Шәһри Казан

Бер дөя җиде ишәкне алыштыра

Әлеге әйтем Азия халыкларында тиктән генә тумаган. Дөя чынлап та гаҗәеп файдалы хайван. Дөньяда кешегә файда китерү ягыннан аңа тиң җан иясе юктыр, мөгаен.

«Чүл корабы» булудан тыш, аның ите дә, сөте дә, йоны, хәтта тояклары да дәвалау көченә ия. Әлбәттә, дөя һәм аның кешелек тарихында тоткан роле турында бик күп сөйләргә була.
Бүген исә сүзебез Татарстан дөяләре турында. Әйе, әйе, сез дөрес укыйсыз, Татарстан дөяләре. Монда гаҗәпләнәсе юк, чыннан да тиздән безнең республика Россиянең дөя үрчетү үзәгенә әйләнергә мөмкин. Эш шунда ки, узган ел Лаеш районының Травкино авылында дөя көтүе пәйда булды. «Лайдөя» фермер хуҗалыгында (Лай - Лаеш сүзеннән алынган, ә дөя дөя инде, үзегез беләсез) баштарак алар 35 баш иде, ә инде көзен 180 башка җиткергәннәр.
Гадәти булмаган әлеге фермер хуҗалыгы башлыгы Светлана Кириченко һәм аның фикердәшләренең планнары зурдан - бер ел эчендә алар Татарстанны нәселле дөяләр үрчетү үзәгенә әйләндермәкчеләр.
Шунысы кызык - «Лайдөя» фермасын оештыручыларның берсе дә моңарчы терлекчелек белән шөгыльләнмәгән.
Светлана Кириченко үзе Россиядәге эре бер фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе. Аның уң кулы, «Дөя хуҗалыгы» компаниясе башлыгы Илнар Гыйрфанов - юрист. Ләкин алар, бу эшкә алынганчы , барысын да җиде кат үлчәгәннәр. Дөя асрау, аны үрчетү серләрен Казахстанга, хәтта Мисыр белән Гарәп Әмирлекләренә барып өйрәнгәннәр.
- Безнең максат табыш алу түгел, - диләр алар. Хәер, бу заманда анысы да кирәк, әлбәттә. - Иң беренче чиратта без Татарстанда дөячелекне торгызырга телибез. Чөнки кайчандыр Казан ханлыгы, Болгар чорында дөяләр безнең төбәк өчен табигый саналган. Хәзер исә аларны зоопаркта, циркта гына күреп була.
Дөяләрне Әстерханнан һәм Калмык республикасыннан алып кайтканнар. - Башта һава юлы белән кайтартмакчы идек, ләкин бу эшкә алынырга теләүче авиакомпания табылмады. Нәтиҗәдә, аларны зур йөк машиналарына төяп ташыдык, - ди Илнур Гыйрфанов. - Юлга өч тәүлеккә якын вакыт китте. Кайтканда кая да булса туктауга, безнең янга халык җыела, алар дөяләрне сыйларга, ашатырга телиләр. Халыкның шундый кызыксынуы безне фермада агротуристлык оештырырга этәрде. Хәзер бу юнәлештә актив эш алып барабыз.
Энтузиастлар, максатларын тормышка ашыру өчен, Лаеш районыннан Травкино авылы янында 10 гектар җир сатып алганнар. Кама Тамагы районында да 100 гектар җирләре бар. Исәпләре - анда да дөя фермасын ачып җибәрү.
Травкинода ферма инде тулы куәтенә эшли. Штатта 16 кеше. Зоотехник - Казахстаннан, инде дөяләр белән 10 ел эш иткән белгеч.
«Лайдөя» фермасын бүген инде чит илләрдә дә беләләр.
- Кызыксыну шундый көчле, - ди Светлана Кириченко, - безгә хәзер, дөя сорап, Россиядән генә түгел, Финляндия, Франция һәм Германиядән дә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин без әлегә аларны бик сатарга уйламыйбыз. Башта үзебездә үрчетергә кирәк. Сөтен, йонын - рәхим итсеннәр, теләгән кадәр җибәрәбез.
Дөрес, дөя сөте арзан түгел, литры 1700 сумга җитә. Ләкин ул бик файдалы һәм халык аны бик теләп ала икән. Ә менә ит өчен дөяне бары тик тере килеш кенә бирәләр.
- Аны - гүзәл җан иясен суярга кул күтәрелми, - ди Светлана.
«Лайдөя» фермасындагы дөяләр ике өркәчле, бактриан дигән чиста токымлы. Аларның һәрберсенең паспорты бар. Анда дөянең өч буынга кадәр нәсел шәҗәрәсе күрсәтелгән.
Дөя - шактый кыйммәт хайван, аеруча әлеге токымнан булганы. Иң арзан дигәне - 150 мең сум, арада 400 мең сумга җиткәннәре дә бар. Шуны да әйтергә кирәк: ферманы оештыручылар дәүләттән ярдәм сорамый, барысы өчен дә үзләренең шәхси акчаларын тотканнар. Хәтта кредитка да кермәгәннәр.
Фермада эш дүрт юнәлештә алып барыла. Сөт, ит, йон җитештерү һәм агротуристлык. Дөяне ничек саварга Казахстанга барып өйрәнеп кайтканнар.
Максатлары тукталып калу түгел. Киресенчә, алга таба дөяләрнең баш санын 500гә җиткерү. Ләкин бу күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки дөяләргә сорау бик зур.
- Татарстан шартларында дөя асрау кыен түгел, - ди Илнар Гыйрфанов. - Алар ашауга бик талымсыз. Аеруча бездәге кычыткан, әрем, әрекмән күңелләренә хуш килгән. Агач яфракларын да яраталар. Ә суны атнага бер эчәләр. Безнең салкыннар да аларны куркытмый. Дөя 40 градуслы эссегә, 50 градуслы салкынга түзә. Дөрес, кышын - җилдән, җәен - яңгырдан ышыклану өчен, араннар төзелгән. Шуңа күрә алар хәзер бездә үзләрен «курортта» кебек хис итәләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: