Шәһри Казан

Төсле Марокко

Марокко шәһәрләренең бер кызыклы үзенчәлеге бар - алар бер-берләреннән төсләре белән аерыла. Фес, Шефшаун, Касабланка, Рабат, Мекнес, Танжер, Марракеш... Бу шәһәрләргә гашыйк булмый мөмкин түгел. Беренче булып мине Шефшаун кунак итте. Ул күз явын алырлык матур күк йөзе төсендә. Шәһәрнең исеме «ике мөгез» дигәнне аңлата икән. Чыннан да, бу шәһәр...

Башка шәһәрләрдәге кебек, Шефшаунның да иске шәһәр өлеше бар. Иске шәһәргә аяк басуга ук базар башлана. Базарда күн эшләнмәләр, аяк һәм милли баш киемнәре, сувенирлар сатыла. Бу шәһәрдә туристлар бик күп. Хәтта Марокконың көнчыгыш өлешеннән дә бирегә килеп ял итүчеләр шактый. Туристларны җәлеп итә башлагач, элек бик фәкыйрь булган шәһәр баеп та киткән. Шәһәр турында халыкта бер риваять тә яши. Имеш, моннан йөз ел элек шәһәргә бер генә кешене дә кертми торган булганнар. Кызыксынулары шулкадәр көчле булган, күрәсең, шулай берчакны ике кеше, хатын-кыз киемнәре киеп, шәһәргә үтеп кергән. Әмма моның азагы бик аянычлы тәмамланган - аларны, тотып, үтергәннәр. Чындырмы бу, уйдырмамы - белмим, әмма хәзер Шефшаунның урамнарында кемне генә очратмыйсың. Хәтта русча белә торган гарәпләр дә бар. Бу җирлекнең иң матур үзенчәлеге - аның тауларыдыр, мөгаен. Таулар арасында шарлавыклар, манаралары күккә ашкан мәчетләр дә шәйләнә. Карап туя алмаслык манзара.
Ә менә Фес дигән шәһәрне Россиядә белмәгән кеше юктыр дисәм, һич арттыру булмас, чөнки Феста бразилиялеләр без бик яратып караган «Клон» сериалын төшергәннәр. Бу - бик борынгы шәһәр, кайчандыр элеккеге империянең башкаласы булган, диләр. Аңа 789 елда Рәсүлебез нәселеннән булган Идрис нигез салган, аның эшен улы дәвам иттергән. XVII гасырда мөселман дөньясында иң зур шәһәрләрнең берсе булып саналган ул. Хәзер исә Фесның урта гасырларда дивар белән әйләндереп алынган өлешендә бары тик җәяүлеләр генә йөри. Анда мин үземне кинодагы кебек хис иттем. Урамнары шундый тар - симезрәк берәве үтә дә алмас төсле. Бөтен шәһәр бер лабиринт сыман. Хәтта безнең экскурсовод үзе дә, буталып, юлны җирле халыктан сораштыргалады. Шәһәр эчендә икмәк күтәреп баручы ир-атларны һәм хатын-кызларны очратып, аптыраган идем. Аның хикмәте бар икән: ишле гаиләләргә ипи сатып алу бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә, шәһәрдә махсус ипи пешерә торган урыннар - пекарнялар бар, шунда гади халык үзләренә ипи пешерә икән. Фес тагын бөтен дөньяга үзенең керамика һәм күн эшләнмәләре белән танылган. Без, керамика осталары янына барып, борынгыдан килгән ысул белән эшләгәннәрен күзәтеп тордык. Күн эшкәртә торган остаханәгә керер алдыннан, кулыма бер бәйләм бөтнек тоттырдылар. Башта аптыраган идем дә, кергәч, серенә бик тиз төшендем - андагы начар искә чыдый торган түгел икән, шул бөтнек кенә коткарды инде.
Касабланка - Мәскәү кебек, бик зур һәм кыйммәт шәһәр. Шәһәрнең исеме ак өй дигәнне аңлата. Ә төсе никтер бер дә ак түгел. Ул Атлантик океан ярында төрле төсләрдә балкып утыра. Минем күңелемне яулаганы - «Хәсән-2» мәчете булды. Зурлыгы буенча Мәккәдәге «Әл-Хәрәм» мәчетеннән соң ул дөньяда икенче урында тора икән. Манарасының биеклеге генә дә 210 метр! Эченә 25 мең кеше сыя. Ә ишегалдында тагын 80 мең кешелек урын бар. Бу мәчет тулысынча садака акчасына төзелгән. Матурлыгын, зурлыгын күреп таң калырлык. Искитәрлек ул мозаиканы кеше куллары эшләвенә ышануы да авыр. Фрескаларны биш ел дәвамында 6 мең эшче ясаган. Әмма, кызганыч ки, без аның эченә керә алмадык. Намаздан соң мәчетнең ишекләре ябыла икән. Безгә бу матурлыкка тыштан гына соклану насыйп булды. Мәчетнең әйләнә-тирәсе паркны хәтерләтә, янәшәсенә зур китапханә төзеп куйганнар, матур фонтаннар атып тора. Ә мәчет артыннан чиксез океан башлана.
Марракеш шәһәре гап-гади кызыл балчык төсендә булса да, тарихы гаять бай булып чыкты. Беренче көнне үк бөтен дөньяга билгеле булган Джема-әл-Фна мәйданына бардык. Ерактан күз ташласаң, кешенең күплегеннән хәтта куркыныч булып китә. Янып торган төрле төстәге утларны, тарантаслы атларны, һавага таралган төтен болытын күргәч, монысы нәрсә икән тагын дип гаҗәпләнеп тә куясың. Төркем-төркем булып җыелышып, берәүләр әллә концерт, әллә спектакль карый, кайсыдыр почмакта бииләр, багучылар, елан ярдәмендә төрле тамаша күрсәтүче фокусчылар да шунда. Бу бер сихерле урын кебек тоелды миңа. Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: иң очсыз әфлисун согы биредә икән - стаканы нибары 16 сум. Бездә ул 150 сум тора. Ә тәме... Маракешка барырга туры килсә, базарга керми калмагыз. «Көнчыгыш тәм-томнары», «көнчыгыш тәмләткечләре» яныннан үткәндә, хуш исләрдән башларың әйләнмәле. Марокко шәһәрләренең матурлыгын әйтеп бетерә алганмындырмы-юкмы - белмим, әмма кызыксыну уятканмындыр дип уйлыйм. Мароккодан кайтканыма берничә ай вакыт узса да, аның һәр шәһәренең урамнарында яңгырап торган Изге Коръән сүзләре әле һаман да җанымны иркәли.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: