16+

Вакыт җитә – Җисем китә, Исем кала... (Гомәр ага Саттаров истәлегенә)

26 август көнне 89нчы яше белән барган күренекле тел галиме, педагог, тюрколог-ономатолог, публицист һәм шагыйрь Гомәр Фәиз улы Саттаров вафат булды. Үзе арабыздан китсә дә, татар милләтенә исемен мәңгеләштерелек мирас – татар исемнәре дөньясын бүләк итеп китте ул.

Вакыт җитә – Җисем китә, Исем кала... (Гомәр ага Саттаров истәлегенә)

26 август көнне 89нчы яше белән барган күренекле тел галиме, педагог, тюрколог-ономатолог, публицист һәм шагыйрь Гомәр Фәиз улы Саттаров вафат булды. Үзе арабыздан китсә дә, татар милләтенә исемен мәңгеләштерелек мирас – татар исемнәре дөньясын бүләк итеп китте ул.

Вакыт җитә –
Җисем китә,
Исем кала,
Исем – мәңгелек.
Г.Саттар-Мулилле, август, 2007.


Гомәр абый туган телебезне җанын атып яратты, татар теленең аһәңлеге һәм байлыгына, тирән мәгънәви эчтәлегенә балаларча соклана, үзгәрүенә, чит тел сүзләре белән чуарлануына, телебезне бозып сөйләшүгә тирән борчыла иде ул. Аның шигырьләрендә дә туган телебезгә мәхәббәте һәрчак яңгырады:
Күңелгә сандугач керткән
Телем син, татар телем,
Куандырган, җырлап торган,
Көендергән, сөендергән
Телем син, туган телем (2008 ел).

Гомеренең иң зур өлешен татар теленә багышлаган остаз 1932 елның 2 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Тубыл (Тобольск) дәүләт педагогика институтына татар теле укытырга җибәрелә. Биредә берничә ел эшләгәч, киләчәктә үз язмышын фән белән бәйләргә хыялланган егет, яңадан Казанга кайтып, 1959 елда Казан университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны уңышлы тәмамлаганнан соң, белемгә омтылган, тырыш, сәләтле яшь галим татар теле кафедрасына ассистент итеп алына. Озак та үтми, 1963 елда фәнни эзләнүләр нәтиҗәсе булган «Җирле диалект шартларында 5-8 сыйныф укучыларының сөйләм телен үстерү» дигән темага язылган кандидатлык диссертациясен яклый. Аның фәнни җитәкчесе төрки дөньяга билгеле галим профессор М.З.Зәкиев була.

1962 елдан Г.Саттаровның язмышы Казан университеты белән бәйләнә: 1967 елда – доцент, 1981 елда профессор исеме ала. «Татарстан АССР антропонимиясе» дигән темага язылган докторлык диссертациясен 1975 елда яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. Күпсанлы архив материаллары, тарихи чыганаклар, елъязмалар, риваятьләр өйрәнеп, меңләгән ялгызлык исемнәреннән гыйбарәт картотека туплап, экспедицияләрдән алып кайткан материал җирлегендә, Г.Саттаров татар теле белемендә әле моңа хәтле өйрәнелмәгән уникаль фәнни юнәлеш – ономастика өлкәсендә эшчәнлек башлап җибәрә. Шушы көннәрдән башлап, Гомәр Фәиз улы яраткан фәненә тугры хезмәт итә. Фәндә үз буразнасын салган бу олы галимнең төп эшчәнлеге булып төрки-татар ономастика фәнен үстерү, аны төрки дөньяда гына түгел, башка кардәш булмаган телләр арасында да үз урынын булдыру тора. 1965 елда Г.Саттаровның «Мәктәптә тел культурасы» дигән китабы басылып чыга. Әлеге хезмәт яшь галимнең киләчәк фәнни юнәлешенең тагын бер тармагын билгели.

Галимнең тырышлыгы белән ономастика фәне татар теле белемендә теоретик һәм гамәли максатларны берләштергән фәнни юнәлешкә әйләнде. Хәзер Казан төрки-татар ономастика мәктәбе зур бер төркем белгечләрне берләштерә. Алар тарафыннан табылган материаллар төрки телләрнең, аерым алганда, татар теленең тарихын, мәдәниятен, этногенезын һәм этнолингвистикасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Бүгенге көндә Татарстанның һәм татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрнең топонимикасын, антропонимикасын комплекслы өйрәнү шактый зур нәтиҗәләргә китерде.

Казан төрки-татар ономастикасы мәктәбен нигезләп һәм үстереп, 50 филология фәннәре кандидаты һәм 9 фәннәр доктор әзерләп, Г.Саттаров татар тел белеменең һәм тюркологиянең әлеге тармагында киң колачлы эшчәнлек алып барды. Гомәр Саттаров төрки халыкларның ономастикасын өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галим. Аның җитәкчелегендә казах, үзбәк, шор һәм башка төрки халык вәкилләре гыйльми хезмәтләр язып, бүгенге көндә төрки ономастика өлкәсендә нәтиҗәле эшлиләр.

Гомәр Саттаров татар тел белеме һәм тюркологиянең шушы мөһим тармагын фидакарьләрчә тырышлык куеп үстерә, күпсанлы фәнни мәкаләләр, монографияләр яза, гыйльми конференцияләрдә тирән эчтәлекле докладлар ясый. Ул – татар тел гыйлеменең актуаль проблемаларына багышланган 26 китап һәм төрле телләрдә язылган 560тан артык гыйльми мәкалә авторы. Аның хезмәтләре фән кешеләренә генә түгел, киң җәмәгатьчелеккә дә яхшы билгеле. Шулар арасыннан «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1981), «Исемең матур, кемнәр куйган? (Казан, 1989), «Атамалар дөньясына сәяхәт» (Казан, 1992) китаплары өчен Гомәр Фәиз улы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. “Татар исемнәре ни сөйли?” дигән исем белән 1998 елда галимнең татар исемнәре сүзлеге дөнья күрде. Әлеге хезмәт – татар халкы арасында элек-электән кулланылып килгән татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тупланмасы. Ул – галимнең озак еллар буена җыйнап килгән иҗат җимеше. Әлеге сүзлек, гамәли максатларны күздә тотып төзелгәнлектән, киң җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә ата-аналарның, исемнәрне теркәү буенча дәүләт оешмаларының, укытучыларның өстәл китабы булып тора.

Гомәр ага гомеренең соңгы айларына кадәр үз фәненә тугрылыклы булды, әле 2020 ел башында гына аның “Татар исемнәре” дигән сүзлеге басылып чыккан иде.
Профессор Г.Ф.Саттаровка фәнни һәм педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 1991 елның 27 июнендә «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 1994 елда ул уңышлы фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының мактау грамотасы» белән бүләкләнде.

“Татар топонимиясе” (Казан, 1998) дигән фундаменталь хезмәте галимнең татар топонимиясе буенча күп еллар дәвамында эзләнүләр нәтиҗәсе булып тора. Татар халкының озак гасырлар дәвамында тупланып килгән рухи мирасы тарих, мәдәният, тел бергәлеге икәнен исбатлап биргән әлеге хезмәте өчен профессор Гомәр Саттаров 2002 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек булды.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты, Казан университетының атказанган профессоры Гомәр Фәиз улы Саттаров атамалар теле белән күпсанлы хезмәтләрендә илебез, халкыбыз һәм телебез тарихын халкыбызга җиткерде.

Гомәр Саттаров күпкырлы таланты, энциклопедик белеме, җор теллелеге, чәчәнлеге белән күпләрне сокландырган шагыйрь дә. Аның шикелле шигырь әйтү, кешенең исеменә, җисеменә бәйле мәдхия җырлаучылар сирәк. Татар исемнәренә багышланган торган шигырьләр бәйләме аның якыннары, укучылары, хезмәттәшләре хәтереннән җуелмас. Гомәр ага Саттаровның якты истәлеге, аның белән аралашкан хезмәттәшләре, укучылары күңелендә мәңге сакланыр.
Кеше гомере
Яна шәм кебек,
Яна-яна
Сүнә, янып бетә
Башкаларга
Сибеп яктылык (2007).

Гөлшат Галиуллина.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading