Шәһри Казан

Туганнан бирле шул кул-аяклар бит...

Күршедәге карт әби авырткан аяк-кулларын уып утыра-утыра да: «Туганнан бирле шул кул-аяклар бит инде алар. Ничек авыртмасыннар?» - дип әйтеп куя торган иде. Чыннан да, еллар үткән саен, кешенең тышкы кыяфәтендә үзгәрешләр барлыкка килгән кебек, организмында да күптөрле үзгәрешләр күзәтелә. Шул рәвешле сөякләр, буыннар, кимерчәкләр дә зәгыйфьләнә һәм аларның ныклыклары...

Реклама

Нәрсә ул артроз?
Артроз дигәндә, кимерчәкнең һәм буыннарның зарарлануын әйтәләр. Кимерчәк үзенең сыгылмалылыгын югалта, буын өслеге киңәя, аларда чатнаулар барлыкка килә. Иртән торып киткәндә һәм йөргән вакытта буыннарда авырту көчәю, әле вакыт-вакыт шыртлап та кую - артрозның билгеләре булып тора. Озак вакыт басып торганда, баскычтан менгәндә һәм төшкәндә авырту тагын да көчәя. Аннан халыкның 10-12 проценты җәфалана. Артроз күп вакытта 30-35 яшьләрдән соң үсеш ала, ә 60 яшьтән соң ул кешеләрнең 90 процентында очрый. Бу авыру турында ишетмәгән кеше сирәктер. Артроздан ешрак тез һәм оча сөяге зыян күрә. Баштарак ул әллә ни уңайсызлыклар китермәсә дә, авыруны сузып йөреп, кимерчәкләрнең зәгыйфьләнүе азган булса, буыннарны тернәкләндереп булмавы да бар. Шуңа күрә, аның үсешен вакытында әкренәйтү мөһим.
Гаеп нәрсәдә һәм ничек дәваларга?
Артроз турында күп сөйләнсә дә, аның белән бәйле сораулар гел туып кына тора. Артроз ни өчен барлыкка килә һәм авыруны ничек дәваларга - бу иң киң таралганнары. Артрозның сәбәпләре итеп, табиблар түбәндәгеләрне саный: буыннарның җәрәхәтләнүе, аларга зур авырлык төшү, кешенең яше, тазару, нәселдәнлек.
Артрозны дәвалау да җиңелләрдән түгел. Моның өчен күп тырышлык, вакыт һәм зур сабырлык сорала. Дәвалау комплекслы, күптөрле ысулларны кулланып алып барыла. Һәр кешегә нинди дәвалау ысулы кирәклеген табиб хәл итә. Төп кагыйдә - авырта торган буыннарга артык көч китермәскә кирәк. Дәвалау физкультурасы, шулай ук физиотерапия алу өчен, шифаханә-курортларда дәвалану әйбәт. Монда массаж, төрле дәвалау ванналары һ.б. да тәкъдим ителә. Массаж дигәннән, үзегезнең халәтегез мөмкинлек бирсә, аны өй шартларында да ясарга була: төрекләр сыман утырып, түгәрәкләр ясап, һәр тезне 100әр тапкыр уарга кирәк. Моннан тыш, салкыннан һәм юештән сакланырга, менюны һәм авырлыгыгызны даими контрольдә тоту да сорала.
Даруларга килгәндә, алар авыртуны һәм ялкынсыну процессын киметүгә юнәлдерелгән. Аннары кимерчәк тукымаларын тернәкләндерергә булыша торган хондропротекторлар кулланырга тәкъдим итәләр. Җылыта торган мазьлар, нигездә, авыртуны басу өчен кирәк. Россия рентгенорадиология фәнни үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Павел Жарков «АиФ»ка биргән әңгәмәсендә артрозны ничек дәваларга дигәндә болай җавап бирә: «Буыннарда барлыкка килгән үзгәрешләрне, ничек кенә тырышсак та, кирегә үзгәртеп булмый инде ул. Әмма беренче билгеләре (хәрәкәтләнгәндә авырлык туу) барлыкка килүгә табибка барсагыз, аның үсешен тоткарларга була әле. Моңа физио- һәм рефлексотерапия, массаж һәм дәвалау физкультурасы ярдәмгә килә. Ә хондропротекторларның да, койка (холодец) ашауның да (халык арасында киң таралган фикер) файдасы бар дип әйтә алмыйм, дөрес, зыяны да юк үзе. Артрозны профилактикалау өчен, организмны файдалы матдәләр белән баетырга кирәк. Буыннар өчен иң файдалысы исә - үсемлек ризыклары».
Кайбер кешеләр артроз авыруын җитди авыру дип исәпләми дә, чөнки хәзерге вакытта эштән чыккан буыннарны ясалмаларына алмаштыралар. Әмма ясалма буыннар да нибары 7-8 ел гына хезмәт итә. Аннары аны янәдән алмаштырырга кирәк. Шуңа күрә, бу ысулга артрозның катлаулы формалары булганда гына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиблар.
Халык киңәш итә
Бүгенге көндә артрозны дәвалауда бик күп халык ысуллары да кулланыла. Алар исә авыртуны басарга ярдәм итә. Халык арасында киң кулланыла торган берничә ысулны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Беренчесе. Буыннардагы авыртуны кәбестә яфрагы ярдәмендә киметергә була. Дөресрәге, кәбестәнең суы белән. Бик зур булмаган кәбестә алыгыз да аны ваграк кисәкләргә бүлгәләгез. Соңрак махсус җайланма белән сок ясагыз. Аннары чиста йон тукыма алыгыз да, аны кәбестә суында чылатып, авырткан буынга куегыз. Әлеге процедураны көн саен кич белән эшләргә була. Әмма өч көннән дә озаграк торган сокны инде кулланмасагыз яхшырак, чөнки ул вакытта аның файдалы матдәләре юкка чыккан була.
Икенчесе. Түбәндәге рецепт буенча мондый компресс ясарга мөмкин: 1 аш кашыгы коры горчица, 1 аш кашыгы бал һәм сыек май алабыз. Аларның бөтенесен бергә болгатып кайнатабыз. Әлеге катнашмадан 2 сәгатькә компресс ясыйбыз.

Артроз кемгә яный:
- таза кешеләргә;
- кул буыннары артрозы хатын-кызлар авыруы санала (бу өйдә артык күп эшләү нәтиҗәсе);
- спортчыларга һәм авыр физик эштә эшләүчеләргә;
- буыннарга артык көчәнеш килеп, җәрәхәт алу куркынычы булганнарга;
- өлкәннәргә.

Артроз белән авыручы кешегә буыннарын бик нык сакларга кирәк. Шуңа күрә теләсә нинди физик эшне ял белән чиратлаштыру әһәмиятле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: