16+

«Минем әти-әни әлифба язган, ә мин татарча белмим. Оят...»

Арчадагы Әлифба музее хакында узган саннарның берсендә язган идек инде. Ә ул әлифбаны төзүчеләр ирле-хатынлы икәнен һәм ни сәбәпле икесендә ике төрле фамилия булуын бүгенге язмадан белә аласыз.

«Минем әти-әни әлифба язган, ә мин татарча белмим. Оят...»

Арчадагы Әлифба музее хакында узган саннарның берсендә язган идек инде. Ә ул әлифбаны төзүчеләр ирле-хатынлы икәнен һәм ни сәбәпле икесендә ике төрле фамилия булуын бүгенге язмадан белә аласыз.

Катлаулы, кызганыч язмышлы алар. Шулай да озак яшиләр. Сәләй Вагизов 97 яшенә җитә. Ә анардан 6 яшькә кечерәк хатыны Рәмзия Вәлитова иреннән бер ел гына алдан вафат була.
97 яшьтә дә егетләр кебек йөри иде әле, – ди Әлифба музее мөдире Дамир Таҗиев.

Сәләй ага да, Рәмзия апа да – ятимнәр. Сәләй ага тумышы белән Самара ягыннан. Өлкәнең Татар Байтуганы авылында туган. Сөләйманга алты ай булганда (авылда аны шулай атап йөрткәннәр) әтисен кыйнап үтерәләр. Шуннан әнисе баланы алып, үз туган ягына кайтып китәргә ниятли. Әмма каенанасы баланы бирмичә, үзендә алып кала. Шулай да әби баланы үзе тәрбияли алмый, балалары булмаган гаиләгә асрамага бирә.

Башта Сәләй ага мәдрәсәдә, аннан Оренбургта белем ала. Оренбургтан Казан дәүләт педагогика институтына күчерелә. Булачак хатыны Рәмзия апа белән дә шунда таныша. Соңгы курста укыганда өйләнешәләр. Укуларын тәмамлаганнан соң икесен дә 1937 елда Арчага, укытучылар әзерләргә җибәрәләр.
Сугышка кадәр аларның ике балалары Римма һәм Камил туа. Сугыш башлангач, Сәләй аганы Ватанны сакларга җибәрәләр. Бер ел сугышканнан соң, әсирлеккә төшә. Әсир төшкән кешене туган ягында нәрсә көткәнен беләсез инде. Аны ун елга Комига Сталин лагерына озаталар.

Шул ун ел эчендә Рәмзия Вәлитова ике кечкенә баласын ияртеп, ире янына хәл белергә бара. Ул вакытта Комига туры барып булмый, Мәскәү аша гына йөрисе.
Беренче җәйдә “сәяхәт” тыныч кына уза. Ә икенче елны барганнан соң кайткан җиренә күңелсезлек көтеп тора – кемдер: “Рәмзия халык дошманы янына йөри”, – дип шикаять яза. Шул сәбәпле Рәмзия Вәлитованы эштән чыгаралар, фатирыннан куалар. Ике бала белән яшь ханым урамда кала.

Шуннан Сәләй Вагизов хатынына хат яза һәм анардан рәсми рәвештә баш тартырга өнди. Рәмзия апа шулай эшли дә һәм шул рәвешле генә эшен дә, фатирын да кире кайтара ала. Әлифба төзүчеләрнең фамилияләре ике төрле булу шуннан килә дә инде, – дип аңлатты Дамир абый.
Лагерьда срогы тулгач, Сәләй Вагизов кире Арчага кайта. Әмма “халык дошманы” ярлыгы аңа әле озак ияреп йөри. Биш ел төрле физик эшләрдә эшләгәннән соң гына аларга бераз бәхет елмая. Сугышка кадәр Сәләй Вагизов укыткан Равил Галиәхмәтов РОНО мөдире булып эшли һәм үз җаваплылыгы астында Сәләй Вагизовны училищега кабат эшкә алына.

Шул вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы әлифба төзүгә бәйге игълан итә. Рәмзия ханым белән Сәләй ага бу эшкә алына. Әлифба әзер булганнан соң, комиссиягә алып баралар.
Йөрмә әле монда авыл укытучысы, аны профессорлар яза, дип Сәләй Вагизовны министрлыктан куып та чыгаралар. Әмма профессорлар язган әлифба үтми, Арча укытучыларыныкы җиңеп чыга. Чөнки ул камил һәм укучыларга өйрәнү өчен җыңел була, – ди Дамир Таҗиев.
Шундый танылган галимнәргә язмыш шәхси тормышларында да “бүләк” әзерли. Кызлары Римма психик яктан авыру була. Ул 70 яшькә кадәр яши. Әти-әни балаларын үзләре җирли.

Уллары Камил ага да шактый озак яши. Узган ел декабрь аенда 78 яшендә вафат була.
Камил абый русча күбрәк сөйләшә иде. Гомер буе шәһәрдә яшәгән, инженер булып эшләде. Музейга чакыргач, Камил абый, мин сезгә сүз бирәм, бераз сөйлисе була инде, ләкин татарча гына сөйләргә, дим. Мин татарча сөйли алмыйм, шул ди. “Минем белән сөйләшәсез бит. Авыр булса, үзем язып бирәм, өйрәнерсез”, – дим. Язып бирдем. Кунаклар янына музейга килде, татарча сөйләде. Мин язганнарны әйтте, әле үзе дә өстәде. Икенче тапкыр очрашкан вакытта: “Дамир, әти-әни телендә сөйли алмаганга миңа шундый оят булды. Хәзер мин икенче төрле уйлый башладым. Миндә хәзер татарча сөйләшергә ихтыяҗ туды. Минем әти-әни әлифба язган, ә мин татарча белмим. Оят”, – ди. Шуннан соң татарча китаплар да укый башлады, әмма озак та яшәмәде, вафат булды, – дип хәтер яңартты Дамир абый Таҗиев.

Лилия ЛОКМАНОВА

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading