Шәһри Казан

БЕРЕБЕЗ ДӘ ЮГАЛЫП КАЛМАДЫ

Укытучым Михаил Николаевич Гладков турында истәлекләр язарга утыргач, аптырап калдым: нәрсә язарга?!. Бик күп еллар үткән бит инде, хәтта искә төшерү дә шактый авыр. Хәзер инде мин укыган елларымны төштә күргән кебек кенә булам. Кызык бит, мондый вакыйганы гомеремдә дә онытмам, дип уйлыйсың, әмма еллар барыбер үзенекен итә икән, барысы...

Реклама

Әгәр дә моннан 20 еллар элек Михаил Николаевич турында язган булсам, билгеле, кызыклырак та, тирәнрәк тә, акыллырак та булыр иде. Шунысын әйтә алам: иптәшләрем миңа караганда үткенрәк, укымышлырак булганнар, күрәсең. Үз гомерендә чын театр, тере артист күрмәгән, радио тыңламаган, 20 өйлек авылда туып үскән 16 яшьлек яшүсмер белән чагыштырганда, алар инде азмы-күпме тормыш тәҗрибәсен үткән егетләр-кызлар иде. Шуңа да карамастан, мин дә үз сүземне беркемнән дә курыкмыйча, оялмыйча турыдан-туры әйтә торган идем. Ләкин сәхнәгә чыкканда нишләптер гел ояла башладым. Укытучы биргән эшләрне дөрес эшләмим, дөрес уйнамыйм дип, һәрвакыт җәфалана идем. Нигә үзең турында болай озын итеп яздың дип сорасагыз, укытучымның нинди бала белән эш иткәнен аңлатасым гына килде.
Әлбәттә, театр училищесында укыганда безнең өчен иң кадерле, иң кирәкле укытучы - актерлык осталыгына өйрәтүче Оста, чөнки ул бездән профессиональ артистлар әзерләп чыгарырга тиеш. Без шуның өчен Мәскәүдә 5 ел укып яттык. Хәер, әгәр сиңа табигать тарафыннан аз гына булса да сәләт бирелмәсә, укытучың нинди генә талантлы педагог булмасын, барыбер синнән чын актер ясый алмый. Мин үзем моның шаһиты булдым. Әмма, бернигә карамастан, баланың сәләтен ачарга тырышырга кирәк. Юк инде, моннан бернинди артист та чыкмый, дип кул селтәргә ярамый, һич югында сәнгатьне тирәнтен аңлаучы, чын күңелдән яратучы кеше тәрбиялә.
Укытучым Михаил Николаевич Гладков та шундый кешеләрнең берсе иде. Хәзер дә күз алдымда тора: өлкән яшьтәге (минем өчен, әлбәттә), уртача буйлы, ачык йөзле, бик тәртипле, күп сөйләшми, бары тик эш белән генә шөгыльләнә, бер тотынса, төнгә хәтле репетиция үткәрә иде. Сәнгать, артистлар, режиссерлар турында сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Бәлкем аңлап та бетермәгәнмендер, әйткәнемчә, мин әле русча да яхшы белми идем, бала гына идем шул. Исемә төште: килеп укый башлагач, бервакыт мине хореография укытучысы дәрестән куып чыгарды.
- Шакиров, почему у тебя трусы не глаженые! Я же сказала, у всех майки, трусы должны быть чистые, наглаженные. Когда все будет в порядке, придешь! - диде ул.
Мин шул хәтле гарьләндем ки, оятымнан үз-үземне кая куярга белмим, бөтен кеше алдында сине дәрестән куып чыгарсыннар әле. Оятыңнан үләрсең, валлаһи! Түзмәдем, Михаил Николаевич янына килдем дә елый-елый:
- Мин училищедан китәм, мондый мәсхәрәгә түзеп тора алмыйм, мине училищедан җибәрегез, монда башка укымаячакмын, - дидем.
- Нәрсә өчен китәсең?
- Мине хореография укытучысы дәрестән куып чыгарды, - дип, ул әйткәннәрне сөйләп бирдем.
Михаил Николаевич тыныч кына:
- Бер трусик өчен генә укуны ташламыйлар, менә сиңа акча, яңа трусик ал, - ди.
- Аңа каршы: «Китәм дигәч китәм, миңа акчагыз кирәкми», - дидем. Остазым «Азгарчик, дорогой, успокойся, об этом завтра поговорим. Сейчас у меня работа в Малом театре», - дип китеп барды.
Икенче көнне ачуым басылган иде инде. Егетләр дә нык ачуландылар. Бу минем өчен укытучым тарафыннан зур сабак булды. Ул минем әле бала гына булуымны аңлаган, күрәсең.
Андый хәлләр минем белән еш булганга күрә, артыгын сөйләп тормыйм. Шулай да мин башка фәннәрдән яхшы укый, ә менә актерлык дәресен, репетицияне бик зарыгып, ашкынып көтеп ала идем дисәм, бу ялган булыр иде. Мин иптәшләремнең күз карашыннан ояла идем, чөнки алар, син сәхнәдә дөрес уйнамыйсың, дөрес яшәмисең, дип, хаталарымны күреп-тоеп торалар төсле тоела иде миңа. Шуңа күрә, репетициягә бик нык әзерләнеп килсәм дә, сине беркем дә килеп мактамый, күңелеңне күтәрми. Һәрберсе үзен генә мактаганны көтә. Күрәсең, мин ул вакытта ук мактаганны тилмереп көткәнмен. Укытучым миңа, сәхнәдә нәрсә эшләсәң дә, чын күңелдән ышанып эшлә, дип өйрәткәч, сәхнәдәге һәрбер фальшымны сизә, шул миңа бөтен яктан ачылып китәргә комачаулый иде.
Икенче курстан соң күзем бераз гына ачыла башлады. Укытучыбыз Михаил Николаевич безгә һәркөнне, Мәскәүнең иң көчле театрларын, иң яхшы спектакльләрне карагыз, ул сезгә үзе бер мәктәп булачак дип, гел кисәтеп торды. Хәзер инде мин Константин Сергеевич китапларын укып, ничек уйнарга кирәк икәнен өйрәнә башладым. Аларны бөтен күңелем белән кабул иттем, янәсе, мин, Станиславский ничек язган - шулай уйнаячакмын. Дәрескә килгәч, Михаил Николаевич белән сүзгә керә башладым. «Сез безне Станиславский язганча дөрес уйнарга өйрәтегез, аның системасын аңлатыгыз», - дип, теңкәсенә тия идем. Шунда укытучым беркөнне: «Константин Сергеевич үзенең системасын Малый театр артистларының ничек уйнаганнарын карап, өйрәнеп, шуннан чыгып язган!» - диде. Аның миңа Станиславский системасын бик тирәнтен итеп аңлатканы әле дә хәтеремдә. Булачак артистларны сәхнәдә ничек дөрес яшәргә өйрәтергә һәрбер останың үз юлы, үзе тапкан алымы бар икәнен мин әле ул вакытта каян белим. Ләкин театр белән җенләнгән һәр студент үзен «гений» дип саный, бигрәк тә минем кебек авылдан шәһәргә килгәннәре. (Бәлки монда бераз дөреслек тә бардыр.) Без артистларның уеннарына шул кадәр таләпчән, кискен бәя бирә идек ки, беркемгә дә «пощада» юк иде. Мин бу образны болай күрәм, ул аны бөтенләй икенче төрле алым белән уйнарга тиеш иде, дип, гел бәхәсләшеп килдек. Без һәрбер караган спектакльдән соң фикер алыша идек.
Дүртенче курсны тәмамлагач кына Михаил Николаевичның нинди режиссер, нинди педагог икәнен аңлый башладым, ләкин соң иде инде. Ул миңа бервакытта да, син киләчәктә шундый рольләр уйнарсың, киләчәктә сине менә нәрсә көтә, дип аңлатканы булмады. Чөнки ул театрның нинди хезмәт, театрда артистның язмышы бик күп әйберләргә бәйләнгән икәнен үз җилкәсендә татыган кеше булган. Хәер, мин аның яраткан укучысы да булмаганмындыр. Ул Дамир Хәйруллинны, Гөлсем Исәнгулованы, Равил Шәрәфиевне һәм Николай Дунаевны ярата иде. Чыннан да, яраткан укучылары Академия театрында үз урыннарын тиз таптылар. Диплом спектакльләре белән Казанга кайткач, Михаил Николаевичның эшенә гаять зур бәя бирделәр. Менә ичмасам сезне чын оста педагог укытканы әллә каян күренеп тора, дип, безне дә мактыйлар иде.
Әлбәттә, Михаил Николаевич Гладков турында язарга алынуым минем аңарда укуым өчен генә түгел. Ул бездән чын кешеләр тәрбияләргә тырышты. Безнең күңелебезгә һәрвакыт бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә, иптәшләребезнең уңышларына сөенергә, кирәк чакта бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеген сеңдерде. Аның киңәшләре тормышыбызның, яшәешебезнең кагыйдәсенә әйләнде. Әгәр дә без бүген Малый театр каршындагы татар студиясен күз алдына китерсәк, нинди талантлы чын татар балаларын тәрбияләп чыгарган Михаил Николаевич. 23 укучыдан өч чын талантлы артист чыкса, ул студиянең иң зур бәхете булачак, дип аңлата иде остазыбыз. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын Фирдәүс Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиевтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар 50 елдан артык академия театры сәхнәсен үз кулларында тоттылар. Гаҗәп бит, Академия театрыннан киткән артистларыбыз да югалып калмадылар, үз юлларын таптылар, халкыбызның талантлы балалары булып татар сәнгатенә, әдәбиятына чын күңелдән бирелеп хезмәт иттеләр. Бүген халкыбызның кадерле язучысы, драматург, татар милләте өчен һәрчак җанын бирергә әзер торган Туфан Миңнуллин белән ничек горурланмыйсың. (Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын). Драматург, әдип Рабит Батулла халкыбызның бөек шәхесләрен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару өчен бөтен күңелен, гомерен бирде. Талантлы режиссер, сценарист Әхтәм Зарипов, халкыбызның яраткан, телевидениенең кабатланмас дикторы Иркә Сакаева, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең урынбасары булган, оста тәрҗемәче Миргалим Харисов, телевидениенең баш режиссеры, кешелекле, гадел Клара Газизова, татар театрында үзенең якты эзен калдырган танылган сәхнә теле укытучысы Флера Хәмитова, бик күп еллар профсоюзда эшләгән, әдәбиятыбызга шигырьләре, журналистика тарихына мәкаләләре белән кереп калган Хәмзә Арсланов. Шушы исемнәр үк әйтеп тора укытучыбызның кем икәнен. Нинди зур бәхет ул шундый укытучыга эләгеп, тормышта үз юлыңны табу! Ә бит аларның тормышы фаҗига белән дә бетәргә мөмкин иде. Ничек инде шундый укытучыга рәхмәт әйтмисең!
Михаил Николаевичны соңгы көненә кадәр кадерләп, хөрмәт итеп яшәдек. Ул моны үзе дә сизеп-белеп тора иде. Зур бәйрәмнәрен күтәреп алдык, Мәскәүгә барып, укытучыбызны шул хәтле зурлый идек ки, менә, татар студиясеннән бөтенегез дә үрнәк алыгыз, дип сөйлиләр иде. Ул бу дөньядан безнең белән горурланып китте. Соңгы юлга да без аны кешеләрчә озаттык. Чын кеше, кабатланмас укытучыбыз алдындагы бурычыбызны үтәдек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: