16+

Луганск һәм Донецк балалары Казан сәхнәсендә

28- 31 октябрь көннәрендә Казанда узган III Бөтенроссия патриотик җырлар фестивален  әнә шулай  җыр исеме белән атап  бик дөрес эшләгәннәр. Кызыл галстуклы балачагыбызда без аны һәр бәйрәмдә  яратып җырлый идек.

Луганск һәм Донецк балалары Казан сәхнәсендә

28- 31 октябрь көннәрендә Казанда узган III Бөтенроссия патриотик җырлар фестивален  әнә шулай  җыр исеме белән атап  бик дөрес эшләгәннәр. Кызыл галстуклы балачагыбызда без аны һәр бәйрәмдә  яратып җырлый идек.

Ул безне Ватаныбызны яратырга, аны сакларга әзер  кыю-батыр булып үсәргә өйрәтә иде.  Шөкер, заманаларның зил-зилә давыллары  бу җырны  үтерә алмаган. Ул бүген дә исән, бүген дә сәхнәдә. Аны бүген дә XXI гасыр балалары да шулай ук дәртләнеп башкара.

Казанның Балакирев исемендәге музыка мәктәбе тәкъдиме белән башланып киткән  әлеге фестиваль бүген Татарстан чикләрен узып чыгып Бөтероссия күләмендә уздырыла. Быел  16 шәһәрдән: Мәскәү, Мәскәү асты,Санкт-Питербург, Смоленск, Петрозаводск, Волгоградтан  сәнгатькә гашыйк  малайлар-кызлар килгән. Күптән түгел генә Россиягә кушылган, Луганск һәм Краснодоннан да катнашырга булганнар. Тантана  "Әкият" курчак театрында  әлеге фестивальнең ачылышында Россия һәм Татарстан гимннарын басып җырлап башланып китте. ТР Мәгариф һәм фән  министры урынбасары Алсу  Әсәдуллина фестиваль кунакларын тәбрикләп: "Сезнең кебек яшьләр булганда киләчәгебезнең  матур булуына ышыныч зур", - дип  өметләндерде.  Краснодоннан килгән балалар  тынлы оркестры  чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Һәркем илебезгә-җиребезгә  тынычлык теләп утырды. Чара комсомол туган көне алдыннан  үткәнгәдер, залда  пионер-комсомол ветераннары да шактый иде. Алар яшьлекләренә  кайткандай булып, бик дулкынланып утырдылар.  Күпләренә шул чарада  Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бу гади фестиваль генә түгел, ә бәйге конкурс та. Җиңүчеләр арасында Биектау кызлары: Чулпан Заһидуллина, Мәдинә Ибниеваның  да  булуы күңелдә горурлык хисләре уята.

   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading