Шәһри Казан

Казанның 71нче мәктәбендә Мөхлисә Бубый исемендәге республика укуларында заманның милли лидерларын барладылар

Заманында Ризаэтдин Фәхретдин: "Без милләт аналары - милли хисле, үзаңлы кешеләр тәрбияләргә тиеш", - дип әйтә. Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова кебек милли хатын-кыз лидерлар турында Совет чорында бер кәлимә әйтелмәсә дә, хәзер аларны кире халыкка таныта башладылар. Казанның 71нче мәктәбендә укытучылар арасында быел өченче...

Заманында Ризаэтдин Фәхретдин: "Без милләт аналары - милли хисле, үзаңлы кешеләр тәрбияләргә тиеш", - дип әйтә. Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова кебек милли хатын-кыз лидерлар турында Совет чорында бер кәлимә әйтелмәсә дә, хәзер аларны кире халыкка таныта башладылар. Казанның 71нче мәктәбендә укытучылар арасында быел өченче тапкыр узган Мөхлисә Бубый исемендәге республика укуларында, тарихка гына ябышып ятмыйча, заманның милли лидерларын да барладылар.

Тарих фәннәре кандидаты, галимә Альта Мәхмүтова Мөхлисә Бубый һәм данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлеге турында биш бармагыдай белә. Аның әйтүенчә, милләт аналарының эшчәнлекләре бер төсле булса да, Мөхлисә Бубый барыбер аерылып торган.

Әгәр Габделгалләм абый белән Бәдрелбанат апа гаиләсендә туып, абыйсы Гобәйдулла һәм энесе Габдулла белән үсмәсә, Мөхлисәнең белеме ул кадәр тирән дә булмас иде. 20 гасыр башында ук аны мулла-абыстай дип йөртәләр. Холкы буенча, башкаручы була. 1917 елда ул Уфада ирләр өчен татар гимназиясендә дин белемен өйрәтә. Димәк, ирләрне укытырлык башка кеше табылмаган. Эшкә бирелгәнлеге аны үлемгә китерә дә инде, - диде галимә.

Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә үзенең истәлекләрендә язуынча, 1918 елда Габдулла Кариев аны үзенең труппасында уйнарга чакыра. Заһидә ханым тәкъдимне кире кага, әмма Кариев, "милләт өчен кирәк" дигәч, ризалаша. Гомумән, "милләт өчен кирәк" дигән сүз милли җанлы кешеләрне теләсә нинди эшкә рухландыра торган була.
Альта Мәхмүтова сөйләвенчә, 1917 елның февраль азагында революция була, 3 мартта патшаны бәреп төшерәләр, ә 5 мартта Мәскәү мөслимәләре вакытлы хөкүмәткә, безнең хокуклар танылырга тиеш, дип хат яза. Инде апрельдә съезд үткәрелә. Тимер юллар җимерек, очкычлар, телефон булмаса да, Якутскидан алып Тифлиска кадәр йөзләп делегат җыела. Чыгыш ясаучыларның барысы да - югары белемлеләр яки курсисткалар.

Реклама

- Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Бубый язган әсәрләр хатын-кызларны алга барырга этәргән. Хатын-кызның гаиләдәге роле шактый зур булган. Юкка гына ир - баш, хатын - муен дигән мәкаль тумаган. Татар гаиләләренең бик сирәгендә хатын баш булырга тырыша. Әгәр ир-ат җаваплылыкны үз өстенә ала икән, бер хатын да, синнән өстен булыйм әле, дип талпынмый. Ир-ат җаваплылыктан курыкса, хатын-кызга башка юл калмый. Әмма муен кая борыла, баш та шунда. Дөрес бору өчен хатын-кызга күп белем кирәк, - диде галимә.

Конференциягә Чирмешәннән килгән Алсинә Хәлиуллина, Совет чоры баласы буларак, милләт аналары турында белмәгән, чөнки әдәбият дәресендә сөйләмәгәннәр.
- Татарда гомер-гомергә хатын-кызга кимсетебрәк караганнар. Моны дин белән аңлатканнар. Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен укыганнан соң, бер диннең дә, бер язучы, галимнең дә хатын-кызны түбәнсетмәгәнен ачыкладым. Хатын-кыз физик яктан ир-аттан көчсезрәк, ләкин белем ягыннан һич тә ким булырга тиеш түгел, - ди Алсинә Хәлиуллина.

Галимә Альта Хаҗиева милләт аналары бүген дә бар, дип, беренче булып Казандагы 2нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина белән җырчы Гөлзадә Сафиуллинаны атады.

Быел конференциягә йөздән күбрәк кеше җыелды. Гадәт буенча, чара ахырында берәр мәшһүр шәхес белән очрашу үткәрелә. Быел укытучылар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән очрашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: