышым.
Бюджетныкына ни җитә...
Менә шул, эш эзлим дип нинди генә маҗараларга юлыкмады ул. Эш бирүчеләр тәҗрибә сорый, тәҗрибәне эшләмичә туплап булмый. Кыскасы, ябык чылбыр килеп чыга. Уйлады-уйлады да бюджет оешмасына урнашырга булды танышым. Ни дисәң дә, ышанычлы бит, декрет яллары, отпусклар дисеңме - барысы да түләнә. Пенсиясез дә калмыйсың. Танышым балалар бакчасына юл тотты. Кызганыч, анда да тәрбияче булыр өчен махсус белем кирәк икән хәзер, югары уку йортын тәмамласа да, укытучы һөнәре белән ул нянечка булып кына эшли ала. Бу хезмәтнең файдалы яклары бар барын, балаң бакчага бушлай йөри, төрле түгәрәкләргә дә ярты бәясен генә түлисең, әмма бу ташламалар тиздән бетереләчәк дип сөйлиләр. «Акчасы булмаса да, шәрә килеш массаж ясауга караганда, бу эш күпкә дәрәҗәлерәк», - дигән нәтиҗәгә килде танышым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading