Шәһри Казан

Инстаграмнар чүплек оясын хәтерләтә хәзер

Социаль челтәрләрдәге үземнең аккаунтларымны, шәхси сәхифәләремне яратмый башладым әле. Чүплекне хәтерләтә башлады. Ләкин ансыз булмый да. Ияләштек.

Бер көнне эшкә килеп җиттем дә, кесәмнән телефонымны алырга дип тыгылсам, юк ул. Паника купты. Өйдә калганмы? Югалттыммы? Ни гаҗәп, машинада килгәндә кулыма алмаганмын да, хәерле иртә теләп сторис та төшермәгәнмен икән. Өйгә кайтып алмыйча, тынычланып булмады. Бер уйласаң, кич кайтам бит, шунда да “күрешеп” булыр иде. Юк шул, мөмкин түгел. Шалтыратып эзләгәннәрдер, мөгаен, дип уйлыйм. Инстаграмда берәресе лайк куйгандыр яки коммент язгандыр, ватсапта җомга белән котлап кәртинкә җибәргәннәрдер – ничек күрми калып була инде?! Беркем эзләмәгән, беркем лайк куймаган, ләкин кулыма телефон алу белән күңелгә тынычланык керде, рәхәтлек хисе барлыкка килде.

Реклама

Әйе, бәйләнгән без телефонга. Телефонга урнаштырылган инстаграмына, ватсабына, башкасына дисәк, дөресрәк булыр. Ләкин шуннан башка эше дә бармый бит – анысын да танырга кирәк. Әллә, минәйтәм, эш белән бәйле аккаунт, сәхифәләрне генә калдырыргамы? Алайга калса, үзең турында белмәячәкләр, югалтачаклар. Кызык бит: көне буена берәр сторис яздырмасаң, “син исәнме?”, “берәр нәрсә булмадымы?”, “авырмыйсыңдыр бит?” дип хәл белешә башлыйлар. Шундыйрак заманда яшибез.

Иң әкәмәте шунда ки, шул челтәрләргә хәзер пенсионер әби-бабайлар да массакүләм теркәлә. Авылдагысы да, шәһәрдәгесе дә. Үзе бернинди фото, видео, сторис та куймый, әмма башкаларны карап, күзәтеп тора. Ду китереп, тегесен, монысын сүгеп, комментлар яза. Кем икәнен белеп булмый: авкасында – чәчәк, 0 фото (видео), 10000 кешегә язылган, үзенең ике-өч дусты бар. Әйткәнемчә, чүплек оясын хәтерләтә хәзер инстаграмнар.
Ә бит яңалары да туып кына тора. Телеграм, тик-ток, хәзер инде әнә клубхаус дигәне... Ничек түзәргә?
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 февраль 2021 - 14:42
    Без имени
    Нишләп гел инстаграмда әбиләр утыра дип мыскыл итәләр соң? Нәкъ пенсионерлар эше бит инде ул. Эш кешесе анда утырырга тиеш түгел, эшен эшләсен, өйгә кайткач та эшләре күп, инстаграмда утыргач кем эшләр, балаларын кем карар? Вәт шул, без кеше түгелмени?