Шәһри Казан

Киров районында газ бирү вакытлыча туктатыла

Башкаланың Болотников урамы буйлап Вахитов урамына кадәр урнашкан уртача басымлы 500 мм диаметрлы газ үткәргечне читкә чыгару һәм системага күчереп тоташтыру эшләренә бәйле рәвештә, 14 мартта Киров районындагы шактый йортка газ җибәрелмәячәк. Нәтиҗәдә күпфатирлы 93 торак йорт һәм 442 шәхси йорт газсыз калачак һәм газ янә торбаларга 15 мартта гына...

Реклама

Башкаланың Болотников урамы буйлап Вахитов урамына кадәр урнашкан уртача басымлы 500 мм диаметрлы газ үткәргечне читкә чыгару һәм системага күчереп тоташтыру эшләренә бәйле рәвештә, 14 мартта Киров районындагы шактый йортка газ җибәрелмәячәк. Нәтиҗәдә күпфатирлы 93 торак йорт һәм 442 шәхси йорт газсыз калачак һәм газ янә торбаларга 15 мартта гына җибәреләчәк.
Яңадан газ бирелә башлаганчы, газ чыкмыймы икән дип тикшереләчәк. Моның өчен газ хезмәте белгечләре һәрбер йортка һәм фатирга кереп тикшерергә тиеш була. Шуңа күрә торак объектларга аларны кертү сорала. Әгәр газ чыкмый икән, димәк, ул йорт газ тәэмин ителеше челтәренә тоташтырыла, газ чыгып торса - хилафлык төзәтелгәнче, газ бирелми. Газ исе килсә, 542-48-52, 541-56-22 яки 04 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк була.
«Казаньгоргаз» эксплуатацияләү-җитештерү предприятиесе, Киров районында яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, иминлек бәрабәренә, газ плитәләрен һәм газ керү вентильләрен вакытлыча борып-ябып торуны үтенә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: