Шәһри Казан

Сәнгатебезнең чишмә башы

Ырымбур (Оренбург) татар театрының гаҗәеп бай һәм данлыклы тарихы бар. Аның барлыкка килүе татар театры сәнгатенә нигез салучыларның берсе - Ильяс Кудашев-Ашказарский исеме белән бәйле. Театрның оешу чорында зур каршылыклар белән очрашырга туры килә.

Татар театрының мәйданга чыгуы халыкның кайбер надан түрәләре, дин әһелләре арасында шау-шу тудыра. Татар театрының мәшһүр артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзенең «Сәхнә юлым» дигән язмасында менә мондый хәлне тасвирлый: «...Безнең труппабыз - Уральскида... Беренче спектакль бик борчулы узды. Халык аз иде. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, бай татарлар арасында безнең хакта сүз куерды. Диндар татарлар, театрга барган өчен хатыннарын аерып, малайларын, кызларын кыйнап, әллә нәрсәләр булып беттеләр. Аның белән генә дә калдырмыйча, урамда безне сагалап йөри башладылар. Бөтен дин әһелләре кузгалды... Мәчет алдындагы картлар, безгә бармак төртеп күрсәтеп: «Менә, көфер таратып, хатын-кызларны котыртып йөрүче марҗалар, алар гына килеп, дин бозып йөриләр, аларны дөмектерергә кирәк», - дип, урам яңгыратып, безне тиргиләр иде». («Татар иле» газетасы - гыйнвар, 2007 ел.) Әмма, шуңа да карамастан, халыкның милли театр спектакльләрен күрүгә һәвәслеге артканнан-арта бара.
«1913 елдан Ырымбурда татар театры аеруча җанлана, профессиональләшүгә юл тота... Аның алты-җиде кешедән торган төп составына Оренбург һәвәскәрләре кушылып, зур һәм көчле генә коллектив барлыкка килә. Труппага бу вакытларда Оренбургта булган яшьләрдән - Нури Сакаев, Исхак Әлмәшев, Мәхмүт Тупикский (Саттаров), Нургали Якупов, Әхәт Хисамов, Шаһибәк Сакаев кушылып эшли». (Һәнүз Мәхмүтов, Ильтани Илялова, Бәян Гыйззәт. «Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1988 ел.)
Татар театрының беренче артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның да иҗат баскычы Ырымбур театрында башлана. Ильяс Кудашев-Ашказарский труппасының, Ырымбурдан Казанга килеп, 1907 елның 13 июлендә куйган «Галимнәр һәм наданнар» спектаклен карарга да Сәхибҗамал дус кызлары һәм Фатыйх Әмирхан белән бергәләп бара. Алар спектакль тәмамлангач та өйләренә кайтып китмиләр, труппа җитәкчесе Ашказарскийның чыкканын көтеп торалар һәм аңа үзләренең дәгъваларын дә белдерәләр: «Ни өчен сәхнәдә хатын-кыз рольләрендә ир-егетләр уйный?» Ашказарский үз чиратында хәлне һич яшермичә аңлата һәм шунда ук тәкъдим дә ясый: «Менә сезнең кебек туташларыбыз сәхнәдә уйнарга риза булса, без бу уңайсыз хәлдән чыгар идек», - ди. Фатыйх Әмирхан исә аның бу фикерен күтәреп ала һәм, бер дә икеләнергә урын калдырмыйча, Сәхибҗамалны артистка булырга өнди. Менә шушы ике кешенең, алдан сүз берләшмичә, беравыздан сәхнәгә димләүләре Сәхибҗамалның киләчәген хәл итә дә инде.
1907 елның 10 февралендә И.Кудашев-Ашказарский Ырымбурда «Халык йорты» дип атап йөртелгән бинада зур кичә оештыра. Зур программалы һәм киң катлау тамашачыларны чакырып үткәрелә торган мондый музыкаль-драматик кичәләр биредә еш уздырыла башлый. Әнә шулай итеп, монда театр труппасы оеша башлый. «Халык йорты» сәхнәсендә 1907 елның 3 апрелендә Ф.Халидинең «Морат Сәлимов» драмасы һәм А.П.Чеховның «Кыз сорау» водевиле күрсәтелә. Оренбургта зур сәхнәдә татар телендә уйналган беренче спектакльләр була бу. Соңрак «Сәйяр» дип исемләнәчәк атаклы труппаның туган көне дә әле ул.
«Беренче коймак»ның матур гына «пешүе» белән канатланган артистлар шул ук елның май аенда, берничә тәрҗемә әсәрне һәм Оренбургта «Вакыт» газетасында эшләүче Ярулла Вәлиевнең «Оят, яки күз яше» дигән драмасын да сәхнәләштереп, Идел буе шәһәрләренә чыгып китәләр. И.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә, Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишмуратов-Кулалаев, Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, Вәли Мортазин-Иманскийлардан торган беренче татар театр труппасы Рәсәйнең байтак төбәкләрендә була.
Россиянең бик күп җирләрендә яшәгән татар халкының сәнгатькә, театрга булган ихтыяҗын «Сәйяр» труппасы гына тәэмин итә алмый башлый. Моны яхшы аңлаган С.Гыйззәтуллина-Волжская, 1912 елны «Сәйяр»дән китеп, Уфада икенче татар труппасын - «Нур»ны оештыра. Ә Оренбургтагы татар труппасы «Ширкәт» исеме белән яши башлый. Монысы исә булачак сәхнә йолдызлары М. Мутин, В.Мортазин-Иманский, Г.Камская, Ф.Ильская, Камал I, Ф.Камалова, Х.Әбҗәлилов, Г.Мангушев, М.Тупикский исемнәре белән бәйләнгән. Труппа ныклап оешып, «Сәйяр» белән тиңләштерерлек югарылыкка күтәрелә.
«Ширкәт» труппасының яңа этаптагы эшчәнлеге заманның иҗтимагый-культура үзгәрешләренә нык бәйле. Ырынбур тормышы андый үзгәрешләргә шактый бай. Шул оешуыннан «Ширкәт» труппасы 1918 елның июль аена кадәр яши. «Бу - Ырымбурдагы театр хәрәкәтенең югары баскычка күтәрелгән, артистлар составы һәм репертуар, сәхнә культурасы үсү һәм әһәмиятле проблемалар кузгату ягыннан да иң бай чоры», - дип яза театр белгече Һәнүз Мәхмүтов.
1915 елны «Ширкәт» театр труппасына Фатыйма Хуҗасәетова (сәхнә псевдонимы - Ильская) килеп кушыла. Фатыйма дус кызы белән Ырымбурдагы «Халык йорты»на театр труппасы куйган спектакльләрне карарга йөри башлый. Әлеге адымнары аның киләчәктәге язмышын хәл итеп куя. Кызның бик бирелеп, вакыйгаларны тирәнтен аңлап, үз йөрәге аша үткәреп каравына театр труппасының режиссеры да игътибар иткән була. Һәм ул, Фатыймада табигый талантның барлыгын сизеп, аны Фатыйх Әмирханның «Тигезсезләр» әсәрендәге гимназистка Рокыя ролен уйнарга чакыра. Фатыйма үз яшьтәше Рокыяның эчке дөньясын бик тиз һәм дөрес аңлап, нәкъ тормыштагыча итеп уйный. Сәхнәгә беренче тапкыр чыккан мөлаем кыз Фатыйма тамашачы күңеленә аеруча хуш килә. Театрга даими йөргән Шәриф Камал, спектакльне карагач, кызны уңышлы чыгышы белән тәбрикли. «Яшәгез, Фатыйма туташ! Татар театрының зур артисткасы булырга тырышыгыз!» - дип, ихластан котлый, рухландыра. Фатыйма театр дөньясына әнә шулай килеп керә. Ырымбурның гади бер эшче кызыннан соңыннан сәхнә йолдызы Фатыйма Ильская үсеп чыга.
Ш.Камал, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, С.Рәмиев кебек классикларның әсәрләре дә Ырымбур татар театрында башлап уйнала. Әйтик, М.Фәйзинең атаклы «Галиябану» музыкаль драмасы да биредә сәхнәләштерелә. Ырымбурның «Ширкәт» труппасы әсәрне, татар сәхнәсендә беренче булып, 1917 елның 19 мартында дөньяга чыгара. Театрга бу драма белән килеп кергән музыкаль агым хуплап каршылана. «Галиябану» тиздән башка труппаларга да күчеп, сәхнәне бизәгән популяр әсәр булып китә, яңа музыкаль пьесаларга юл ача.
1980 еллар ахырында, милли хәрәкәт активлашкан бер чорда, татар театрын яңадан торгызу мәсьәләсе күтәрелә. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме белән, театрның җитәкчесе итеп Күчмә (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр) һәм Әлмәт театрларында эшләгән артист, режиссер Рөстәм Абдуллаевны билгелиләр.
Рөстәм Абдуллаев җиң сызганып эшли башлагач, үз вакытында атаклы артистлар биргән Оренбург театрының яңа коллективына кабат җан өрелә. Ленинградта театр институтын тәмамлаган Рөстәм әфәнде, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Р.Мингалим, Р.Хәмид, Ф.Садриев кебек күренекле драматурглар белән якыннан аралашып, З0га якын спектакль куя, режиссерлык һөнәрен чарлый.
Р.Абдуллаев җитәкчелегендәге М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрының уңышлары сокланырлык. Әлеге театр, өлкәдә уздырылган «Оренбург лирасы», «Оренбург театрлары йолдызлары», «Елның иң яхшы дебюты» дигән конкурсларда җиңеп, мәртәбәле бүләкләргә ия булды.
Республикабыздан читтә яшәп тә, милләтебезгә илһамланып хезмәт итүче - данлыклы сәхнә йолдызларын биргән Оренбург театрын көрәшеп саклап калучы, сәнгатьне үзенең күңел таянычы иткән милләтпәрвәр Рөстәм Абдуллаевка һәм ул җитәкләгән театр труппасына һәрвакыт уңышлар гына телисе килә!..

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: