16+

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 1 июльдән арта

Россия Хөкүмәте тәкъдим иткәнчә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны күтәрүнең югаргы чиге 10,8 процент чикләрендә каралган.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 1 июльдән арта

Россия Хөкүмәте тәкъдим иткәнчә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны күтәрүнең югаргы чиге 10,8 процент чикләрендә каралган.

Әлеге чиктән тайпылыш 4,9 проценттан артмаска тиеш. 

– Тарифларның 10,8 проценттан да югарырак күтәрелүе очраклары республика халкының 2-3 процентына кагылачак. Бу аерым муниципаль берәмлекләрдә чыганаклар белән тәэмин итүдәге чыгымнарның зур булуына бәйле, – диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. 

2024 елның 1 июленнән керәчәк бәяләр:

Электр 
Шәһәрдә – 1 кВт/сәгать өчен 5 сум 9 тиен,
Авылда – 1 кВт/сәгать 3 сум 57 тиен.

Газ
Газның 1 кубметры – 7 сум 47 тиен.
Җылылык белән тәэмин итү өчен 2 мең 388 сум 45 тиен (Гкал).

Эчә торган су белән тәэмин итү өчен 1 кубометрына 34 сум 94 тиен.
Су бүлеп биргән (җибәргән) өчен 1 кубометрына 33 сум 81 тиен.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күп фатрилы йортларда яшәүчеләрдән кеше саныннан бер айга 108 сум 8 тиен түләү алыначак. Шәхси йортларда яшәүчеләрдән шулай ук кеше саныннан түләү бер айга 117 сум 24 тиен булачак.

Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов таныштырганча, комитетка ел башыннан 463 хәбәр кергән. Тарифлар мәсьәләсендә 8 (843) 236-36-36 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә ветераннарга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган. Әгәр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаилә кеременең 21 процентыннан артып китсә, субсидия буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгатьитәргә кирәк.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading