Шәһри Казан

Мэрга үз Алтын боҗрабызны булдырырга тәкъдим иттеләр

Казан Ратушасында Борынгы Казанны яратучылар клубы утырышы узды. Мэрның һәр елны тарихчылар һәм крайны өйрәнүчеләр белән очрашуы матур традициягә әверелеп бара.

Реклама

Утырышта, клуб әгъзаларыннан тыш, нәширләр, музейчылар, укытучылар, тарихи мәктәп вәкилләре дә катнашты. Анда Казан мэры Илсур Метшинга Татарстанның Казан, Алабуга, Чистай, Биләр, Алексеевск районы аша узарга мөмкин булган үз Алтын боҗрасын булдыру идеясен тәкъдим иттеләр. Экспертлар әйтүенчә, республикада дөнья тарихына кергән бөек кешеләр исеме белән турыдан-туры бәйле булган урыннар күп.
Борынгы Казанны яратучылар клубы вәкиле Анатолий Елдашев үзенең чыгышында, соңгы берничә елда яңа объектлар гына төзелеп калмады, ә шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү буенча да эшләр күп башкарылды, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук проблемалар килеп тууын да ассызыклады. Аныңча, крайны өйрәнү-тикшерүне үстерү өчен юнәлтелергә мөмкин булган финанс ярдәме (әйтик, грантлар яки шәһәр мэры премиясе сыйфатында) кирәк, махсус шәһәр журналы чыгарганда да яхшы булыр иде. Клуб рәисе соңгы очрашуда аны булдыру турында фикер алышынганлыгын, исемен дә уйлап куюлары турында әйтте. Аларча, журналны «Казанский муравей» дип атау уңышлы булачак. Тагын бер проблема булып массакүләм мәгълүмат чараларында Казан тарихына багышланган тапшырулар циклы чыкмавы тора.
Елдашев тарихи вакыйгаларга кагылышлы, Ватан тарихына үз өлешен керткән Казан кешеләре турындагы хатирәләрне саклау хакындагы тәкъдимнәрне дә санап үтте.
Казанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровскаяның да мэрга үз тәкъдимнәре бар. Алар арасында Казан сәүдәгәрлек музее оештыру, шулай ук Рус фольклоры үзәген Казан пассажына якынрак урынга күчерү турындагы тәкъдимнәр яңгырады.
Илсур Метшин Универсиадага әзерлек барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге республика җитәкчелеге белән ике ел элек мөмкин булмаслык тоелган күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. «86 мәдәни мирас объекты төзекләндерелде, тарихи үзәктәге 300 бинага икенче тормыш «бирелде», - дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Монда Борынгы Казанны яратучылар клубының да өлеше бар.
Татарстанның Алтын боҗрасын булдыруга килгәндә, шәһәр җитәкчесе, бу мәсьәлә турында уйларга, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән берлектә аның бөтен аспектларын да эшләргә кирәк, диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: