16+

Универсиада кунаклары да аларның ризыклары белән тукланачак

Аш-су осталары әзерләгән ризыкларны күргәннән соң, аларны иҗат кешесе белән чагыштырасы килә. «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең җәмәгать туклануы оешмасы ашханәсендә әнә шундый үз эшләренең осталары эшли.

Универсиада кунаклары да аларның ризыклары белән тукланачак

Аш-су осталары әзерләгән ризыкларны күргәннән соң, аларны иҗат кешесе белән чагыштырасы килә. «Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең җәмәгать туклануы оешмасы ашханәсендә әнә шундый үз эшләренең осталары эшли.

Камырдан нинди генә ризыклар ясамыйлар биредә. Коймакларның гына да 46 төре пешерелә. Алар җитештергән азык-төлек тикмәгә генә шәһәр һәм Россия күләмендәге конкурсларда беренче урыннарны яуламагандыр. Күр­гәзмәләрдә әлеге оешма саткан ризыкларны халык һәрвакыт көтеп ала. Универсиадага килгән кунаклар да алар әзерләгән ризыклар белән тукланачак. Җитәк­челәре Заһид Зәкиулла улы Кәлимуллин - гомеренең 39 елын сәүдә өлкәсенә багышлаган шәхес. Күптән түгел ул Россиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре дигән мактаулы исем­гә лаек булды.
Биредәге эшчеләр дә, җитәк­челәре сыман, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшләргә атлыгып торалар. Хезмәтләренә күрә хөр­мәтен дә күрәләр. 18 ел буе шушы ашханәдә хезмәт куючы Любовь Сабирҗанова җитәкче хакында үз фикерләрен белдерде: «Заһид Зәкиуллович безгә эшкә килүенең беренче көннәреннән үк яхшы фикер калдырды.Ул барыбызга да ярдәм кулын сузарга, әйткән сүзен үтәргә тырыша. Эш безгә икенче өебез сыман тоела».
Эш өчен җан атып йөрүче Заһид Зәкиулла улы: «Мин ял көннәрендә дә тик утыра алмыйм. Минем өчен ял - эшне төрләндерү ул. Кыш көннәрендә урамда кар көрим, җәен кулдан балта төшми»,- ди, куанып. Хезмәт сөючәнлек аңа әтисе Зәкиулла агадан күчкән, күрәсең. Зәй районының Суык Чишмә авылындагы абруйлы кешеләрнең берсе ул. Авылларында беренчеләрдән булып мәчет төзүдә башлап йөргән. Мулла буларак та авыл халкын үз киңәшләреннән ташламый. Тугызынчы дистәне ваклаган Зәкиулла ага балаларына һәрвакыт үрнәк ата. Әйе: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - дип, юкка гына әйтмиләр бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading