Шәһри Казан

Тәмәке тартма – башыңа бәла алма

Бер тамчы никотин атны үтерә, тәмәке тартудан дөньяда ел саен 5 миллион кеше үлә, тәмәке тартучы үзенә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян ясый, ул гомерен якынча 10 елга кыскарта - әлеге начар гадәтнең зыяны турындагы бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп булыр иде. Шуңа бәйле рәвештә 31 майда...

Реклама

Бер тамчы никотин атны үтерә, тәмәке тартудан дөньяда ел саен 5 миллион кеше үлә, тәмәке тартучы үзенә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян ясый, ул гомерен якынча 10 елга кыскарта - әлеге начар гадәтнең зыяны турындагы бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп булыр иде.
Шуңа бәйле рәвештә 31 майда Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Никотин бәйлелегеннән котылырга теләгән барлык кешене бүген Казанның Бауман урамында көтәләр. Акция сәгать 15.00дә башлана. Берничә сәгатькә Бауман мәгълүмати уен мәйданына әйләнәчәк. Теләүчеләрнең тәҗрибәле психолог белән аралашу мөмкинлеге дә булачак. Чаралар тәмамлангач, барлык катнашучыларны «Аек йөгерү» дип аталган ярышка чакыралар. Моннан тыш, ел саен Казанда бу көнне «31 май. Тәмәкедән баш тарту көне. Гомерлеккә» дип аталган акция үтә. Шулай ук башкалада «Тәмәкедән бүген үк баш тарт!» дип аталган акция оештырыла. Бүген барлык теләүчеләр тәмәкеләрен шоколадка алмаштыра ала. Г.Камал исемендәге театр каршында оештырылган «сәламәтлек мәйданчыгы»нда флюорография үтәргә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: