Шәһри Казан

Боз кичүләре ябылды

Һава җылына башлау сәбәпле, елга өслекләрендәге боз катламы көпшәкләнде, яр буйларына су чыкты. Шунлыктан, Идел аша Яшел Үзән-Түбән Карамалы (Нижние Вязовые) һәм Аракчино-Югары Ослан боз кичүләре ябылды. Мамадыштагы Соколка-Новозакамский һәм Алабугадагы Покровское-Красный Ключ кичүләрендә дә Кама аша боз өстеннән хәрәкәт туктатылды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керүнең үлем...

Реклама

Һава җылына башлау сәбәпле, елга өслекләрендәге боз катламы көпшәкләнде, яр буйларына су чыкты. Шунлыктан, Идел аша Яшел Үзән-Түбән Карамалы (Нижние Вязовые) һәм Аракчино-Югары Ослан боз кичүләре ябылды. Мамадыштагы Соколка-Новозакамский һәм Алабугадагы Покровское-Красный Ключ кичүләрендә дә Кама аша боз өстеннән хәрәкәт туктатылды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керүнең үлем куркынычы белән янавын кисәтә. Боз кичүләреннән чыгу катгый тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: