16+

Рафис Кәлимуллин: “Бер машина белән юл читенә очтык”

Популяр җырчы Рафис Кәлимуллин дүртенче тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып кайткан.

Рафис Кәлимуллин: “Бер машина белән юл читенә очтык”

Популяр җырчы Рафис Кәлимуллин дүртенче тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып кайткан.

Бу юлы да сәфәрләре җиңел булмаган. Җырчы белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәл белештек.

- Яз җитте, чокырлар ачылды. Юлда йөрү кыенлашты бераз. Барганда бик каты буран, кайтканда томан булды. Бер машина белән юл читенә очтык. Бер прицеп 2-3 тапкыр сынды. Урында эретеп ябыштыручылар эзләп, төзәтергә туры килде, шуңа бу юлы юлыбыз чыгымлырак булды. Гуманитар ярдәм белән машиналарны Аллаһка шөкер исән-сау алып барып җиткердек. Белгород, Курск өлкәләрендә вазыгыять катлаулы. Кайнар нокталарга бардык. Без, гомумән, ике юнәлештә йөрергә тырышабыз. Фронт сызыгы озын, һәркемгә ярдәи ирештерәсе килә.

- Егетләрнең кәефе ничек?

- Анда кәеф сорашып булмый инде. Егетләр һәр мизгелдән яхшылык күреп, табып яшәргә тырыша. Аларга бик кыен, хәзерге вакытта хәрби бәрелешәләрдә техника көчле. Пилотсыз очкычлар күп. Иң авыры - алгы сызыкта булганнарга. Югалтулар күп. Без булган нокталарга да снарядлар төшкән. Аллаһ саклады, китеп өлгердек. Бу юлы Курск өлкәсендә санитар булып эшләүче Казан кызы Альбинаны күрдек. Рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп кайттык. Ул безне якын туганнары кебек кабул итте. Ул монда махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк. Аның күргәннәрен сөйләп бетереп булмый. Үзе бик тыйнак булса да: “Кулымда ничә гомер өзелде”, - дип сыкрана. Махсус хәрби операция зонасына барган саен, тормышка караш үзгәрә. Үземә кат-кат: “Синдә булган әйбер кемнеңдер хыялы бит ул. Канәгать бул”, - дип кабатлыйм. Тормышның кыйммәтен сизәсең. Аллаһка шөкер, аяк-кулларыбыз исән-сау, эшләп торабыз. 

- Ярдәм итүчеләр күпме?

- Мин башкалар өчен җавап бирә алмыйм инде. Үз көчемнән килгәнне эшләргә тырышам. Төрле кешеләр бар, аңа аңлап карарга кирәк. Кемдер, мәсәлән, үз аудиториясенә әйтми, ләкин ярдәм итә. Ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтәм. 

- Рәфис, син ураза да тотасың бугай?

- Әйе, калдырмаска тырышам. Әмма юлга чыкканда тукталып торырга туры килде. Юлда төрле хәлләр булды. Исән-сау кайтып җиттек, хәзер уразаны дәвам итәм. Барлык әзерләгән ярдәмне тапшырдык. Тиздән концертлар, хәзер бөтен көчне шуңа куям. Концертлар белән йөрү кыенрак. Әмма көндәшлек булу яхшы әйбер. Беренчедән, үсәсең, яңалык эзлисең. Икенчедән, сәхнәдә бары көчлеләр генә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading