– Трактор хатын-кыз, диләр иде аның турында. Биш-алты кешегә җитәрлек энергия тупланган иде анда. Тәүлегенә 24 сәгать эшләргә дә әзер иде ул. Аның пешергән ризыклары әле дә исемдә. Пәхләвә, паштет дисеңме, ит пәрәмәчләре телеңне йотарлык. Совет заманында ит булмады берара. Ул ашларны итнең юклыгы сизелмәслек итеп пешерә белде. Яшелчә ашыннан да ит тәме килә кебек иде. Сугыш елларында кан сеңгән гимнастеркалар юарга туры килгән аңа, кер юу бүлмәсендә эшләгән, – ди әңгәмәдәшем.
Асия апаларның Казанда күңелләренә рәхәтлек бирә торган, җан тарткан урыннары бар – Иске Татар бистәсе. Мәрҗәни урамындагы бер йортта үз йортлары белән яшәгән алар. Хәзер ул йортларын төзекләндергәннәр. Асия апа гаиләсе белән шунда барып рәхәтлек алып кайта.
Рәйсә апа алып килгән альбомны карый-карый үткәнне барлыйбыз. Әңгәмәдәшем совет заманнарын сагынып искә ала.
– Халык бердәм иде ул чакта, йортларны да өмә белән генә салалар иде. Урамда ашлар пешереп җыелышып ашыйлар иде. Дөрес, эшләгән кешегә бик җиңел булмады. Күпме эшләсә дә, планны арттырып үтәсә дә, хезмәт хакы шул ук язылды. Ә хәзер эшләгәнеңә карап түлиләр. Кешенең күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бар. Хәер ул заманда, күп акча булса да бернишләп булмый иде. Чит илгә юллар ябык, кибет киштәләре буш. Булганы кыйммәт. Хәтерлим, 1970 елларда балык бүлегендә эшләргә теләүче юк иде. Уылдык өелеп тора, алучы юк. Ә сатучыга план үтәргә кирәк. Хәзер киресенчә. Шөкер, начар яшәмибез, – Рәйсә ханым.
Тормыш яхшы, дигәннән авыр хәлгә тарып алган әле алар. Асия апа, кызы да акчасын банкта саклаган булган. Банк банкротлыкка чыгып, зыян күргән клиентлар арасында алар да бар. Республика Ярдәм фондына гаризаны соңгы минутта тапшырган алар.
– Фонд хезмәткәрләре безне бик ягымлы каршы алды, барысын да аңлаттылар, өлкән яшьтәгеләргә аерым караш тойдык, игътибарлы кызлар эшли анда. Гаризаларны язарга булыштылар. Әни үзе исән чагында акчаны кайтара алуына шатлана. Хәзер банкта акча сакламый. Булган акчасын да оныкларына өләшеп бетерде. Гомумән, бу мәсьәләдә сак ул. Карталарга ышанмый, саклык кенәгәсенә өстенлек бирә. Пенсиясен дә картага күчерүгә каршы, барысын да кәгазьдә яздыруны сорый. Ике ел элек газ анализаторы куябыз дип бер татар егете аны алдый язган иде. 3 мең сум акча сораган. Ярый әнинең үзе белән акчасы булмаган. Өлкән яшьтә һәр җылы караштан күңел эри бит, мошенниклар моннан оста файдалана. Шуңа әнигә барысын да аңлатырга, кешеләргә артык ышанмаска кушам, – ди Рәйсә ханым.
2017 елда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, кредит-финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, Республика Ярдәм фонды оештырылды. «Президент карары белән, «Татфондбанк», «Интехбанк»тан зыян күргән беренче, өченче чираттагы вкладчыларның барысына да 100 процент күләмдә ярдәм итү бурычы куелган иде. Хәзерге вакытта фонд 6 меңнән артык кертемчегә барлыгы 1,9 миллиард сумнан күбрәк акча кайтарды”, – ди Республиканың Ярдәм фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина.
Комментарийлар