16+

Прививка ясатканда аңлату эшләре җитми, ди белгечләр

Ни өчендер әти-әни чупа-чупсның зыянын күрми, ә авырулардан саклый торган вакцинадан шикләнә.

Прививка ясатканда аңлату эшләре җитми, ди белгечләр

Ни өчендер әти-әни чупа-чупсның зыянын күрми, ә авырулардан саклый торган вакцинадан шикләнә.

Россиянең Тикшерү комитеты Лениногорскида яшәүче бала белән бәйле вәзгыятьне контрольгә алды. Сабыйның әнисе сүзләренчә, бала прививкадан соң ишетү сәләтен югалткан. Тикшерү башланган. Инде әлеге хәл турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да үз фикерен белдерде. 
 
“Прививкадан соң ишетми башлаган”
Яшь ярымлык кызның ишетү өчен аппараты бар. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатканнан соң бала ишетүдән туктаган. Сабыйның әнисе шундый фикердә. Кызчык дөньяга килгәннән сон соң берничә катлаулы операция кичергән, шуңа күрә прививка вакытыннан алда ясала һәм бу чукраклыкка китергән, ди әни кеше.

– Без үзгәрешне өченче көнне генә сизә башладык. Шуннан соң неврологларга йөрергә тотындык, балага саңгыраулык диагнозы куелды. Хәзер без операция ясаттык һәм ишетү аппараты куйдырдык, - ди кызның әнисе.

Әлеге гаилә Россиянең Тикшерү комитетына гариза язган. Медицина процедурасын үткәргәндә ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган.
Лениногорски балалар поликлиникасында хәзер хезмәт тикшерүе бара, эшне тикшерүчеләр дә өйрәнә, ул аерым контрольдә. Аның нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәчәкләр. Лениногорскидагы вәзгыятьне өйрәнү максатыннан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында ашыгыч рәвештә матбугат конференциясе җыйганнар. Белгечләр «Пентаксим» балалар вакцинасы җитди нәтиҗәләр тудырмый, дип ачыклык кертә.

– Вакциналар куллану буенча инструкциядә "ишетү сәләте кимү" турында берни дә әйтелми яки ишетүгә ниндидер йогынты ясала дигән сүзләр дә юк. Мисал өчен, чит илдә 2016 елның июлендә "Иммунизациядән соң кинәт нейросенсор яктан начар ишетә башлау" дигән мәкалә дөнья күрде. Анда вакцина кадатуның 20 миллион очрагы анализланган һәм вакцинациядән соң колакның начар ишетә башлауның бер генә очрагы да теркәлмәгән", - диде безгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов.

Балаларга вакцина кадау прививкалар календаре буенча бара, республикада препаратларга кытлык юк, дип ассызыкладылар ведомствода. 

«Профилактикалауның нәтиҗәле ысулы»
– Микробларны бернишләтеп тә булмый, алар бөтен җирдә, баш калкытыр өчен сәгатен генә көтеп торалар. Шуңа да кешегә һәрчак сакланырга кирәк. Ә төп саклану чарасы – прививка, – ди әңгәмәдәшебез Дмитрий Лопушов. – Вакцинация - йогышлы авыруларны профилактикалауның нәтиҗәле ысулы. Россиядә вакцина профилактикасы профилактик прививкаларның Милли календаре кысаларында үткәрелә, ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 елның 21 мартындагы 125н номерлы боерыгы белән расланган. Милли календарьга кертелгән барлык прививкалар да бушлай.

Алар турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле. 
– 2014 елдан Россиядә 12 инфекциядән: В гепатитыннан, дифтериядән, коклюштан, кызылчадан, кызамыктан, полиомиелиттан, столбняктан, туберкулездан, эпидемик паротиттан, гемофиль инфекциядән, пневмококк инфекциясеннән, грипптан прививка ясыйлар. Вакцинациянең асылы кеше организмына вакциналар кертүдән гыйбарәт. Организмга кергәч, ул чын авыру белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән вакциналар иммун системасының шундый ук үзгәрүенә китерә. Ләкин кеше авырып китми.
Ревакцинация - организмга вакциналарны элеккеге вакцинацияләр тарафыннан эшләнгән иммунитет активлыгын саклау өчен кабат кертү. Иммунитет булдыру өчен вакцинация срокларын үтәргә кирәк.

– Прививка ясаганчы нинди процедуралар үтәргә кирәк? 
–  Вакцина ясар алдыннан табиб баланы тикшерергә, аның тән температурасын үлчәргә тиеш. Күрсәтмәләр булганда: канның гомуми анализын тапшырырга; табиб-белгечләр (невролог, аллерголог һ.б.) тарафыннан тикшерү үтәргә. Кайбер очракларда прививкага рөхсәт иммунология комиссиясе тарафыннан бирелә. Җитди авырулардан соң, вакцинацияне 2 атнадан да иртәрәк үткәрү рөхсәт ителми. Әгәр дә бала үзен начар хис итә икән бу турыда табибка әйтү мәҗбүри. Шулай ук озак сәяхәт итеп кайтканнан соң ук прививка ясарга киңәш ителми. Вакцинация алдыннан температура күтәрелмәгәнме, йөткерү, төчкерү симптомнары күзәтелмәгәнме, баланың хроник авырулары бармы, бала алдагы прививкаларны ничек кичергән (температурасы күтәрелгәнме, сәламәтлеге начарланганмы һ. б.), аллергия булган очракта, бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

– Прививка ясатканнан соң нинди киңәш бирер идегез.
– Баланың диетасына яңа ризыклар кертмәгез. Имезгән очракта - үзегенең нәрсә ашаганыгызны контрольдә тотыгыз (яңа ризыклар ашамагыз). Прививка ясатканнан соң, прививка кабинеты янында 30 минут утырып торыгыз. Берәр нинди реакция килеп чыга күрмәсен. Прививкадан соң гадәттә, өзлегүләр сирәк була, температура күтәрелү, укол урыны авырту, баланың көйсезләнеп торуы – прививкадан соң була торган гадәти хәл. Балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчертергә кирәк. Төрле процедуралар, мунча керү, физик күнегүләр ясау, экскурсиягә чыгуны да берәр атнага кичектереп торырга киңәш ителә. Әти-әнинең прививка ясатуга карата икеләнү, курку хисе калса, табиб белән киңәшләшсен.

 – Россиядә соңгы елларда  полиомиелит, кызылча, дифтерия авыруының күпләп теркәлгәне юк. Табиблар моны вакцина нәтиҗәсе дип саный. Кызамык турында да оныта башлаган идек, ләкин мондый очраклар әледән-әле теркәлеп тора. 
– Кызамык (корь) белән авыручыларның яртысы – прививкасыз мигрантлар һәм аларның балалары. 2022 елда республикада 1 генә очрак булса, 2023 елда – 146. Ә 2024 ел башыннан кызамык белән авыруның тагын 5 очрагы теркәлгән.
Кызамык – бик тиз йогышлы вирус. Авыру белән элемтәдә булганнарга ул 100 процент очракта иярә. Дәвалану да җиңел түгел. Кызамыктан бары прививка гына саклый ала. Кызамык (корь) авыруының билгеләре. тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Конъюнктивит өстәлергә мөмкин. Тәнгә тап-тимгелләр чыга.
 Иң куркынычы - кызамык еш кына үпкә ялкынсынуга китерә. Нерв системасына зыян килеп, кешенең инвалид калуы мөмкин. кызганыч, үлем очраклары да бар. Олыларда авыру аеруча катлаулы уза.

– Кызыма 1,7 яшь булганда җил чәчәге йокты. Өч тәүлегебез йокысыз үтте. Тумыштан аллергик булганга, ул аны бик авыр кичерде. Ә менә кечесенә җил чәчәгенә каршы прививка ясаттык. Әмма әлеге прививкадан куркучылар да юк түгел. 
– Күпләр җил чәчәгенә каршы ясала торган прививкадан соң баланың иммунитеты какшый, өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин дип курка. Әмма вацинаның сыйфаты куллануга чыгарылганчы берничә этапта тикшерүләр уза, сынала. 
Кайбер кеше вакцина составында зыянлы матдәләр бар дип борчыла. Вакцинаны балалар яратып суыра торган чупа-чупс белән чагыштырыр идем. Аның составында ниләр бар икәнен әниләр укыймы икән? Сабын ясый торган глицерин, химик буягыч матдәләр, сәламәтлек өчен зыянлы кушылмалар, шикәр диабеты китереп чыгаруга сәбәпче булган глюкоза гына күпме анда. Тик ни өчендер әти-әни чупа-чупсның зыянын күрми, ә авырулардан саклый торган вакцинадан шикләнә.
Йогышлы авырулар һава юлы аша, төчкергәндә, йөткергәндә иярә. Кайбер авыруларны йөгәнли алсалар да, бирешми торган вируслар да очрый. Сез алда искә алган җил чәчәге вирусы бер караганда юк кына нәрсә кебек тоела, әмма кеше өчен куркыныч булырга мөмкин. Балачагында зеленкага буялып йөргәнен күпләр хәтерлидер. Кечкенә чагыңда җил чәчәге белән авырып калу әйбәт санала иде бит. Имеш, бер тапкыр авырсаң, әлеге вируска каршы гомерлек иммунитетың барлыкка килә. Бу ялгыш фикер.
Җил чәчәге белән авырган кешедә бу вирус аның арка миенә гомерлеккә кереп урнаша. Шул рәвешле ул үзенә җайлы вакытны көтеп тора. Кешенең иммунитеты какшаганда, авырудан соң өзлегүләр вакытында вирус кабат баш калкытырга мөмкин. Кайчакта ул тимрәү формасында чагыла.
Җил чәчәге өзлегүләр китереп чыгарырга, баш мие тукымаларын зарарларга мөмкин. Авырган вакытта көчсезләнгән организм башка вирусларны да җиңел йоктыра. Еш кына җил чәчәгеннән соң, тулысынча тернәкләнмәгән балаларда үпкә ялкынсынуы күзәтелә. Шуңа күрә вируска каршы прививка ясатып сез дөрес эшләгәнсез дип саныйм, башкалар да моңа колак салсын иде. 
Җил чәчәгенә каршы прививканы илкүләм календарьга кертергә җыеналар дигән сүз йөрде анысы, әмма әлегә бу уңайдан үзгәреш булмады.

– Бик күп кенә яшь әти белән әни нәкъ менә АКДС прививкасыннан курка. Балалар бик авыр үткәрә диләр. 
– Кызамык белән кызылчага каршы прививка илкүләм календарьга кертелгән. Кызылчаның (краснуха) билгеләре. Тән температурасы күтәрелә, башта бит, аннары тән кызыл тимгелләр белән каплана. Муенда шешсыман төерләр пәйда була. Күз эренләргә мөмкин. Кызылча вакытында бетчәләр эз калдырмый юкка чыксалар да, бу авыру йөкле хатыннар өчен куркыныч. Инфекция карындагы балага зыян сала. Сабый җитлекмичә, саңгырау, зәгыйфь булып туарга мөмкин.
Кыскасы, сакланганны саклармын дигән Ходай. Полиомиелиттан, кызылчадан, бума ютәлдән дә дәваларга була анысы, тик сәбәпсез прививка ясатудан баш тартып баланың, әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен куркыныч астына кую – мәгънәсезлек. Карышканчы, тәҗрибәләр уздырганчы, прививкаларны баланың организмы җиңел кичерсен, авырулар сабыйларыбызны читләтеп узсын дип теләсәк иде.

Фикерләр: 

Нутрициолог Гөлнара Таҗиева:

– Вакцинациягә карата күп фикерләр бар. Кайберләре вакцинаны ел саен ясата һәм авыруны җиңелрәк кичерә. Кайберәүләр бөтенләй ясатмый һәм авыр формаларын да кичермиләр. Шәхсән үзем вакцина ясатмыйм, чөнки организмны грипп сезонына алдан ук әзерлим. Сезгә дә алдан ук хәстәрен күрергә киңәш итәм.

Казан Казые, Нәзарәтнең Шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков: 

– Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу. Гомуми кагыйдә буенча, әгәр дә прививкада ислам дине буенча тыела торган ингредиентлар бар икән, мәсәлән, дуңгыздан алынган ферментлар, яисә башка төрле тыелган кушылмалар, ул вакытта прививка кадату хупланмый. Әгәр дә массакүләм йогышлы авырулар хәвефе яный, кеше гомерен саклап калу соравы килеп туа икән, бу очракта әлеге прививканы кадату рөхсәт ителә. Хәтта тыелган ингредиентлар булса да.

«Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева:

– Прививкаларга карашым тискәре, аларны ясатмау җаенда. Баштан беренче улыма БЦЖдан прививка кадаттык, аннан өзлегү барлыкка килде. Култык астында лимфа төеннәре шеште. Табиблар белән каршылыклар барлыкка килде. Ярый ла бала белән әллә ни катлаулыклар тумады, үзеннән-үзе бетте ул шеш. Җиде яшендә янә БЦЖ прививкасын кабатларга кирәк иде, табиб хәлебезне аңлап медотвод язып бирде. Калган балаларыма прививкаларның иң кирәклеләре генә куелган. Таныш-белешләрем арасында да прививкага каршы булган кешеләр бар. "Сөембикә"дә Сөмбел Гаффарова дигән журналист эшләгән иде. Аның сөйләвенчә, бер дусты Италиягә яшәргә киткән. Баласы белән шифаханәгә килгәч, табиб: "Сез имин булмаган төбәктә яшәдегезме әллә? Ник шуның чаклы прививка ясыйлар соң сезгә?" дип аптырап сораган.  

Айгөл Хамматова, декрет ялындагы әни: 

– Кызыбызга вакытында прививка ясатып барабыз. Бу – йогышлы авырулардан саклануның элек-электән килгән ышанычлы ысулы бит. Хәзер вакцина ясатсаң да, авырулар җитәрлек. Интернетта төрле фикерләр бар, әмма мин ул язмаларны укымыйм, табибларга ышанам. Нәтиҗәсе расланган, өстәвенә бушлай прививка ясату мөмкинлеге бар икән, аннан файдаланырга кирәк. Без төрле илләргә сәяхәт итәбез, шуңа күрә прививка төрле йогышлы чирләрдән саклануның иң кулай ысулы. 
Тиешле прививкаларны ясатмаган әти-әниләрне аңламыйм. Ярар кызылча, кызамык кебек авыруларга каршы прививка ясатып котылырга була, ә менә мантудан баш тарткан әниләр дә очрый бит. Бу – балаңның да, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куюдыр, минемчә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина:

– Прививка ясатканда аңлату эшләре җитми. Ризамы, юкмы дигән кәгазьгә кул куйдырту белән чикләнгәнче, авыру китереп чыгарырга мөмкин булган авырулар турында, прививканың файдасы хакында педиатр әти-әниләргә сөйләсә, күпкә отышлырак булыр иде. 
Манту ясатуны прививка белән бутаучылар да бар. Манту, диаскинтест, рентген – алар барысы да организмда туберкулез таякчыкларын ачыкларга ярдәм итә. Балалар арасында туберкулезны вакытында ачыкламау аркасында авыру тарала, балалар бакчасына йөргән авыру сабый, үзе дә белмичә, аны башкаларга йоктырырга мөмкин. Коллективта авыру ачыкланганда, элемтәдә булган башка балаларны да тикшерергә, аларга химия профилактикасы билгеләргә туры килә. Мондый очраклар республикада булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading