16+

Кыш бабайны олыларга да чакырталар

Быел Кыш бабай котлавының ничә сумга төшәчәген өйрәндек. Яңа ел якынлашкан саен, кыш бабайның да бәясе күтәрелә. Аның иң арзан вакыты – 10 декабрьгә чаклы. Кыш бабай үзе белән киләсе елның символы булган тере куян да алып килсен дисәң, сөйләшенгән бәягә тагын 600 сумыңны өстәргә әзерлән.

Кыш бабайны олыларга да чакырталар

Быел Кыш бабай котлавының ничә сумга төшәчәген өйрәндек. Яңа ел якынлашкан саен, кыш бабайның да бәясе күтәрелә. Аның иң арзан вакыты – 10 декабрьгә чаклы. Кыш бабай үзе белән киләсе елның символы булган тере куян да алып килсен дисәң, сөйләшенгән бәягә тагын 600 сумыңны өстәргә әзерлән.

“Ике меңгә йөрүчеләр – күршеләрегез бит”
Бушлай игъланнар сайтын өйрәнәбез. Әйткәнемчә, бәяләре Кыш бабайны кайсы көнгә чакыртуыңа карап. Үзен Игорь дип таныштырган Кыш бабай 16 декабрьгә хәтле 2500 сумга килә. 16-23 декабрьдә – 3000 сумга. 24-30 декабрьдә шул бәягә тагын 500 сум өстисең. Ә инде 31 декабрьдә  – 4 мең сум.

– Әле бу сәгать 16.00гә чаклы. Төнге 23.00дән 1 гыйнварның иртәнге сәгать беренә чакыртсаң, 10 мең була, – диде Игорь. Шәхси секторларга, дачаларга чакыртсагыз, 500-1000 сумга кыйммәтләнә дип тә кисәтергә онытмады. 

Вероника – Кар кызы исә 10 декабрьгә кадәр бронь ясасаң, ташлама да була дип кызыктырды. Ә без инде өлгермәдек. Алай да хакларын сораштык: 18 декабрьгә кадәр – 2 мең сум, 18-24 декабрь – 2500 сум, 25-28 декабрь – 3 000, Яңа ел көнендә 4 000 сум. Кыш бабай котлавы 30-40 минутка сузыла.
Кыш бабай татарча да сөйлиме соң дигән сорауга: “Татарчаны бик яхшы белә, исемем Вероника булса да, мин дә ярыйсы гына сукалыйм”, – диде ул.

Александр исемле игълан хуҗасы да, бик тырышкан очракта, татарча сөйли торган Кыш бабай таба алабыз, дип ышандырды. Ә менә аларда бәяләр шактый югары: 5 мең сумнан алып – 10 мең сумга чаклы. Сездә кыйммәтрәк икән диюемә: “2-3 мең сумга йөрүчеләр алар Кыш бабай костюмын сатып алып акча эшләп йөри торган күршеләрегез бит”, – диде ул. 

Айгөл исемле Кар кызы, 600 сум өстәп түләсәгез, Кыш бабай үзе белән чып-чын куян да алып килә, балаларга ул сюрприз булачак, диде. Бәяләре алай ук тешләми: 3000 сумнан башлап. 

Иренмә генә
Алия белән Олег Тихоновлар заказларны ноябрь аенда ук ала башлаган. Декабрь җиткәч тә, алар Кыш бабай белән Кар кызы булып, балаларны котларга йөри башлыйлар.

– Балаларга гына түгел, олыларга да чакыралар безне, – ди Алия. – Бер заказ аеруча истә калды. Бер кыз шалтыратып, Яңа ел белән котларга чакырды. Әмма шунда ук иремне котларга кирәк була дип кисәтте. Килгәч тә, ире күргәнче, әни булачагын күрсәтә торган тестны биреп куйды. Аны матур тартмачыкка салып куйган. Иренә шигырь сөйләткәч, шуны бүләк иттек. Бүләкне ачып карагач, икесе бергә елашып алдылар. Бик дулкынландыргыч булды ул котлау.

Кыш бабай булуның керемле эш икәнен яшерми Алия.
– Яшь гаиләдә акча беркайчан да артык булмый. Мәктәптә театр классында укыганда ук Кар кызы булып чыгыш ясый идем. Беренче курста кияүгә чыктым. Кыш бабай белән Кар кызы костюмнарын үзем тегеп, иремне образга керергә өйрәтеп, беренче заказлар ала башладык. Акча эшли башлагач, 40ар меңлек профессиональ костюмнар сатып алдык. Бик тырышканда, бу акчаны бер сезонда кайтарып була. Хәтерлим, 2019 елда ун көн эчендә эшләгән акчага ике айлык ипотеканы түләп була иде. Узган елларда заказларны азрак алдык, чөнки Кыш бабайның эш графигына туры китереп булмый. Иң күп заказлар, гадәттә, 31 декабрьгә туры килә. Ул көнне ун-унбишләп заказ алырга була. Үзебез Яңа елны уздырмыйбыз, өйгә йокларга гына кайтабыз да, икенче көнне әти-әниләр янына авылга китәбез, – ди ул. 

Сөенеч урынына стресс булмасын
Кыш бабай килү балалар өчен чынлап та сюрприз. Олыраклар аны сөенеп каршы алса, бәләкәйләр куркып та калырга мөмкин. Шуны истә тотып, балалар психологы Гөлфирә Нуриева, кыш бабайны 3 яшьтән генә чакырта башларга була, дип киңәш бирә.

– Әмма шул ук вакытта яшь бердәнбер критерий түгел. Баланың холкына да игътибар итәргә кирәк. Бөтен бала да яңа әйберләрне бертөсле кабул итә алмый. Кыш бабай белән очрашу күңелле мизгел булып калсын өчен баланы башта аның белән әкиятләр, мультфильмнар, фильмнар аша таныштырырга кирәк. Ул аның образын аңларга һәм танырга тиеш. Персонажның ягымлы һәм позитив булуы да мөһим. Кыш бабай килер алдыннан ул көннең ничек узасын сөйләгез. Әйтик, без йокыдан торабыз да синең белән ашап алабыз. Аннары матур итеп киенәбез, чәчкә прическа ясыйбыз да Кыш бабайны каршы алабыз. Аның белән бергә уйныйбыз, күңел ачабыз. Соңыннан сине бүләк көтә, дип көнне этапларга бүләргә була. Гадәттә Кыш бабайның баланы кочаклап аласы, тезенә утыртасы килә. Бала каршы килә икән, мәҗбүр итмәгез, – ди ул. 

Әз-мәз тарих
Кыш бабайны өйгә чакыру каян килеп чыккан соң?
1950-1960 елларда предприятиеләрдә балалар бүләкләре өчен профсоюз оешмасы җаваплы була. Профком аларны пакетларга тутырып, кайчакта хезмәткәрләрнең өйләренә тараткан. Оешма хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр китерүчене Кыш бабай итеп киендерү идеясе нәкъ менә профсоюз комитетларында барлыкка килгән. 

Тылсымчы Сан Саныч һәм Пал Палычлар эш урыннарын рәхәтләнеп ташлап китеп, Яңа ел алдыннан слесарь яки токарь һөнәрен Кыш бабайга алыштырганнар. Профсоюз бүләкләр китерү буенча мөһим йөкләмәне үтәү өчен машина биргән. 

1960 еллар ахырында Мәскәүдә  “Заря” фабрикасында “Өйгә Кыш бабай белән Кар кызын чакырту” хезмәте барлыкка килә. Планны үтәп чыгар өчен артистлар гына җитешмәгәч, урамнан да алып керә башлыйлар. Бүген совет контораларын төрле хезмәтләр күрсәтә, шул исәптән Кыш бабайны чакырта торган офислар алмаштырды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading