Шәһри Казан

Арпа дисәң – арта, бодай дисәң – бетәме?

«Күземә гел арпа чыгып җәфалый. Бетте генә дим, тагын чыгып куя. Нәрсәгә бәйле булырга мөмкин ул? Әллә мин аны дөрес дәваламыйммы икән? Күзгә арпа чыкса, аны ничек бетерергә? Халидә Сараева, Казан».

Реклама

Халык арасында күзгә арпа чыгу белән бәйле элек-электән килгән нинди генә юрау һәм ышанулар юк. Имеш, арпа дисәң - арта, бодай дисәң - бетә. Тагын берсе: күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып, чыкмый, диләр. Бу авыру шундый киң таралган ки, халыкта аны дәвалауның ысуллары да төрледән-төрле: күзгә чыккан арпаны бетерү өчен, күзгә төкерергә кирәк, диләр, чәй белән дә юып карыйлар, төрле җылы компресслар куялар (XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында табиблар шулай киңәш иткән), сарымсак белән дә яндыралар. Әмма чынлыкта болай эшләргә ярамый, авыруның сәбәпчесен алар белән генә җиңеп булмый. Табиблар бүген бу дәвалау ысулларын кире кага һәм аларның, киресенчә, зыян салырга мөмкин булуы турында кисәтә. Гомумән, күзгә арпа чыгуны гадәти күренеш итеп карарга ярамый, ди алар. Аның катлауланып киткән очраклары да бар, микроблар кан тамырларына эләгергә мөмкин, ә бу исә бик куркыныч. Икенчедән, әлеге күренеш организмның нәзберекләнүен хәбәр итә, шуңа да аны дәвалауга җитди килергә кирәк.
Авыру көчсезләрне «ярата»
Арпа ул - керфекләр төбендәге май бизләре яки төк янчыгының эренләп шешүе. Авыру күбрәк организмның чиргә каршы торучанлыгы кимегән кешеләрне «ярата». Бу бигрәк тә яз аенда күзәтелә. Нәкъ шушы вакытта кеше организмында төрле үзгәрешләр барлыкка килә башлый: иммунитет какшый, авитаминоз күзәтелә, төрле хроник авырулар «уяна». Ләкин боларның барысын да рационда җитәрлек витаминнар булмауга гына сылтап калдырырга ярамый. Организмның көчсезләнүе начар экологиягә, җитәрлек күләмдә кояш булмауга, һава температурасының гел уйнап торуына, стресс һәм көндәлек мәшәкатьләргә дә бәйле. Ә арпа моны көтеп кенә тора һәм, җай чыгуга, күпләрнең күз кабакларына «менеп тә утыра». Авыруны күп вакытта алтын (золотистый) стафилококк барлыкка китерә. Ә инфекция йогуга еш кына без үзебез үк гаепле. Гигиена кагыйдәләренә күз йомган очраклар да юк түгел: иске косметика да куллангалыйбыз, күзләрне пычрак куллар белән дә ышкып куябыз һ.б. Арпа шулай ук шикәр авыруы, ашказаны-эчәк тракты белән проблемалары булган кешеләрне дә сирәк борчымый.
Кемнәргәдер арпа бер тапкыр чыгып ала да башка борчымый, ләкин икенче берәүләргә ул гел чыгып, төрле уңайсызлыклар тудыра.
Аның билгеләре:
- күз кабагының кызаруы;
- кыздырган кебек булу;
- кычыту һәм авырту;
- күз кабагы кырыенда авырту ноктасы барлыкка килү (ул өлгергән бөртеккә охшаган була, шуңа да бу авыруны арпа дип атыйлар дигән фикер дә йөри), аның шешүе.

Дөрес дәваласаң, тиз юкка чыга
Күзгә арпа чыкса, нишләргә, дигәндә, табиб-офтальмологлар иң элек, арпаны һич кенә дә үзлектән тишәргә, сытарга ярамый, чөнки инфекция таралырга мөмкин, дип кисәтә. Алдан әйтеп киткәнчә, юеш, җылы компресслар кую да киңәш ителми. Дәвалануны табиб белән киңәшләшеп үткәрүегез хәерле. Күп вакытта арпа бактериаль табигатькә ия була һәм, ялкынсынуны бетерү өчен, табиблар мазь формасындагы антибиотик билгели. Арпа беткәнче, косметика чараларын кулланмыйча торыгыз. Дәвалау дөрес билгеләнгән очракта, аның симптомнары 2-3 көннән соң юкка чыгачак. Арпа чыгу иң элек иммунитет какшауга бәйле булганга, аны ныгыту өстендә эшләргә кирәк. Моңа исә витаминнар, дөрес туклану, актив тормыш алып бару ярдәм итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: