16+

Котлыйбыз! Тагын бер көрәшченең туе узды

Җомга көнне көрәш җәмәгатьчелегендә тагын бер матур пар гаилә булып яши башлады.

Котлыйбыз! Тагын бер көрәшченең туе узды

Җомга көнне көрәш җәмәгатьчелегендә тагын бер матур пар гаилә булып яши башлады.

Көрәшче һәм хөкемдар Ленар Зиннәтуллин белән сөйгән яры Йолдызның туе узган. Туйны Арчаның “Царьская усадьба”сында үткәргәннәр.

Ленар белән Йолдыз июль аенда никахлашкан иделәр. Йолдыз – Мүлмә кызы (Биектау районы), Билгеле булганча, Ленар шунда авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куя. Бергәләшеп концертларда катнашалар, мәдәни чараларны оештыруда башлап йөриләр. 2023 елның сентябрендә Ленар төш күрә, имештер, кызның кулын сорарга барган. Уянуга Йолдызга ватсаптан хәбәр җибәргән: “Хәерле иртә, төш күрдем, чемоданнарыңны җыя тор”. Шул вакытта Ленар Йолдызга карата ниндидер хисләре барлыгын аңлап ала.

2023 елда Яңа ел концертында алар киләсе елга бергә җырлыйбыз дип сүз куешалар. Ярый, вакыт уза, концертка әзерлек, репетицияләр башлана, аралашулар тагын да ешая. Ленар Йолдызга мәхәббәт хисләре артканнан арта бара. Йолдыз гына башта вакыйгаларны уен-көлкегә бора. Ленар гына бирешә торган егетләрдән түгел, күңеленә кереп урнашкан кызга җаны-тәне белән гашыйк була һәм кызы үзенеке итү өчен бөтен көчен куя. Йолдыз да егетнең уңган-булганлыгын күрә, аның өчен бар нәрсәгә әзер икәнлеген тоемлый һәм үзе дә сизмәстән гашыйк булуын аңлый. 12 мартта инде Ленар кызга тәкъдим ясый. Менә шундый матур мәхәббәт тарихы сезгә.

Яшьләрне гаилә булып яши башлаулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Гомергә бергә, күркәм, үрнәк гаилә булып яшәүләрен телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading