Шәһри Казан

Бомжга әйләнгән абый соңрак... бизнес ачты

Бүген бик гыйбрәтле хикәят язарга уйлыйм. Чын тормыштан алынган. Аны миңа үз өенә кунак итеп дәшкән Нурдидә ханым кич утырганда сөйләде.

...Себергә эшкә киткән җиреннән абыем югалды минем. Армиядән кайткач, анда акча шәп эшлиләр дип китте һәм хәбәрсез юкка чыкты. Менә кайтыр, менә килеп чыгар дип биш ел көткән әнинең өзгәләнүләре! Кич ятканда – елау, иртә торганда тагы җан авазы белән ачыргаланып: “Кайда икән минем Мирфаязым?! Кайларда гына тилмерепләр йөри икән?!” – диюләре.

Чаллыда эшли башлаган чагым иде, шактый гына акча җыйдым да, әнигә абыйны эзләргә барачагымны әйттем. Үзем ул якларда булып кайткан кешеләрдән юлны белештем. Бөгелмәдән Сургутка самолетта очасың, аннан Ноябрьск шәһәренә поездда. Мин бит әле ул вакытта бик яшь, ничек тәвәккәлләгәнмендер! Хәзер дә аптырыйм. Әнинең елавыннан туйганмындыр инде, бик кызганыч иде бит.

...Самолет көткәндә әби һәм бабай белән таныштым. Балалары янына кунакка барулары иде. "И кызым, бигрәк бала бит әле син, нинди ерак юлга чыккансың" дип кызганулары мине. Әйберләреңне саклап торабыз йокла әле, вакыт бар диюләре истә калган. Чыннан да, бик рәхәт, тыныч йоклап алганымны да хәтерлим.
Сургутта поездга утыргач, нинди куркыныч сәфәргә чыгуымны уйлап, үземне жәлләп елап җибәрдем. Еларсың да! Поезд Ноябрьск шәһәре турысында төнлә туктый икән, ә тирә-якта тайга, ди! Шуны уйлыйм да елыйм, уйлыйм да елыйм. Яшь кенә бер хатын мине күзәтеп барган икән. Түзмәгән, яныма килде.

Елавымның сәбәбен сорады. Сөйләп бирдем. Тукта хәзер үк елавыңнан, ди бу миңа! Ул да Ноябрскига икән. Ире машина белән каршылый икән бит!
Бу хатын туган ягына Әзәрбайҗанга кайткан икән, шуннан кире кайтышы булып чыкты. “Абыеңны тапканчы бездә торырсың”, – диюләренә бигрәк тә сөендем инде. Ире дә үзе кебек әйбәт кеше булып чыкты. Бу әзәрбайҗан гаиләсенең мине яшел үләннәр белән сыйлавына бик гаҗәпләнгән идем. Әнис, бөтнек, яшел суган, тагы әллә нинди үләннәр алып килгән иде хатын туган ягыннан. Без татарлар үлән ашамыйбыз, ит кенә ашыйбыз, диюемә бик көлгәннәр иде...

Икенче көнне үк шәһәр урамына чыгып киттем. Абыйны эзләргә кирәк бит! Барам шулай, каян эзли башларга икән дип уйлап. Кибәннән энә эзләү белән бер инде ул зур шәһәрдә кеше эзләү. Карале, миңа каршы килгән егет безнең авылныкына охшаган бит бигрәк! Шул бит инде ул! Аны да Себергә киткән дигәннәр иде шул! Түзмим, исеме белән кычкырам. Туктый бу.

Реклама

Ничек килеп чыгуыма аптырый. Барысын да сөйлим, абыйны эзлим, дим. Эзлисе юк аны, ди бу, әйдә күрсәтәм кайда икәнен ди...
Юл буе үзе абый турында сөйли. Чәч үрә торырлык нәрсәләрне. Абый минем бомжга әйләнгән икән. Бу, аны белгән авылдаш, безгә кереп сөйләмәкче дә булган да, кыюлыгы җитмәгән, имештер... Эшләвен эшли ди үзе. Тырышлыгына күрә түзәм, диеп әйтә, ди начальнигы. Акчасын мондагы алкашлар белән эчеп бетерә икән. “И киләсе дә калмаган икән, бу хурлыкны ишеткәнче!” – дип әрнеп уйлаганым истә. Тик абыемны күргәч, кызгану хисе бөтен начар уйларны оныттырды. Озын буйлы чибәр абыем ничек ямьсезләнгән! Киемнәре сәләмә! Алдагы тешләре юк!

Ул мине күрүенә бик аптырады инде. Ә мин аңа әни турында, аның өзгәләнүләре турында елый-елый сөйләдем. Баштарак, беркая да бармыйм синең белән, дип, бик каршы торса да, әнинең газаплары турында ишетә-ишетә йомшый башлады бу. Эшли торган җиренә бардык. Начальнигы үзбәк иде бугай, мине бик хуплап сөйләште. Ярый килгәнсең, шундый алтын куллы, тырыш үзе, юкка чыгып бара бит, дип, тиз генә эшеннән азат итте, тиешле акчасын исәпләшеп, минем кулга тапшырды. Авылга болай кайтып булмый дип, баштан-аяк кием алдык. Әйбәт кенә кайтып кердек... Әни и елады инде! Тик бу юлы шатлыктан. Абыйның да аңа кушылып, күз яшьләрен сөртеп утыруын күргәч, кешелеге бетмәгән икән әле, дип сөендем.

...Абый чыннан да эш рәтен белә иде, шул коткарды аны. Авыллар буйлап шабашкада йөргән чакта ике балалы тол хатын белән танышты. Аңа хәтле ниләр булганын бер дә искә аласым килми дә, тик онытылмый бит, нишлим?! Эчте бу запой белән. Эчкәч сугышты, сүгенде! Ирем белән дә сугыша иде! Аның эшеннән куылулары! Эшсез йөрүләре. Кеше булмас инде бу дия башлаган идек инде. Әнигә шул кыланышларын белгертмәскә бик тырыштык. Минем намазга яңа баскан вакытлар. Намаздан соң дога кылам. Елыйм. Шул бәндәңне яңадан кеше итсәң иде, Раббым, дим. Күңелнең бер өлеше: “Булмас! Кеше булмас!” – ди... Барысы да Аллаһ иркендә дип, шул “булмас”ны күңелемнән чыгарырга тырыштым. И ялвардым инде Раббыма!

Догаларым кабул булды бит: ике балалы хатын – Сания йортка кертте моны. Шуның белән яшәп киттеләр. Эчүен башта азайтты.. Аннан бөтенләй туктады. Менә шуңа шаклар каттык. Үз балалары да туды. Хәзер инде ул хәлләрдән соң утызлап ел үткәч, минем абый аягында нык басып торган бизнес иясе. Яхшы йортта яши, яхшы машиналарда йөри. Хатынының балаларын да, үз улын да укытты. Әйбәт эшләргә урнаштырды. Үз улы искитмәле башлы булып чыкты. Казан-Дубай юнәлешендә очучы хәзер. Очучылар академиясен тәмамлады. Иң куандырганы – гаиләләре белән намазлы алар.

Нурдидәгә хикәятне тыңлап бетергәч сорау бирдем:
– Сеңел, ярый әле теге чакта эзләп таптың, дигәне бармы абыеңның?
– Юк! Без ул чакны искә алмаска тырышабыз!

Нәсимә Садыйк.

Фото:https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: