16+

Уңыш сере – ярату

«Балаң өчен тынычлап торыйм, эшемдә рәхәтләнеп эшлим, дисәң, газизеңә яхшы укытучы сайла», - дигән сүзләрнең хаклыгына һәр ата-ананың инанганы бардыр.

Уңыш сере – ярату

«Балаң өчен тынычлап торыйм, эшемдә рәхәтләнеп эшлим, дисәң, газизеңә яхшы укытучы сайла», - дигән сүзләрнең хаклыгына һәр ата-ананың инанганы бардыр.

Бүгенге көндә өр-яңа технологияләр кулланып, яңа методикалар буенча суперзаманча дәресләр уздырып кына чын шәхес тәрбияләү мөмкин түгел. Һәрьяклап камил кеше тәрбияләү өчен, әлбәттә, укытучының баланы аналарча яратуы, аны барлык җитеш һәм кимчелекле яклары белән бергә кабул итеп, якын күрә белүе дә мөһим.
Ә менә Казанның 20 нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Николай кызы Корбанова сыйныфында балалары укыган ата-аналарны, дөресен әйткәндә, бәхетлеләр дияр идем мин. Чөнки укучыларга үз балаларыдай күреп белем-тәрбия бирүче Лидия ханымның укыткан сыйныфы гына түгел, хәтта аларның ата-аналары да бер сыйныфта укыйлар, диярсең: алар арасында да дустанә мөнәсәбәт, бердәмлек. Бу оештыра, тәрбияли белү сәләте исә Питрәч районының Кибәч авылында туып үсеп, башта Казанда педучилище, аннары КДПУның рус теле һәм филологиясе факультетын тәмамлап, гомерен мөгаллимлеккә багышлаган Лидия ханымның табигатеннән булса, ирешкән уңышлары - тырышлыгы нәтиҗәседер. Чөнки укытучы һөнәре - көн дими, төн дими эшләргә яратканнар һөнәре. 35 ел педагогик стажы булган Лидия Николай кызы төрле конкурсларда катнаша, методик ярдәмлекләр чыгара, белемен һәрдаим күтәрү өстендә эшли. Буш вакытларында кулына гармун алып юана. Хәер, тырыш, замана хатын-кызының буш вакыты була димени ул! Кадерле әни, дәү әни булган Лидия ханым өйдә дә, мәктәптә дә барысына да өлгерә, укытучы булып яңа гына эшли башлаганнарга ярдәм итә, киңәшләрен бирә. «Башка эш тәкъдим иткәннәре дә, мәктәптән китеп, башка урында эшләп караганым да булды. Ул чакларда мәктәпне сагынып, күзләремә яшьләр килә иде. Әлеге тәҗрибәмнән шуны аңладым: мәктәптән һәм балалардан башка яши алмыйм икән!» - ди ул. Уйлап карасаң, хезмәтенең тәмен тоеп, аны бәхет күреп, меңләгән бала һәм ата-ана күңеленә якты күпер сала белгән Лидия ханымның уңыш сере гап-гади бер «ярату» икән бит - һөнәрен, мәктәпне, балаларны, кешеләрне ярату...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading