Шәһри Казан

ОРВИ һәм грипп китәргә ашыкмый

Республика буенча таралган ОРВИ (кискен респиратор вируслы инфекция) һәм грипп әле китәргә ашыкмый. Казанда да ОРВИ белән авыручылар һаман арта бара. Узган атнада башкалада 11 мең кеше авыру йоктырган.

Реклама

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтовның хәбәр итүе буенча, авыручылар еллык эпидемиологик бусагадан 27 процентка артып киткән. «Көн саен 1,5 мең очрак теркәлә. Грипп йоктыручылар да бар, авыр хәлдәге пациентлар йогышлы авырулар хастаханәсенә салына. Шәһәрнең башка стационарларында да урыннар әзер. Гриппның үлемгә китергән очраклары юк», - диде Рамил Әхмәтов.
Авыручылар арту нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм чакыртучылар да 30 процентка арткан. Узган ялларда бер тәүлек эчендә уртача алганда 1350 чакыру булган.
Участок табибларына тәүлеккә 15-18 чакыру буенча барырга туры килә. Бу - гадәттәгедән 2-2,5 тапкырга күбрәк. Ярдәмгә медицина университетыннан һәм медицина академиясеннән табиб-ординаторлар килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: